18.08.2011 - Көнүзәк

Күрәчәгенә ашкынадыр, ахры...

Сипайлово белән Телеүзәк арасын хезмәтләндерүче маршрут таксилары әллә ни күп түгел. Шуларның берсе — 75нче маршрут. “ПАЗик”ларга караганда кызурак йөргәнгә күрә, халык ешрак аларга утыручан. Утыру, дигәннән. Утыручыларга караганда, биредә аягөсте баручылар күбрәк була, чөнки “Мерседес” маркалы бу маршрут таксиларына басып баручы пассажирлар да алу рөхсәт ителгән. Шулай булгач, иртәнге  һәм кичке якларда алар халык белән шыплап тулган була.

Кичә иртән мин дә шушы маршрутны сайладым. Бер тукталыш та үтмәдек, водитель кинәт кенә машинасын уңга каерды да, юл кагыйдәсен бозып, Бикбай урамыннан сулга борылды. Такси эчендәге халык  чак егылмый калды. Күпләре водительгә ризасызлык та белдерде. Ходайның рәхмәте, йөз метр да китмәде, маршруткабызны ЮХХДИ инспекторы туктатты.  Тик, ни гаҗәп, озак тотмады водителебезне, андый очракта була торган тарткалашу-исбатлау да булмады.  водитель белән тәртип саклау хезмәткәре тиз “аңлаштылар”.

Моннан соң инде водителебез матур гына, ипле генә барыр дисәк, киресенчә, кесә телефоныннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, юлда милиция тору-тормавын белешеп, янә тизлеген арттырды. Тукталышка  җиткәндә башка автобусларны уза-уза  барып туктый. Маршрутканы кинәт бора, кинәт тормозга баса, халык әле алга, әле артка чайкала. Берәү түзмәде, “Водитель, ник безне болай йөртәсез?!” дип кычкырды. Аңа каршы водителебез: “Ошамаса, таксилар җитәрлек. Күчеп утырыгыз!” дип бик дорфа җавап бирде. Һәм, янә тизлеген арттырып, СССРның 50 еллыгы урамыннан Октябрь проспектына икенче рәттән борылды. Чөнки алда борылырга бик күп маршрут таксилары тора. Аларны узмаса, тукталыштагы халыкны алданрак “эләктерә” алмаячак бит.

Һәр тукталыш арасында башка маршруткаларны узарга тырышып, юл кагыйдәләрен тупас бозып, күбрәк пассажир җыю максатын алга куйган бу водитель кайчан да булса фаҗига ясаячак. Инспектор да, кагыйдә бозганын күрә торып, бернинди чара күрмәде. Ә, бәлки, водитель аның  “күзен йомдыргандыр”?

Мин, салоннан чыккач, бу водительне, маршрутканың номерын  фотога төшереп алдым. Бәлки, тиешле органнар чара күрер.

Фәния СӘЕТГӘРӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»