17.08.2011 - Көнүзәк

Матурлыкны үз кулларың белән тудырсаң, кадерле булла

Польшада иске арба да матурлык чәчә.Быел Дүртөйле районының Наҗытамак авылында беренче тапкыр шәҗәрә бәйрәме узды. Бу куанычлы вакыйга турында Фәния Сәетгәрәева “Кызыл таң” гәзитендә язган иде инде.

Миңа да бу бәйрәмдә катнашырга туры килде. Бик ямьле, бик күңелле вакыйга булды авылыбызда. Республикабызның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче авылдашларыбыз белән озак еллар очрашканыбыз юк иде. Һәр кешенең ялы бер вакытка туры килми — берсе кайтса, икенчесе кайта алмый, дигәндәй. Оештыручыларга зур рәхмәт, алар турында авылдашым алда әйтеп үтелгән мәкаләдә бик матур итеп язган иде.

Артык тыйнаклыгым аркасындамы, әллә инде озак еллар очрашмаган яшьтәшләрем белән аралашып, онытылдымы — әйтергә теләгән сүзләремне халык алдына чыгып сөйли алмадым. Менә әле җәйге яллар җитте, авылдашларым белән уртаклашыр сүзләремне сөйләргә вакыт табылды. Гәзит аша чыгыш ясау бәлки кулайрактыр да, чөнки мин җиткерергә теләгән мәгълүмат һәр авыл кешесенә дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

Безнең авыл уртасында зур булмаган бер күл бар. Үзем туып-үскән йортның бакчасы артында булгач, җирсеп яланда бәйрәм тәмамланып килгәндә шул күлгә барып урадым. Хисләнеп, бөтнек үләнен җыеп иснәдем. Әниемнең бөтнекне киптереп пима, оекбаш һәм йон әйберләр эченә тутырганын исләп моңсуландым. Күл янындагы мунчабызны да күргәч, күңелем тулды, әнием мунча ягып йөридер кебек тоелды. Ләкин әнием дә, әтием дә авылның икенче ягындагы зиратта урын алдылар шул инде...

Бераз читкә тайпылдым. Әйтергә теләгән сүзем күл турында иде. Күл буендагы агачларда кәккүк кычкырса да, күлдәге бакаларның тавышы аларныкыннан көчлерәк иде. Чөнки алар анда бик күп, алар күлгә хуҗа булганнар. Суы күренми, ямь-яшел...

Шулчак китапханәдә укыган китапларым искә төште. Их, тазартасы иде дә күлне чәчәкләргә күмәсе иде!

Мехико янындагы күлдә йөзеп йөрүче бакчалар турында укыганымны искә төшердем шул минутларда. XIV гасырда булган бер сугышта җиңелгәннән соң Мексика кешеләре җирсез кала. Тик бер шәһәр һәм аның янындагы зур күл генә аларныкы була. Шул вакытта алар күл өстендә бакча үстерергә булалар. Су үләннәреннән сал кебек нәрсә үреп, аны чыбык-чабык белән ныгытып, өстенә күл төбеннән алынган ләмне җәяләр. Ул бик уңдырышлы була. Бу салларда Мексика халкы хәтта кукуруз һәм яшелчә үстерә. Ә инде бераз хәлләнеп алгач, баегач, бу салларны ташламыйлар, алар өстендә чәчәкләр үстерә башлыйлар.

Мәктәптәге тарих дәресләреннән һәммәбезгә яхшы таныш булган монголлар да Кашимир үзәнен җирдәге оҗмах дип атаганнар. Мексикадагы кебек искиткеч матур булмаса да, мондагы Кютавль күлендә дә йөзеп йөрүче бакчалар булган. Күлне тазартырга акча табылса, йөзеп йөрүче бакчаны эшләү авыр түгел. Күлнең камышын чабып үргәннән соң өстенә шул ук ләмне җәеп чәчәкләр үстерергә мөмкин. Якорь урынына салны агач таяклар өстенә утыртып куярга да мөмкин. Теләк булса, йөзеп йөрүче көймәдә дә чәчәкләр үстерергә була. (Эшкуарлар, әлбәттә, күлдә балык та үрчетәләр).

Польшага барган чагында кызым бик матур бер авылның фотосын алып кайткан иде. Анда хәтта йорт каршында торган ат арбасын да чәчәккә күмгәннәр — арбадан чәчәк түтәле ясаганнар иде. Менә шулай, теләгән кеше авылын матурлый ала. Сочи һәм башка шәһәрләрдә, чит илләрдә үскән гаҗәеп матур чәчәкләргә сокланып йөрибез. Үзебез яшәгән авылда, үз кулларыбыз белән дә ясый алабыз бит матурлыкны.

Олы буын кешеләре бәлки хәтерлидер — без яшәгән йортның тәрәзәләре астында әнием аллы-гөлле чәчәкләр үстерә торган иде. Мәктәптә укытучы булып эшләгән әти-әнием безгә хезмәт тәрбиясе бирү белән бергә матурлыкны яратырга да өйрәткәндер дип уйлыйм. Чөнки кичләрен яшелчәләргә су сибү безнең өстә иде. Бик яратып башкара идем мин бу эшне. Уфада үзаллы яши башлагач та, мин яшәгән йортның ишек алды һәрвакыт чәчәкләргә күмелеп утырды. Әле дә шулай. Хәзер инде бу эшкә оныгымны өйрәтәм.

Авылыбызда бер оештыручы табылса, бәлки, күлне дә тазартып буладыр? Ни дисәң дә, уңганлыклары белән дан тоткан Мәрдановлар да яши бит әле авылыбызда...

Күлнең каршында гына берсеннән-берсе матур йортларда яшәүче абый-апалар, энекәшләр! Сез теләмисезме, тәрәзәләрегез каршында шундый матурлыкны тудырырга?

“Кайда барма — җирдә матурлыклар.

Без шул җирдә туып үскәннәр”, — дип язган иде якташыбыз Наҗар Нәҗми. Ә матурлыкны үз кулларың белән тудырсаң, ул бигрәк тә кадерле икәнен беләбез.

“Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла”, — диләр. Республикабызның нинди генә булса бер генә авылында яшәүче милләттәшемнең күңеленә бу идея хуш килсә, дә мин бик шат булыр идем.

Альбина Зиннәтова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»