20.09.2011 - Көнүзәк

Матур эшләрне күрик

Үткән атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләгән идарә итүче компанияләр һәм торак хуҗалары ширкәтләре (ТСЖ) эшчәнлегенә контрольлек итү буенча ведомствоара комиссиянең утырышын үткәрде. Аның эшендә, комиссия әгъзаларыннан тыш, Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ведомство һәм предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Шушы зур сөйләшүдән соң без Уфа шәһәренең Дим районы торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Ринат Гарипов белән очраштык, районда хезмәтләндерү, кышкы чорга әзерлек һәм башка эшләр торышы белән таныштык.

— Комиссия утырышында Президент Рөстәм Хәмитов ифрат җитди проблемаларны күтәрде, — диде Ринат Хатмулла улы. — Ифрат җитди, димен, чөнки торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге һәркемгә кагыла. Тармактагы эшләр торышы халыкның көнкүреше, яшәү сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә идарә итүче компанияләргә зур җаваплылык йөкләтү һәркемгә аңлашыла. Тармакта реформалар игълан ителүгә ун елдан артык вакыт үтүгә карамастан, реаль эшләр соңгы 3-4 елда гына күренә башлады. Моңа торак-коммуналь хуҗалыгындагы структур үзгәрешләр, реформаларга ярдәм итү буенча махсус фонд төзелү, әлеге фондтан хезмәтләндерүче оешмаларга средстволар бүленү этәргеч бирде. Юкса, тәүге чорда күрсәтелгән хезмәтләрнең бәяләре арту, торак фондын ремонтлау, ихаталарны төзекләндерү өчен акча булмау безнең эшне кыенлаштырды, халыкта ризасызлык тудырды. Хәзер килеп, “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән, аеруча искергән йортларга капиталь ремонт үткәрү, ихаталар һәм анда керүче юлларны төзекләндерү, бордюрларны алмаштыру, асфальт түшәү мөмкинлеге туды.

Дим районында федераль, республика бюджетларыннан алынган һәм торак хуҗаларыннан җыелган средстволар исәбенә соңгы өч елда байтак эш башкарылды. Һич кенә дә арттыру түгел, ремонт үткәрелгән йортлар, чәчәкләргә күмелгән ишек аллары, кунак көткәндәге кебек җыештырылган ихаталар күзне иркәли. Моңа кадәр, күпкатлы йортларда яшәүчеләрдә хуҗачыллык тойгысы булмаганга күрә, җыештыру-төзекләндерү коммунальниклар эше генә итеп карала иде. Хәзер, мәсәлән, йортларда яшәүчеләр белән үткәрелгән җыелышларда халыкның үз ихата һәм йортларының төзеклеге һәм пөхтәлегенә битараф булмавы ачык күренә. Әйткәндәй, районда торак хуҗалары белән турыдан-туры аралашу, җитешсезлекләрне ачыклауга беренчел игътибар бирәләр. Ринат Хатмулла улының күрсәтмәсе буенча идарәнең диспетчерлык пунктында халык мөрәҗәгатен электрон ысул белән һәм шәхсән кабул итү оештырылган. Шуңа күрә җитәкче кайсы урамда, кайсы йортта нинди җитешсезлек булуын кемдер аша түгел, ә үзе беренчеләрдән булып белә һәм тиз арада чара күрә. Бу, үз чиратында, Президент Рөстәм Хәмитовның идарә итү компанияләре һәм ТСЖлар эшчәнлегенә контрольлек итүгә гражданнарны күбрәк җәлеп итү буенча чакыруына да җавап бирә.

— Әлбәттә, — ди Ринат Гарипов, —  эштә җитешсезлекләр очрап тора, аларны минуты-сәгате яисә ниндидер фәрман белән генә бетереп булмый. Торак хуҗалары белән ешрак очрашып, аларның ихтыяҗларын өйрәнеп, средстволарны сарыф иткәндә нәтиҗәле ысулларны кулланып хезмәтләндерү өлкәсендә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкин. Бүгенге көнгә, әйтик, бездә 300 йортның да инженерлык коммуникацияләре кышкы чорга әзер.

Билгеле булуынча, быел “Бердәм Русия” партиясе “Русия шәһәрләренең яңа юллары” дигән проектны гамәлгә ашыру башлангычы белән чыккан иде. Шушы проект кысасында күпкатлы йортлар ихаталарын төзекләндерү, асфальт салу, газоннарны яңарту өчен акча бүленде. Дим районына шушы максатка 27 миллион сум чамасы акча бүленеп, 27 йорт ихатасына яхшы ремонт ясалды. Хәзерге вакытта эшләр төгәлләнүгә бара. Ихаталарга керү юллары төзекләндерелә. “Дортрансстрой” җәмгыяте эшләрне сыйфатлы итеп башкара.

Быел бер йортның дүрт лифты да яңага алмаштырылды. Узган елда ике йортка капиталь ремонт ясалган иде, быел 13 йортның сантехника челтәре алмаштырылды, түбәләре яңартылды. Ике ихатада заманча балалар мәйданчыгы җиһазландырылды, тагын шундый ике мәйданчык урнаштыру планлаштырыла.

Әйе, республика җитәкчелеге идарә итү компанияләренә контрольлекне көчәйтүгә басым ясый. Гаделсезлеккә юл куйган оешмаларны, һичсүзсез, чиста юлга чыгарырга кирәк. Шул ук вакытта, көндәлек эшләрен намус белән башкарып, кешеләрдә яхшы кәеф тудырган коммунальниклар, атап әйткәндә, Дим районындагыдай хезмәтләндерүчеләрнең матур эшләрен дә күрә белик.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»