17.08.2011 - Көнүзәк

Тугыз гаиләдән башланган тарих

Ирина һәм Булат Әгъләмовлар яңа өйләре янында.Балтач районының Тушкыр авылы күптән түгел 300 еллыгын билгеләде. 1711 елда Тушкыр елгасы буена тугыз гаилә килеп нигез салган. Авыл халкы үз тарихын югалтмаган, аксакаллары язып калдырган шәҗәрәләрен буыннан-буынга тапшырып, тулыландырып барган. Әле дә киләчәк өчен кыйммәтле бу мәгълүматларны саклап, баеталар. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырып Уразмәт, Бикташ, Бәйрәмша, Исмәгыйль, Туктагол, Сабит, Өметбай, Тимергази, Габҗәлил нәселләренең тарихын байкау һичшиксез яшьләрнең, балаларның күңеленә матур тәрбия орлыклары сала, читтә яшәүче авылдашларын тупларга, туганлык хисләрен яңартырга мөмкинлек бирә. Шушы нәселләр шәҗәрәләрендә авылның данлы тарихы да үз чагылышын тапкан.

Ил күргән кайгыларны, авырлыкларны тушкырлылар да үз иңнәрендә күтәргән, шатлыклы мизгелләрен дә бергәләшеп бүлешкән. 1921 елда Балтач волостена азык-төлек буенча вәкил итеп Тушкыр авылы кешесе Гайнулла Абдуллин тәгаенләнә. 1922 елда ул яңа власть белән килешмәүчеләр кулыннан һәлак була. Авылга нигез салучыларның берсе булган Өметбай нәселе үзенең тугры улын югалта. Аннан соңгы колхозлашу чорында да эшкә уңган, үз көче белән гаиләсен мул тормышта яшәтергә тырышкан тушкырлыларның кайберләрен “кулак” мөһере тагып сөргенгә озатканнар.

Тормыш гел кара көннәрдән генә тормый. Колхозлашу чоры авылда уңай яңалыкларга да юнәлеш биргән. Ул елларда авылда мәктәп, электр станциясе, тегермән, кирпеч заводы, ферма төзелә, җимеш бакчасына нигез салына. Киләчәккә якты өметләр белән яшәгән тушкырлылар колхоз басуларында мул уңыш үстереп, хөкүмәткә кызыл ылаулар белән ашлык тапшыра, ит, сөт җитештерә.

Авыл Бөек Ватан сугышына 223 кешесен озата, шуларның133енә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Җиңү яулап кайткан ветераннарның бүген дүртесе исән. Дәһшәтле еллар шаһитлары Рәхим Вәлиев, Мөхтәрәм Имаев, Хәмзә Вәлинуров, Гаделҗан Гаделшин тыл батырлары кадер һәм хөрмәткә лаек кешеләр.

Тушкырлылар күрше авыллардагы төрле милләт халкы белән гасырлар дәвамында дус яшиләр. Авыл тарихында татар һәм башкорт халкы гына түгел, урыслар да тирән эз калдырган. Виктор Алексеев Тушкырга революциягә кадәр килеп урнашкан. Аның тегермәне, пристане булган. Әстерхангә кадәр сал агызган бу сәүдәгәр үз эшенә төп халыкны да җәлеп иткән. Шулай ук тимерче, итекче, тегермәнче һөнәрләренә ия булган Иван, Александр исемле урыс кешеләренең авылда яшәгәнлекләре билгеле. Тау башында урыс зираты булуы да моңа ачык дәлил. Бөек Ватан сугышы елларында авылдагы “Үрнәк” колхозын коммунист Мария Петухова җитәкләгән.

Сугыштан соңгы елларда алты авылны берләштергән “Урал” колхозы барлыкка килә. Хәзер ул җаваплылыгы чикләнгән “Урал” җәмгыяте, аны Илдар Хәмәтов җитәкли. Җәмгыятькә шушы авылдан иллеләп кеше җәлеп ителгән. Алар нигездә игенчелек, терлекчелек белән мәшгуль.

Әле Тушкыр авылында 233 йортта 522 кеше яши. “Урал” җәмгыяте, мәктәп, участок дәваханәсе, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, АТС, аптека, ветеринария дәваханәсе, мәчет, кулланучылар җәмгыятенең — бер, шәхси эшкуарларның өч кибете эшли. Соңгы елларда авылны табигый газ белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелде, хәзер күпчелек өйләрдә зәңгәр ягулык белән файдаланалар. Авылны төзекләндерүгә дә игътибар зур — ике урамның юллары капиталь ремонтланган. Тушкыр социаль-мәдәни үзәге ныклап ремонтланды. Аның икенче каты мәктәп итеп үзгәртелде. Моңа сигез миллион сумнан артык акча тотынылды һәм эшләр район хакимияте ярдәме белән башкарылды. Шулай ук зиратлар киртәләп алып буяп куелган.

Тушкырлылар — һөнәрле, моңлы, сәнгатькә гашыйк кешеләр. Районның “Туган як моңнары” җырчылар конкурсы юкка гына биредә үтмидер. Үзләренең тирә-якта танылган җырчы, рәссам, гармунчылары, тегүче һәм итекчеләре, тимерчеләре белән хаклы горурлана алар.

Туган авылын һәрчак чиста, пөхтә, матур итеп күрергә күнеккән халык яши монда. Авыл юбилеена багышланган бәйрәмдә ихаталарын тәртиптә тоту конкурсына да йомгак ясалды. Авылда иң төзек йортта Рәкыя һәм Фоат Вәлиәхмәтовлар яши. Тимергази Вәсимә Нурисламова оныгы Гөлназ белән.нәселе буенча бу исем Вәсимә Нурисламовага бирелде. Вәсимә апаның өе шәһәр фатирыннан бер җире белән дә ким түгел. Буялган матур өй алды төрле чәчәкләргә күмелеп утыра. Олы яшьтә булса да, ихата тутырып мал-туарын да, тавык-кошын да асрый. “Авылның иң төпкел урамында торсам да, юлсызлыктан интеккәнебез юк. “Урал” җәмгыяте ярдәме белән юлны кышын һәрчак кардан тазартып торалар. Бу җәһәттән Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зәйнәп Вәлинурова һәм җәмгыять директоры Илдар Хәмәтовка рәхмәт әйтәсе килә”, — ди ул.

Башка нәселләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Уразмәтләрдән — Фәйрүзә һәм Ришат Корбановлар, Бикташлардан — Рәфидә һәм Зөфәр Шакировлар, Бәйрәмшалардан Гөлшат Ихсанова лаек булды мондый зурлауга.

Раушания һәм Гильсун Шаһиевлар авылның иң тату гаиләсе дип билгеләнде. Тушкырда озын гомерле кешеләр дә аз түгел — Газимә Гыйззәтуллина һәм Мөхтәрәмә Мостафина унынчы дистәне ваклыйлар. Ә иң кечеләре Ирина һәм Илнур Шакировлар гаиләсендә туган кыз Әдилә, Айгөл һәм Азамат Фәтхуллиннарның уллары Нурлан. Гомумән, яшь гаиләләр күп монда. Аларның берсе — Ирина һәм Булат Әгъләмовлар гаиләсе. Булат “Урал” җәмгыятендә директор урынбасары, Ирина — укытучы. Быел алар яңа йорт төзеп керделәр. Бу эштә аларга дәүләт программасы буенча бирелгән субсидия зур ярдәм булган.

Өч гасыр дәвамында мактаулы эшләре, хезмәт сөйгән кешеләре белән дан тоткан Тушкыр авылының киләчәге дә өметле, матур булачак.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»