25.11.2010 - Көнүзәк

Урал аръягына игътибар арта

Урал аръягын үстерүнең комплекслы планнарын әзерләү буенча эшче төркемнең күчмә утырышы Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов җитәкчелегендә үтте.

Фикер алышуда республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль территориаль структуралар, урындагы үзидарә органнары, бизнес берләшмәләр һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Илшат Таҗетдинов, эшче төркем әгъзалары керткән тәкъдимнәргә анализ ясап, Урал аръягында социаль-икътисади үсешнең тискәре динамикасы саклана, дип ассызыклады. Тәкъдим ителгән проектларны, аларның нигезләрен җентекләп өйрәнүгә, территорияләр үсешен инвестицион, бюджет һәм финанс ягыннан дәртләндерүнең нәтиҗәле алымнарын кертүгә зур игътибар бирелде. Инвесторлар, федераль үзәк белән эшләү алымнарын тамырдан үзгәртергә, кемгәдер салышып яшәүне туктатырга, халыкның икътисади активлыгын дәртләндерергә, чит ил һәм төбәк тәҗрибәсен интенсив өйрәнергә, Урал аръягын үстерү перспективаларын алдан күрү системасын булдырырга кирәк, дип билгеләнде.

— Мондый проект — республиканың аерым төбәге икътисади үстерү планы беренче тапкыр әзерләнә, — диде вице-премьер Илшат Таҗетдинов. — Уңышка ирешсәк, аны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен республиканың торгынлыкка тарыган башка төбәкләрендә дә, мәсәлән, төньяк-көнчыгыш районнарда, файдаланырга мөмкин булыр иде.

Фикер алышу барышында Урал аръягы районнарының мөстәкыйль үсеше потенциалларын гамәлгә ашыруның принциплары һәм өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Беренчедән, файдалы казылмалар чыгару, төсле металлургиянең баектыру предприятиеләре калдыкларын яңадан эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү. Икенчедән, үсемлекчелекне, терлекчелекне, шул исәптән, елкычылыкны, умартачылык һәм балыкчылыкны үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү. Тагын бер юнәлеш — агач материалларын тирәнтен эшкәртү, төзелеш панельләре һәм плитәләр чыгару. Проектта моннан тыш, машиналар төзү, туризм, ял итү, транспорт инфраструктурасы үсеше һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендә дә чаралар күрү планлаштырыла.

Утырышта катнашучылар төбәкнең төп икътисади проблемалары буенча фикер алышты. Атап әйткәндә, агач эшкәртү тармагының тиешле дәрәҗәдә үсешмәве. Район хакимиятләре башлыклары һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, иң эре арендатор булган “Башлеспром” җәмгыяте урманнарны тиешенчә үзләштерә алмый, аның эшчәнлеге, башлыча, республикадан эшкәртелмәгән продукцияне чыгаруга юнәлтелгән.

Машина-технология станцияләрен үзгәртеп кору, субсидияләр төрендәге дәүләт ярдәмен куллану, шәхси хуҗалыкларга булышлык итү, кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре зур кызыксыну уятты.

Банк акчаларын җәлеп итү, залогка кредит алуның җир-ипотека һәм башка төрләрен үстерү проблемалары җентекле тикшерелде. Хуҗалык әйләнешенә җир ресурсларын кертмәү Урал аръягының икътисади үсешен тоткарлый, дип билгеләделәр.

Башкортстанның Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Новиков, дәүләт һәм муниципаль заказлары, территориаль үсеш инструменты буларак, зур әһәмияткә ия, диде.

Фән эшлеклеләре план әзерләүнең фәнни ысуллары турында сөйләде, алар аның стратегик өстенлекләрен, максат һәм бурычларын бар яктан уйлап билгеләргә кирәк, диде.

Утырышта катнашучылар шулай ук, фикер алышу нәтиҗәләрен һәм Урал аръягын үстерү буенча координацион орган булдыру процедураларын эшләү мәсьәләләрен искә алып, моңа кадәр тапшырылган материалларны тиз арада эшләп бетерү кирәклеге турында карар итте. Урындагы берләшмәләрне план әзерләүгә җәлеп итү һәм нәтиҗәле үзара элемтә булдыру максатында, Интернет челтәрендә Урал аръягының икътисади проблемалары һәм аны үстерү планын арытаба гамәлгә ашыру буенча фикер алышуга багышланган блог булдырырга карар ителде. 

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»