22.09.2011 - Көнүзәк

Яңа җиһаз ышанычны арттыра

Мастер Радик Хисаметдинов (уртада) бригадасы әгъзалары  Илдар Низаметдинов һәм Рамил Тимашев белән.Бүздәк районында электр челтәрләренең озынлыгы ике мең чакрымга якын. Алар, нигездә, үткән гасырның 60-70нче елларында корылган. Шуңа соңгы чорда челтәрне яңарту буенча күләмле эш башкарыла. Искегә ышаныч аз, чөнки кырыс табигать, аеруча кышкы вакытта, энергетикларны сынап кына тора.

— Шактый катлаулы саналучы электр хуҗалыгында вак-төяк булырга тиеш түгел, — дип исәпли БашРЭСның Нефтекама филиалына караучы Бүздәк бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Салихов. — Шуңа да кышка әзерлекне язга чыгу белән башлыйбыз. Графикка ярашлы, һәр объект техник тикшерү үтә, аерым урыннарда электр челтәрләре яңага алыштырыла.

Мастер Радик Хисаметдинов җитәкчелек иткән бригада электр корылмаларына агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрүгә махсуслашкан. Каран подстанциясе — бригада өчен чираттагы объект. Әйтергә кирәк, бу нокта төбәктәге электр челтәрләрендә мөһим урын тота, чөнки биредән электр энергиясе ике меңгә якын кеше яшәүче Каран авыл биләмәсе белән генә чикләнеп калмыйча, күрше Благовар районының Дмитриевка авылына да бирелә.

— Биредәге җиһазлар 70нче елларда урнаштырылган, — ди Радик Гани улы. — Шуңа да аларның күбесен яңарту таләп ителде. Монтер Рамил Вәлиуллин.Моннан тыш, трансформаторларның мае алыштырылды, көч үлчәгеч приборлар җентекле тикшерү үтте. Бер сүз белән әйткәндә, Каран подстанциясе кышкы чорга тулысынча әзер.

Монтер Рамил Вәлиуллин район электр челтәрләре коллективында 21 ел хезмәт сала. Җитәкчеләр билгеләвенчә, үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп күрсәткән һәм моны иң катлаулы шартларда да исбатлап тора. Электрчылар бригадасы әгъзалары Илдар Низаметдинов, Рамил Тимашев турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Ремонт эшләрен сыйфатлы башкарып, алар корылмаларның, файдалану вакытын арттыру белән бергә, ышанычлылыгын да тәэмин итә.

Район электр челтәрләренә караучы объектларның кышка әзерлеген тикшергән махсус комиссия Бүздәк электрчыларының тырышлыгыннан канәгать калды. Димәк, район хуҗалыклары һәм сәнәгать предприятиеләрен, шулай ук халыкны электр энергиясе белән тәэмин итүдә тоткарлык булмаячак.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»