19.08.2011 - Көнүзәк

Келәтләрдә - беренче миллион тонна!

Башкортстан игенчеләре 1 миллион тонна ашлык җыеп алды. Бу җәһәттән Стәрлетамак районы эшчәннәренең өлеше зур булды. Алар 17 августка 75 мең тонна ашлык җыеп алды. Мәләвездә бу күрсәткеч — 60 мең, Авыргазыда — 51 мең һәм Чакмагыш районында 48 мең тонна тәшкил итә. Узган елгы корылыктан соң быелгы уңыш авыл эшчәннәре күңелендә зур ышаныч тудыра. Шул ук вакытта, республика агросәнәгатьчеләре алдында зур бурычлар тора. Бу хакта матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев сөйләде.

Республикада иген культуралары 424 мең гектарда (планга карата 26 процент) җыеп алынган. Урып-җыюда Авыргазы, Бакалы, Бүздәк, Дүртөйле, Зианчура, Илеш, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш, Чишмә һәм Шаран районнары аеруча зур оешканлык күрсәтә. Аларда иген культуралары барлык мәйданның 35-45 процентында җыеп алынган. Дүртөйле һәм Куергазы игенчеләре урып-җыю эшләренең яртысыннан күбрәген башкарган.

— Һәр уракның үзенчәлеге була. Быел да ул катлаулы шартларда бара. Җәй башындагы көчле җил һәм койма яңгырлар байтак мәйданда иген культураларының җиргә егылуына һәм уралып үсүенә китерде. Безнең бурыч — ашыкмыйча, әмма урак темпын югалтмыйча үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу. Быел республикадагы барлык урак техникасын басуга чыгару максаты куелган иде һәм без моңа ирештек. Башкортстан дәүләт аграр университеты, профильле техникум һәм училищелар укучылары авыл эшчәннәренә зур ярдәм күрсәтә, — диде Эрнст Исаев.

Быелгы урып-җыю эшләрендә республика буенча 3,5 мең чамасы комбайн катнаша, шуның 997се МТСларныкы. Урак  барышында машина технологик станцияләр тарафыннан 120 мең гектарда уңыш җыеп алынган.

Эрнст Исаев билгеләвенчә, Башкортстан агросәнәгатьчеләре ел башыннан дизель ягулыгы, техника, чәчүлек орлык, минераль ашлама һәм үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар сатып алуга 3 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Шунысы куанычлы, быел республиканың авыл хуҗалыгы тармагы төрле маркадагы ике мең берәмлек техника белән тулыландырылды, шуның 250се ашлык комбайннары.

— Быел республикада ашлыкның тулай җыемы өч миллион тоннадан ким булмас, дип көтелә. Әлегә уртача гектар куәте 21 центнер чамасы. Бу күрсәткечнең бераз кимүе дә ихтимал. Әмма ел ярымлык мал азыгы туплануы һәм үз ихтыяҗларыбыз өчен генә түгел, сатар өчен дә җитәрлек күләмдә ашлык җыеп алачагыбыз шик тудырмый, — диде Эрнст Фәрит улы.

Басуларда уңыш өчен чын мәгънәсендә көрәш бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, иң югары уңыш Уфа районында. Биредә уртача төшем 30,8 центнер. Мәләвез һәм Чакмагыш районнарында да бу күрсәткеч 30 центнердан югары. Стәрлетамаклылар һәр гектардан — 29, авыргазылылар 28 центнер уңыш ала. Элеваторларга 80 мең тонна яңа уңыш ашлыгы салынган. Шул ук вакытта, тоташ ил күләмендә ашлыкның сатып алу бәяләре кимүе күзәтелә. Монысы, әлбәттә, авыл эшчәннәре мәнфәгатендә түгел. Эрнст Исаев бүгенге уракны алдагы яшәеш өчен имтихан тоту белән чагыштырды. Авыл эшчәннәре сынатмас.

Олег Төхвәтуллин.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»