17.09.2011 - Көнүзәк

Үткәне матур, киләчәге якты

Урманнар — Башкортстанның байлыгы һәм горурлыгы. Республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан Мәләвез якларында да урманнар зур мәйданны били. “Мәләвез урманы” дәүләт унитар предприятиесенә Күгәрчен, Мәләвез, Куергазы районнары карый. Предприятие карамагында 267 мең гектардан артык урман. Гомерен урманчылыкка багышлап, үз һөнәренә тугры калган тәҗрибәле белгеч Әсхәт Кормаев җитәкчелек иткән предприятие уңганнары урманнарны саклауга, урман запасын арттыруга һәм алардан сакчыл файдалануга гаять күп көч сала. Аларның киеренке эше нәтиҗәсендә тирә-якны яшелләндерү буенча һәр елны күләмле эшләр башкарыла: 190 гектарда  агач утырту, урманнарда корыган һәм авыру агачларны сайлап кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр санитар-чистарту эшләр.

Кечкенәдән табигать киләчәгенә битараф булмаган, район күләмендә узган экологик конкурсларда җиңү яулаган Әсхәт Ибәтулла улы Мәләвез районының Иштуган авылы егете. Уфа урман хуҗалыгы техникумын, Башкортстан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган. Аннары берничә ел туган ягында һөнәре буенча төрле вазыйфалар башкарган, 2006 елдан “Мәләвез урманы” дәүләт унитар предприятиесенә җитәкчелек итә.

Бу елларда үзен булдыклы җитәкче итеп таныткан Әсхәт Кормаев җәмәгате, Сарыш авылы гүзәле  Әнисә Фәнил кызы (ул һөнәре буенча югары белемле икътисадчы) белән уллары Абдразак һәм Авзалны тәрбиялиләр.

— Әсхәт Ибәтулла улы үзендә кешелекнең бик күп күркәм сыйфатларын туплаган, — диләр аның хакында хезмәттәшләре, горурланып. — Аның тырышлыгы белән бездә бердәм коллектив оешты. Без, хезмәткәрләрнең, эш шартларын яхшыртуда, хезмәт хакы белән тәэмин итүдә дә өлеше зур аның. Иң мөһиме, хезмәт хакын вакытында алабыз, тоткарлыклар булганы юк.

Бүген предприятиедә йөзгә якын кеше эшли. Аеруча күпьеллык хезмәт стажына ия участок начальниклары: Күгәрчен районыннан Рәҗәп Шәрифҗанов, Куергазыдан Петр Смирнов, Мәләвездән Илнур Әбсәләмов, баш хисапчы Наталья Горбунова, инженер Оксана Митрюкова, хисапчы Людмила Рябова, урман үстерүчеләр Петр Какурин, кассирлар Алсу һәм Айсылу Суначиналар, механизатор Динәхмәт Динмөхәммәтов, питомник мастеры Альмира Хәмитова һәм башка хезмәткәрләрнең тырышлыгы мактауга лаек.

— Соңгы елларда безнең тармакта байтак үзгәрешләр булды. Шунысы сөенечле, республикада Урман хуҗалыгы министрлыгы булдырылды. Министр Рәҗәп Байгонды улы Нәбиуллинның ярдәмен, хәстәрен тоеп яшибез, рәхмәтебез зур аңарга, — ди Әсхәт Ибәтулла улы. — Заман белән бергә атлыйбыз. Төрдәш предприятиеләр кебек, без дә агачтан продукция җитештерү эшчәнлеген киң җәелдердек. Югары сыйфатлы бура, такта, штакетник, борыс, евровагонка һәм башка товарларны Башкортстаннан тыш, Ырынбур өлкәсе  халкы да зур теләк белән сатып ала.

Шушы көннәрдә Мәләвез урман хуҗалыгы предприятиесе  оештырылуга 75 ел тулды. Күркәм юбилейга район җитәкчеләре, предприятиенең бүгенге һәм элекке хезмәткәрләре һәм башкалар чакырылган иде. Хезмәт уңганнары кулларына Урман хуҗалыгы министрлыгының, район һәм шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталарын алып куанды, тармак ветераннары яшьлекләрен искә алып, хатирәләре белән уртаклашты. Юбилей хөрмәтенә предприятие бинасы янындагы мәйданда берничә төп нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды. Предприятиенең сәхнә үзешчәннәре әзерләгән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Аннары чарада катнашучылар чәй табынына җыелды. Гомумән, бу көнне юбилейга килгән һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Башкарган эшләре белән якташларының ихтирамын яулый-яулый яңа икътисади үрләргә күтәрелүче әлеге предприятиенең үткәне матур, киләчәге якты.

— “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм юбилеебыз белән кайнар котлап, аларның һәммәсенә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар телим, — диде хушлашканда Әсхәт Ибәтулла улы.

Әхнәф ӘМИНЕВ.

Мәләвез шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»