23.11.2010 - Көнүзәк

Халык сөйли, ә власть ишетәме?

“Заман башка — заң башка”, дибез. Чыннан да, чор алышыну яшәешебезгә үзгәрешләр кертеп кенә калмый, ни аяныч, бик күп күркәм башлангычлар, традицияләр дә онытылып, тарих төпкелендә кала. Әйтик, совет чорында киң үсеш алган эшче хәбәрчеләр челтәре матбугатны яшәештәге җитешсезлекләрне кыю чагылдырган, көн кадагына суккан язмалар белән даими тулыландырып, аның, чын мәгънәсендә, тормышчан, җанлы, хәрәкәттә булуын тәэмин итсә, соңгы чирек гасырда бу күркәм башлангыч тәмам сүнеп калды.

Шул ук республиканың төп матбугат басмалары булган “Красная Башкирия” (“Республика Башкортостан”), “Башкортостан”, “Яңа авыл” (“Кызыл таң”) гәзитләрен генә алсак та, 1926 елда алар белән даими бәйләнештә торган 938 эшче һәм авыл хәбәрчесе исәпләнсә, бүген бу сан йөзгә җитә микән? Һәрхәлдә күбрәк түгелдер. Әлбәттә, халык хәбәрчеләре белән редакцияләр арасында бәйләнешләр йомшаруының сәбәпләре төрле. Катлаулы реформалар, вәзгыять үзгәргән чорда матбугат сүзенең көче, абруе түбән тәгәрәве, яшәешебезгә заманча бәйләнеш технологияләренең көннән-көн колачлырак үтеп керүе, соңгы чоргача республикада басмаларның “тешсез” булуы, редакциягә килгән гадел, объектив тәнкыйть материалларын да бастыра алмавы — болар барысы да матбугатның халыктан ераклашуына китерде. Шундый чиккә барып җиттек ки: матбугатта чагылыш тапкан тормыш чынбарлык  тормыштан тәмам аерылды. Ни аяныч, без: “Башкортстанда тормыш һәрьяклы җитеш, имин”, дип язганнан республикадагы чынбарлык хәл-шартлар гына уңай якка үзгәреш кичермәде. Ә менә авторларыбызны, абунәчеләребезне, ә иң мөһиме халык ышанычын шактый югалттык, какшаттык... Бу җәһәттән республика киң мәгълүмат чараларының әүвәлге данын кайтару өчен халык белән алдауга, күз буяуга корылмаган, гадел, тыгыз диалогны тергезү — көн таләбе. Чөнки халык сарык түгел, чынбарлыкны ялганнан тиз аера. Халык, шулай ук, кайбер җитәкчеләр тәкрарларга яратканча, йомык, үз эченә бикләнгән дә түгел.

Аңа фәкать күңелендәген ачып салыр, проблемалары, уй-фикерләре белән уртаклашыр, тигез әңгәмәдәш күреп, ачыктан-ачык диалог корыр өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырырга гына кирәк. Һәрхәлдә республиканың яңа Президенты Рөстәм Хәмитов “Живой журнал”да үз блогын булдырып, халыкны диалогка чакырып мөрәҗәгать итүе моны ачык күрсәтте. Тәүге атнада ук Рөстәм Хәмитовның блогы ил күләмендә иң популярларның берсенә әверелде. Гүя егерме ел дәвамында халык күңелендә ясалма дамба белән бикләп куелган ташкын бер мизгелдә ургып чыгып, бөтен киңлекләргә таралды. Иң мөһиме, мәгълүмат агымының никадәр киң колачлы булуына карамастан, Президент һәркемне ишетте, тыңлады, беркемне дә җавапсыз калдырмады. Бу җәһәттән, безнең карашка, республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларына да халык белән эшлекле диалогны булдыруда, үстерүдә Президентның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү һич зыян итмәс иде. Һәрхәлдә Рөстәм Хәмитов дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләгән ачыклык һәм үтәкүренмәлелек аның һәр структурасы эшчәнлегендә дә төп критерий булырга тиеш, дигән фикердәбез.

Бу җәһәттән узган атна республикада власть һәм халык арасында диалогны үстерүдә янә бер мөһим башлангыч белән билгеләнде. Шимбә көнне Уфаның Конгресс-холл бинасында Президент Рөстәм Хәмитовның “Живой журнал”дагы блогына иң актив язышучы 30 блогер белән очрашуы үтте. Online режимда өч сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда республика үсешенә кагылышлы бихисап мәсьәләләр тикшерелде. Проблемалар хакында да, аерым казанышлар хакында да сөйләшү объектив һәм гадел булды. Биредәге чыгышларда яңгыраган тәкъдимнәрдән, күтәрелгән мәсьәләләрдән чыгып, Рөстәм Хәмитов шушында ук берничә мөһим белдерү ясады. Әйтик, бюджет өлкәсендә хезмәт хакының чагыштырмача түбән булуын күздә тотып, Президент ел ахырына кадәр тармак хезмәткәрләренә өстәмә эш хакы биреләчәге турында әйтте. Рөстәм Хәмитов шулай ук республикада биш индустриаль парк төзеләчәге, Уфада исә халыкара химия форумы үтәчәге турында белдерде. Президент аерым муниципаль берәмлекләрдә эксперимент рәвешендә хакимият башлыкларын сайлау идеясен дә яклап чыкты. Шул ук вакытта ул коррупцион мөнәсәбәтләрне дәвам итүчеләр белән көрәш катгый булачагы турында да кисәтте. Аерым алганда, төбәк җитәкчесе урман урлашу белән көрәш буенча күчмә утырыш үткәрергә тәкъдим итте. Очрашуда яңгыраган мөһим белдерүләрнең берсе, 2011 елда республикада балалар бакчалары төзүгә 2,5 миллиард сум бүленәчәк. Мәгълүм булуынча, блогерлар бу мәсьәләне иң беренчеләрдән булып күтәреп чыккан иде. Рөстәм Хәмитов бер блогерның алдагы елны республикада “Мәдәният елы” дип игълан итү тәкъдимен дә хуплады. “Живой журнал”дагы блогында аралашуның иң мөһим нәтиҗәләреннән исә ул Дәүләт ресурсларын тотынуга контроль буенча Җәмәгать советын төзүне атады һәм блогерлар фикерләренең мөһим булуы һәм аларга һәрвакыт колак салачагы турында белдерде. Гомумән, очрашу республика үсешендәге бик күп “авырткан урыннарны” ачыклады, аларны хәл итү буенча ачыктан-ачык, гадел сөйләшү мәйданына әверелде.

Шул көнне үк Рөстәм Хәмитов үз блогында очрашу турында тәэссоратлары белән уртаклашты.

— Бүген безнең блогерлар белән беренче очрашу булды. Бер-беребезне күрдек, таныштык, аралаштык, хәтта көлештек тә. Тәүдә бертөрле бикләнгәнлек булса да, арытаба аралашу иркен барды. Очрашу беренче генә булгач, бер темага гына туктамадык, бар нәрсә турында да сөйләштек. Утыз кеше белән генә чикләнгәнгә үкенәм. Өч йөз, өч мең кеше килсә дә күп булмас иде. Киләчәктә моны искә алачакмын. Блогерлар белән һәм республика халкы белән күзгә-күз сөйләшүне өстен күрәчәкбез. Бу минем өчен мөһим.

Күпләр аңлагандыр дип уйлыйм: властьлар белән конструктив һәм гадел сөйләшү мөмкин һәм бу мөһим. Очрашуда катнашучылар блогка килгән идея һәм тәкъдимнәрнең тормышка ашырыла башлавын күрде. Халыктан, республика гражданнарыннан килгән тәкъдимнәр дә, акрынлап булса да, чынбарлыкка ашырыла бара. Иң мөһиме шушы түгелме? Бу җәһәттән блогта киләчәктә дә төрле темаларга бәхәсләр һәм тәкъдимнәр күп булыр, дип ышанам. Аларның файдалыларын тормышка ашыру һәм халыкның  яшәешен сизелерлек яхшырту мөһим, — дип язды блогында узган очрашу хакында Рөстәм Хәмитов.

Аңлашылуынча, арытабангы чорда власть һәм халык арасында диалогны үстерү тагын да киңрәк колач алачак. Һәрхәлдә Президент “без бергә эшләргә яралганбыз һәм бездән башка беркем дә тормышыбызны яхшырту буенча эш башкармаячак” дип әйтә икән, республика халкы белән бер йөккә җигелеп, Рөстәм Хәмитовның бу бурычны мотлак аткарып чыгачагына ышаныч бермә-бер арта. Бер үк вакытта республиканы чынбарлыкта яңа үсеш  баскычына чыгару һәр башкортстанлы өчен мөһим бурыч булуын исәпкә алып, аерым мәсьәләләрдә үз тәкъдимнәребез белән дә уртаклашмакчыбыз.

Озак еллар дәвамында республика җитәкчелегенең район-шәһәрләргә эш сәфәре ниндидер мөһим социаль объектны ачу яисә төзелеш барышы, юл буенда ашлык күкрәп үскән  басуларны карау, кыскасы, уңай башлангычлар белән танышуга кайтып калды. Алардан чыгып, республикада бар өлкәдә дә тормыш имин дигән фикер үткәрелде. Төпкел авыллардагы буа буарлык проблемалар исә игътибардан читтә калды. Аңлашыла инде, кайсы акыллы башлык төбәк җитәкчесен социаль яктан үсешмәгән, фермасы, мәктәбе таралган, халкы эшсез, акчасыз тилмергән авылга алып барсын. Югарыдан килгән җитәкчеләрнең күңеленә сары май булып ятарлык берничә төзек объектта булу, кем әйтмешли, һәр як өчен дә отышлы. Кызганыч, калган туксан процент халык кына мондый төзеклектән, иминлектән ерак яши. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Кече ватаным — Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында кайчандыр даны республика күләменә таралган Чапаев исемендәге колхоз берничә ел элек таркалды. Кайчандыр терлек белән тулы абзарлар, хәер, элекке колхозның башка милке дә таланып бетеп килә. Өстәвенә, 100 еллык тарихы булган урта мәктәпне быел ябып куйдылар. Димәк, мәктәп хуҗалыгын да берничә елдан колхоз язмышы көтә. Аңлашыла, район җитәкчелеге тарафыннан кичектергесез чаралар күрелмәсә, бернинди акчалы эш урыны, мәктәбе, башка социаль учреждениеләре булмаган авыл юкка чыгачак. Шул ук вакытта район җитәкчелегенең ниндидер кичектергесез чара күрәчәгенә дә ышаныч аз. Һәрхәлдә, соңгы берничә елда авылдашлардан: “Хакимияттән җаваплы җитәкчеләр килде, авыл проблемалары белән танышты”, — дигәнне ишеткәнем булмады. Дөрес, быел җәй ахырында хакимияттән җаваплы җитәкчеләр килгән, мәктәпне ябар өчен...

Республиканың элекке җитәкчеләре дә Бәләбәй төбәгендә чагыштырмача еш булса да, безнең авылга беркайчан да сугылмады. Юкса, сугыла калса, ихтимал, Тузлыкушның язмышы да бүген бөтенләй башкача булыр иде кебек...

Болардан чыгып әйтәсе килгән фикер, республиканың яңа җитәкчелеге район-шәһәрләргә сәфәр кылганда алдан билгеләнгән программа белән чикләнмичә, шул төбәктәге халыктан килгән аһ-зарларга, урындагы халык язма рәвештә яисә телдән күтәргән проблемаларга да игътибар  итсен иде. Шушы рәвешле эшчәнлек, безнең карашка, чынбарлыктагы проблемаларны хәл итүдә, власть һәм  халык арасында диалогны үстерүдә  фәкать югарырак нәтиҗәлелек белән билгеләнәчәк. Ул очракта, ихтимал, Тузлыкушымның еллар дәвамында хәл ителми яткан проблемалары да игътибар үзәгенә алыныр...

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»