22.09.2011 - Көнүзәк

Мелиорация яңадан аякка баса алырмы?

Узган елгы корылык нәтиҗәләре авылда яшәүчеләрнең, аграр тармакта эшләүчеләрнең табигать сынауларына әзерлексезлеген дә күрсәтте. Билгеле, явым-төшемне сорап алып булмый. Аның каравы, ил күләмендә миллионнарча гектардагы югалтуларны киметә ала идек. Сүз — ясалма сугару мәйданнарының кимүе, гомумән, Русиядә мелиорация тармагының әкренләп юкка чыгуы турында. Галимнәр фикеренчә, илдәге сөренте мәйданнарның 80 проценты дымга сусый, 10 процентында ул нормадан югары. Былтыргы корылык нәтиҗәсендә ашлык культуралары җитештерү 35  процентка кимегән бер вакытта ясалма сугарылган мәйданнарда уңышның 12 процентка гына төшүе күзәтелде.

Кызганычка каршы, соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Русиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, Башкортстанда сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый. Булганнары да эшли микән? Күптән түгел, әйтик, алдынгы райондагы бер хуҗалык җитәкчесенә республика җитәкчелеге үтәсе юл читендәге хәтсез еллар хәрәкәтсез торган корылманы вакытлыча булса да эшкә кушарга әмер биргәннәр. Әмер буенча гына су сибелгән басулар игелек белән җавап бирерме?

Үткән елгы корылыкның “файдасы” да күренә. Русиядә, ниһаять, мелиорацияне 2020 елга кадәр үстерү буенча максатлы программа проекты әзерләнгән. Шушындый ук документ Башкортстанда да эшләнә. Әмма бу программалар кабул ителеп, башкарыласы чаралар акча белән ныгытылганчы корылыклы җәй авыл хуҗалыгын ничә тапкыр сынар икән?

Икътисадка суккач, үткән елгы корылык нәтиҗәләре ил Хөкүмәтен дә борчуга салды, күрәсең, чөнки табигый аномалия агросәнәгать тармагына зур зыян китерде. Экспертлар бәяләмәсе буенча, илдә корылыктан 25 меңнән артык аграр хуҗалык зыян күрде. Авыл хуҗалыгы 30 миллион тонна ашлык, 36 миллион тонна чамасы мал азыгын һәм 20 процентка кадәр яшелчәне алып җиткермәде. Эссе җәйдә барлыгы 13,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Бу — зыян күргән төбәкләрдәге барлык чәчүлек мәйданның 29 проценты дигән сүз.

Проблеманың асылы шунда: узган гасырның 70-80нче елларында ил күләмендә мелиорация хезмәтен үстерү максатында төзелгән корылмалар, нигездә, бүген гамәлгә яраксыз. Басудагы “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары гына түгел, җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы да елдан-ел кими. Башта урлашуны металл сыныгы эзләүчеләр башлады. Урлашуга җавап рәвешендә тавыш-тын ишетелмәгәч, бу кәсепкә кайбер хуҗалык җитәкчеләре дә ымсына башлады. Тәүгеләре аны металлга тапшырса, соңгылары хуҗалык кирәк-ярагына тотынды. Әйтергә кирәк, республикада Президент үткәндә генә эшләп торучы сиптерү корылмалары да аз түгелдер. Билгеле, мәшәкатьле, әмма файда бирүче тармак иде мелиорация. Кайчандыр сугарылган басулар республикадагы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге гомум мәйданның өч процентын гына биләсә дә, аерым хуҗалыклар өчен ул, чын мәгънәсендә, һавадан табыш бирүче иде. Байтак еллар элек Уфа районы Йоматау комплексының зур мәйданда яшелчә үстерүе һәм 11 мең башка якын мал асрарга сәләтле булуы, нигездә, сугару корылмаларының яхшы эшләве белән бәйле булды.

Совет чоры елларында республикада эре терлекчелек комплекслары өчен күпьеллык кузаклы үлән печәненең — 60, яшелчәләрнең — 80, бәрәңге һәм шикәр чөгендеренең 10 проценты сугару корылмалары эшләгән басуларда җитештерелде. Әлеге система бер үк вакытта гарантияле продукция алуны тәэмин итте.

Башкортстанда мелиорация тармагын үстерү өчен алшартлар бар. Иң мөһиме, башка төбәкләрдән аермалы буларак, республикада “Башмелиоводхоз” дәүләт унитар предприятиесе һәм “Башмелиоводхоз” федераль дәүләт учреждениесе сакланып калган. Проект-тикшеренү эшләре үткәрүче институт, аграр университетта мелиорация кафедрасы тармакта эшне яңа таләпләрдә оештырырга ярдәм итә алачак. Моңардан тыш, Башкортстандагы 500дән артык буа һәм сусаклагычны сугару максатында файдаланып була.

Болар һәммәсе дә республикада мелиорацияне үстерү буенча 2011-2120 елларга исәпләнгән программада исәпкә алына. Аңа ярашлы, 78 мең гектарда сугару мәйданнарын тергезү, мобиль су сиптерү корылмалары ярдәмендә өстәмә рәвештә 40 мең гектарны сугару техникасы белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла. Моның өчен 30 миллиард сум таләп ителә. Әмма мондый зур сумманы табу җиңел түгел. Программаны тормышка ашыруда инвесторларның ярдәм итү ихтималлыгы да бар. Шул рәвешле, мелиорация тармагы республикада аерым контрольгә алынды. Быел соңгы ун елда беренче тапкыр су куллануга тотынылган чыгымнарны каплау өчен акча бүленә. Әлеге сумманың 90 проценты республика казнасыннан компенсацияләнә, калган өлешен аграр хуҗалык үз көче белән капларга тиеш.

Мелиорация куллануның икътисади нәтиҗәлелеген республиканың “Башмелиоводхоз” идарәсе дәүләт унитар предприятиесенең эксплуатация буенча директоры Артур Заманов шундый мәгълүматлар белән дәлилли:

— Ясалма сугару тәэмин ителгән плантацияләрдә һәр гектарда мал азыгы культураларының продуктлылыгы гадәттәге 33,7 центнердан 51 центнерга кадәр күтәрелә. Сугарылган мәйданнарда 2020 елга кадәр төп продукция алу күләме 933,62 мең тонна азык берәмлеге тәшкил итәчәк. Ә инде 1,69 мең кешегә яңа эш урыны булдыру авыл җирендәге социаль киеренкелекне киметергә, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.

Русиягә язмыш кочагына ташланган мелиорация тармагын тергезү өчен байтак еллар кирәк булачак. Бу системада төп фондларның тузып сафтан чыгуы 70 процентка җитә. 2010 елгы инвентаризация нәтиҗәләре Русиядә 2,7 миллион гектардагы сугару челтәренең хуҗасы булмавын күрсәткән. Галимнәр аның баланс бәясен 99 триллион сум чамасы дип исәпли. Бу өлкәдә төпле дәүләт сәясәте булганда, мөгаен, мондый хуҗасызлыкка юл куелмас иде.

Русия — аграр дәүләт. Кайчандыр илебез ашлык экспорты буенча дөньяда лидерлар исемлегендә иде. Югалткан данны кайтаруда игенчелектә, үсемлекчелектә мелиорация мөһим урын тота. Әйткәндәй, дөньяда җитештерелгән үсемлекчелек продукциясенең 40 процентына якыны сугарылган мәйданнарга туры килә.

Шул ук вакытта... Дөньяда аграр эшчәнлек алып баручы барлык илләрдә дә диярлек авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сугару дәүләт тарафыннан финанслана. АКШ, Канада һәм Испаниядә, мәсәлән, мелиорация чыгымнарының 70-75 проценты дәүләт казнасыннан түләнә. АКШ, Кытай, Германия, Бөекбритания кебек илләрдә сугарылучы мәйданнар барлык сөрентеләрнең 35-80 процентын тәшкил итә. Русиядә ул иң тотрыклы елларда да 10 проценттан артмады. Әлеге вакытта бу күрсәткеч 5 проценттан азрак тәшкил итә.

Русиядә соңгы елларда илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә үзебездә җитештерелгән туклану продуктларына өстенлек бирүгә юнәлеш алынды. Галимнәр, илдә сугарылучы мәйданнарны 18 миллион гектарга җиткергән хәлдә генә моңа ирешеп булачак, дип дәлилли. Әлегә барысы да максатлар, бурычлар белән генә чикләнә. Дөньядагы чәчүлекләрнең — 8, тулай ашлык җыемының 4-5 процентына ия булган Русия бодай уңышы буенча АКШтан — 1,7, Франция һәм Бөекбританиядән, шул тәртиптә, 4,3 һәм 4,8 тапкырга калыша. Бу аерма туфрак-климат аермалыгын гына түгел, ә табигый мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалана белмәү белән дә  бәйле, дип исбатлый Бөтенрусия Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Сиротенко.

Узган елгы корылык авыл хуҗалыгы өчен шушы мөһим проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә этәргеч бирде. Дөнья базарында азык-төлеккә ихтыяҗ көннән-көн үсә барган мәлдә Русиянең элек югалтканын кайтарырга көче җитәрме, дигән сорау да әлегә ачык кала. Киләчәктә корылыклы еллар килүен көтмәсәк иде.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»