17.08.2011 - Көнүзәк

Үзе туганчы ук бала сәламәтлеге игътибар үзәгендә булырга тиеш

Көзге сессиядә Дәүләт думасы депутатлары “Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклауның нигезләре турында”гы закон проектын икенче укуда тикшерчәк. Депутатлар  аның өстендә җәйге каникул чорында да эшләвен дәвам итте. Закон проектында аналарны һәм балаларны саклау, халыкның репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Дәүләт думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева шул турыда  фикерләре белән уртаклаша.

— Сәлия Шәрифҗановна, Сез Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы булып торасыз. Закон проекты өстендә эш ничек бара?

— “Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклауның нигезләре турында”гы закон проекты өстендә эшләүгә “Бердәм Русия” фракциясе зур әһәмият бирде. Бу проект гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәме алуга конституцион хокукларын һәм бүгенге шартларда аларны гамәлгә ашыру гарантияләрен аныклый. Русиядәге сәламәтлек саклау системасының төп документы өстендә эш бүген дә дәвам итә. Икенче уку өчен әзерләнгән закон проектында җәмәгать оешмаларының, һөнәр ияләренең барлык отышлы тәкъдимнәре исәпкә алына. Закон проектына мөһим һәм җитди аныклаулар кертелде дә инде. Мәсәлән, гражданнар сәламәтлеген саклауның төп принциплары киңәйтелде. Сәламәтлеген югалткан кешеләрнең социаль якланганлыгы, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының, оешмаларның вазыйфа биләүче кешеләренең сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү буенча җаваплылыгы турында бик мөһим дүрт өстәмә кертелде. Балалар сәламәтлеген саклауга, медицина ярдәме күрсәткәндә авыруларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга өстенлек бирелә. Закон проекты өстендә эш дәвам итә, соңгы редакциядә ул Дәүләт думасына көзге сессиядә тәкъдим ителәчәк.

— Илебездә “Бала үсешендәге тайпылышларны аны тудырганга кадәр (пренаталь) диагнозлау” проекты гамәлгә ашырыла. Сез — галим-генетик, бу проектның актуальлегенә инангансыз. Башкортстан агымдагы елдан шушы программада катнашучы субъектлар исемлегенә кертелгән.

— Русиядә муниципаль хатын-кызлар консультацияләренә нигезләнгән пренаталь диагнозлау системасы эшләп килә. Биредә яралгының торышы ультратавыш ярдәмендә тикшерелә. Кызганычка каршы, мондый тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеге югары түгел. Шуңа күрә, “Сәламәтлек” өстенлекле гомумдәүләт проектына яңа бүлек кертергә карар ителде. “Бала үсешендәге тайпылышларны ул туганга кадәр (пренаталь) диагнозлау” проекты беренчеләрдән булып узган елдан Мәскәү, Ростов, Томск өлкәләрендә гамәлгә ашырыла башлады. Быелдан проектта илебезнең тагын 26 төбәге катнаша. Гамәлдәге матди-техник база, кадрларның җитди әзерлеге һәм медицина-генетика тикшеренүләре өлкәсендә тупланган зур тәҗрибә Башкортстанны да бу проектка кертү мөмкинлеге бирде. 1998 елдан республикада йөкле, бала тудырган хатыннарга һәм яңа туган сабыйларга ярдәм күрсәтү буенча муниципальара үзәкләр оештырылды. Белорет, Стәрлетамак, Күмертау, Сибай, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләрендә, Уфадагы 4нче бала тудыру йортында шундый үзәкләр уңышлы эшләп килә. Аларны тәэмин итү “Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)” партия проекты кысаларында дәвам итәчәк. Республиканың перинаталь үзәге югары квалификацияле медицина-генетика консультацияләре бирә. Үзәк ел саен 17 меңнән артык авыруны кабул итә, нәселдән килгән авырулары булган 300гә якын кеше ачыклана, хәвеф төркемендә булган 7 меңгә кадәр йөкле хатынга туачак баласының сәламәтлеген фаразлау буенча консультация бирелә. Моннан тыш, төбәктә йөкле хатыннарны күпләп пренаталь тикшерү буенча чаралар оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган, тумыштан сәламәтлеге зәгыйфь балаларны теркәү системасы көйләнгән.  Республика гомумдәүләт проектында катнашучы 29 төбәк арасына кертелгән. Федераль бюджеттан —  46,2 миллион сум, республикадан өстәмә рәвештә 20 миллион сум субсидия бүленә. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен быел Русия Федерациясендә 724 миллион сум акча бүлү күз уңында тотыла.

— Бу акча ничек сарыф ителәчәк?

— Беренчедән, акча заманча медицина җиһазлары һәм материаллар сатып алуга юнәлтеләчәк. Икенчедән, проект ультратавыш ярдәмендә диагнозлау табиб-экспертлары әзерләүне күз уңында тота. Бүген республика перинаталь үзәгенең өч белгече халыкара дәрәҗәдәге сертификат алды. Барлык УЗИ табибларының да шушы документы булырга тиеш. Программаны гамәлгә ашырганда кайбер авырлыклар да ачыкланды. Мәсәлән, табиб-экспертлар хезмәте башка төрле бәяләнергә тиеш, димәк, хезмәткә түләү фондын арттыру таләп ителә. Перинаталь диагностика үзәкләре һәм лабораторияләр өчен биналар да җитешми. Бу мәсьәләләр якын арада хәл ителергә тиеш. Проектны гамәлгә ашыруның әзерлек һәм оештыру этабы агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип көтелә, беренче нәтиҗәләр турында киләсе ел башында сөйләргә мөмкин булачак.

Әйтеп үтүемчә, проект яралгы үсешендәге тайпылышларны пренаталь диагнозлау системасын камилләштерүгә юнәлтелгән. Билгеле булуынча, бала туганга кадәр диагнозлау йөкле хатыннарны комплекслы тикшерүне оештырганда гына нәтиҗә бирә. Проект концепциясенә ярашлы, бүген тикшеренүләрне югары квалификацияле халыкара класслы белгечләр, табиб-экспертлар йөклелекнең беренче триместрында үткәрергә тиеш. Һәм тикшеренүләр хатын-кызлар консультацияләрендә түгел, районара яисә округ перинаталь үзәкләрендә оештырылырга тиеш. Башкортстанда алар — 9, ә координация органы —  республика  перинаталь үзәге. Бүген шушы үзәкләрдә бер көнлек  клиника оештыру мәсьәләсе хәл ителә. Хатын-кызлар бер көн эчендә тикшеренү үтеп, медицина-генетика йомгаклавы алырга тиеш. Анализлар махсус лабораторияләрдә эшкәртеләчәк. Безнең республикада алар Стәрлетамакта һәм Уфада эшләячәк.

— Пренаталь диагнозлау ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?

— Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы биш елда Русиядә сабыйлар үлеме 30 процентка кимеде. Мин моны пренаталь һәм неонаталь тикшеренүләр ысулларын актив куллану нәтиҗәсе дип уйлыйм. Русиядә бала тугач та, ягъни неонаталь тикшеренүләр үткәрү елларында 4795 авыру бала ачыкланган һәм аларга вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Бала тудыруны арттыруга,  балаларның һәм аналарның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга дәүләт аеруча зур игътибар бирә. “Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклауның нигезләре турында”гы закон проектында шулай ук аналарны һәм балаларны, халыкның репродуктив сәламәтлеген  саклауга мөһим урын бирелә. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру сабыйлар һәм аналар үлеме дәрәҗәсен киметү мөмкинлеге бирде. 2011-2012 елларда Федераль бюджеттан төбәкләрдә сәламәтлек саклауны камилләштерү программаларына 616,6 миллиард сум акча бүлү күз уңында тотыла, шуның 162 миллиард сумы илебездәге балалар сәламәтлеген саклауны үстерүгә юнәлтеләчәк.

—Генофонд кешенең яшәү рәвешенә ничек тәэсир итә?

— Русия Федерациясе Президент тарафыннан 2025 елга кадәр чорга расланган демография сәясәте концепциясендә халыкның репродуктив сәламәтлеген ныгыту төп бурычларның берсе булып тора. Халыкның һәм һәр аерым кешенең репродуктив сәламәтлеген саклау— кеше тормышының аерым өлкәсе ул. Бу күрсәткеч илебездә туучылар саны кимегән һәм үлем дәрәҗәсе югары булган шартларда, һичшиксез, социаль дәүләт буларак, Русия Федерациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре исәбенә керергә тиеш. Без, депутатлар, норматив база булдыру өстендә эшлибез, шулай да, күп нәрсә яшәү рәвешебезгә дә бәйле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый мәгълүматлар китерә: бер кешегә 8 литр алкоголь туры килгәндә милләт генофондында җитди үзгәрешләр башлана, ягъни нәсел-токым бозыла дигән сүз. Русиядә алкоголь куллану җан башына елына 24 литр туры килә! Үлем күрсәткеченең югары булуы да нигездә эчкечелек белән бәйле. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр үлеменең дә төп сәбәбе шушы. “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)” проекты асылда  шушы проблеманы хәл итүгә юнәлтелә. Кызганычка каршы, бүген кешеләрнең тормыш сыйфаты өчен көрәшергә кирәк. Һәр кешенең үз сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы булуын аңлау мөһим.

—Сез БДБ илләренең Парламентара ассамблеясенең Социаль сәясәт һәм кеше хокуклары буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары булып торасыз һәм ассамблеянең чираттагы форумын Уфада үткәрү турындагы  тәкъдим белән чыктыгыз.

— Әйе, 12-14 ноябрьдә Уфада Парламентара ассамблеянең Социаль сәясәт һәм кеше хокуклары буенча даими комиссиясе утырышы үтәчәк. Без аналарны һәм балаларны саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең көнүзәк мәсьәләләрен тикшерүне планлаштырабыз. Бу республикада заманча демографик сәясәт нигезләренә җавап бирүче гаиләгә, аналарга һәм балаларга дәүләт ярдәменең яңа төрләрен кертүгә, яңа закон башлангычларын әзерләүгә булышлык итәчәк. БДБ илләре гражданнарының репродуктив сәламәтлеген саклау буенча закон проекты моделе дә игътибар үзәгендә. Бүгенге демографик тенденцияләр шартларында бу аеруча мөһим. Дәүләт думасы комитетының репродуктив сәламәтлекне саклау турындагы федераль закон проектын әзерләү буенча эшче төркемне җитәкләп, шундый нәтиҗәгә килдем: безгә шушы өлкәдәге дәүләт законнарын халыкара хокукның иң яхшы үрнәкләре белән тәңгәлләштерергә кирәк. БДБ илләре гражданнарының репродуктив сәламәтлеген саклау буенча закон проекты моделе БДБ илләре парламентарийларына халыкара килешүләргә нигезләнгән репродуктив сәламәтлек стратегиясен әзерләү мөмкинлеге бирәчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»