18.08.2011 - Көнүзәк

Агрохимикатлар зыян китермәсен иде

“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенә гражданнардан пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү өлкәсендә кагыйдә бозу очраклары турында 15 мөрәҗәгать килгән. Аларның барысы да пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итүгә күзәтчелек бүлегендә тикшерелгән һәм тиешле чаралар күрелгән.

Стәрлетамак районының Наумовка авыл Советына караучы Озерковка авылында яшәүчеләрдән килгән хәбәрдә 7-8 июньдә аларның йортлары янындагы бодай, карабодай басуына мотодельтаплан белән агулы химикатлар сиптергәннән соң, бакчалардагы кура җиләге, карлыган, помидор, суган, укроп, борчак, виноград һәм борыч үсентеләренә зыян килүе турында әйтелә.

Административ тикшерү барышында “Стәрлетамак” предприятиесенең Озерковка авылы янында урнашкан басу-кырларын пестицидлар белән эшкәрткәндә участок белән торак пункты арасында законда каралган санитария аралыгы калдырылмавы, авиация ярдәмендә эшкәртүдә “Чисталан” гербициды кулланылуы ачыклана. Русия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогында әлеге гербицидны авиациядә куллану күрсәтелмәгән.

Пестицидлар белән эш итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен вазыйфа биләүче кешегә — “Стәрлетамак” предприятиесе директорына карата протокол төзелгән. Административ тикшерү “Авиастар” җәмгыяте тарафыннан закон бозуга юл куелуын ачыклады. Кырлар торак пунктлар яныннан ук эшкәртелә башлаган. Моның өчен юридик берәмлеккә карата протокол төзелгән, эш судка җибәрелгән.

Бүздәк районының Күзәй авылында яшәүчеләрдән “Башкирагроинвест” җәмгыятенең авыл янындагы бодай басуына химик эшкәртү үткәрүе турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә, кырларны саклап торучы каен посадкасы, шулай ук авыл халкының умарта кортлары юк ителә. Тикшерү барышында биредә дә санитария аралыгы калдырылмавы ачыкланды. “Башкирагроинвест” җәмгыяте административ җаваплылыкка тарттырылган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»