17.08.2011 - Көнүзәк

Җитмештә дә - егет, пенсиядә дә - җитәкче

Җитмеш яшькә җитеп килүче педагогик хезмәт ветераны, элекке мәктәп директоры Җәвит ага Мәһәдиевны быел 9 майда Миякәтамак авылының старостасы итеп сайладылар. Гомумән, Башкортстан районнарында авыл старосталары институтын булдырырга карар ителгәч тә Мәһәдиев кебекләр бу мәшәкатьле вазыйфага беренче кандидат итеп күзалланды. Миякәтамак авылында да “Кемне староста итеп куябыз?” дигән сорау тормый. Җәвит Гатаулла улының кандидатурасын район җитәкчелеге дә, урындагы халык та берсүзсез хуплап кабул итә.

“Булдыра алырмынмы икән, яшь тә өлкән бит инде хәзер?!” Мәһәдиев үзе генә шундыйрак икеләнү белдерә. Әмма аның бу сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. “Сез бит инде рәсми рәвештә тәгаенләнгәнче үк шул староста вазыйфаларын башкардыгыз, һәр гомум эштә алдан йөрүче, халыкны оештыручы булдыгыз! Сезне староста итеп кую — шул эшчәнлегегезне рәсмиләштерү генә бит!” — диләр.

Дөрес сүзгә җавап юк. Җәвит Гатаулла улына да ризалашудан башка чара калмый, чөнки ул, чынлап та, ничәмә еллар инде, бернинди вазыйфа биләмичә дә, староста статусында каралган шул эшчәнлекне алып бара. Авылны төзекләндерү булсынмы, тирә-юньдәге чишмәләрне тәртиптә тотумы, мәчет төзетүме, халыкның уртак мәшәкатьләрен үз өстенә алумы — барысы да аның әйдәп йөрүеннән башка эшләнми. Мәсәлән, яңарак 52 авылдашының пайларын законлаштыруны азагына илтеп җиткергән. Аларны урындагы хуҗалыкка сату мәсьәләсе дә хәл ителгән инде. Бер пайны — 6 гектардан артыграк җир мәйданын 42 мең сумнан сату турында килешенгән.

— Үзвакытында төрле сәбәпләр белән пай алудан мәхрүм калган пенсионер укытучылар, табиблар һәм башкалар миңа гаделлек юллап мөрәҗәгать итте, үзем дә шулар исәбендәмен. Тиешле документлар тутырып, тиешле инстанцияләрне үтеп, хәтта судлашып, законда каралган пайларыбызны алуга ирештек. Әле авылда пай алалмаган, әмма моңа хокукы булган тагын берничә  кеше бар, — ди Җәвит Гатаулла улы.

Әлбәттә, алары да аңа күз төбәп киләчәк, Мәһәдиев, һәрвакыттагыча, битараф калалмаячак. Староста булса да, булмаса да чыгып йөгерәчәк.

— Гомумән, элекке колхозны инвесторлар сатып алганнан соң авыл тормышы сизелерлек үзгәрде. Барлык көнкүреш мәсьәләләрен халыкның үзенә хәл итәргә туры килә, элекке кебек колхоз идарәсенә ялынып баралмыйсың. Мондый хәлдә, чынлап та, авыл өчен староста бик кирәк. Аеруча безнеке кебек административ үзәктән читтә торган авыл өчен. Бүген 300гә якын йорты, 800гә якын кешесе булган шактый зур авылның күпчелеге урындагы хуҗалык белән бер бәйләнештә дә түгел. Шулай булгач, һәркем үз көнен үзе күрергә мәҗбүр. Ә уртак мәшәкатьләр, бергәләп башкарасы эшләр килеп чыгып кына тора. Чыгарга, сөйләшергә, уртак фикергә килергә һәм, ниһаять, эшне оештырырга кирәк. Авыл хакимияте ерак. Күпвакыт аңа ышанып утыру да файдасыз. Әйтик, былтыр янгыннар куркынычы килеп туды. Йортында тракторлары булган дүрт ир-егет җыелышып сөйләштек тә, һәркайсыбыз үз йортында күп су сыешлы тимер мичкәләр тотарга карар иттек. Алар помпа ярдәмендә тутырыла. Кирәк булса, үзебез янгын сүндерәләбез, булмаса, янгын сүндерү машинасын су белән өзлексез тәэмин итеп торалабыз. Шулай җиңел генә янгын сүндерү мәсьләсен хәл иттек. Күп җирдә моның өчен ачы тавыш чыга, ә эш алга китми. Шөкер, бездә халык та бердәм. Иң куандырганы, яшьләр бер уртак эштән дә читтә калмый. Аларны оештыруы да җиңелрәк. Кирәк чакта мин олы башымны кече итеп клубка чыгам, яшьләр белән очрашам. “Егетләр, шуны эш итәсе иде бит — сезнең ярдәм бик кирәк!” дию җитә, икенче көнне дәррәү килеп җитәләр. Ә дигәнче эшләп тә куялар. Мәчет төзелешендә нәкъ шулай булды. Билгеле, алар үрнәкне үзебездән — өлкәннәрдән ала. Ә бездә үрнәк күрсәтердәй ир-ат та, хатын-кыз дә җитәрлек. Шул ук мәчетне төзегәндә генә дә Ринат Яппаров, Кәрим Мәһәдиев, Фәнил Зарипов, Рөстәм Тәүхитов, Альмир Шәяхмәтов, Борис Вахитов, Галим Мәһәдиев, Нурия Хаҗиева, Вәсимә Ганиева һәм башкалар, әйткәнне дә көтеп тормыйча, төрлечә ярдәм иттеләр. Алар үрнәгенә яшьләрдән Булат һәм Рашат Мөхәммәтҗановлар, Хәниф Кәримов, Флюр Фазылов һәм башкалар иярде, — дип, авыл хәлләрен барлый староста.

Менә шундый җитмештә дә егет булып калган җегәрле аксакалларыбыз барда авыл сүнмәячәк, яшәячәк һәм яшәрәчәк.

 Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.

Биографик белешмә:

Мәһәдиев Җәвит Гатаулла улы 1941 елның 15 июнендә Миякәтамак авылында туган. 1959 елда Әлшәй районының Никифар урта мәктәбен тәмамлаган. Уфада техник училищеда слесарь-монтажник һөнәренә ия булган. Комсомолның удар отряды составында Приютоводагы газ-бензин заводын төзүдә катнашкан. Армиядән соң гомерен мәктәп белән бәйләгән. Физкультура, тарих, география дәресләрен алып барган. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. 11 ел авыл Советы рәисе, ике ел партком секретаре булган. 1990-2003 елларда Миякәтамак мәктәбе директоры. Башкортстанның мәгариф отличнигы. Хезмәт ветераны. Тормыш иптәше белән өч ул үстергәннәр. Икесе — нефтьче. Газинурлары әтисе юлыннан киткән — бүген Миякәтамак мәктәбен җитәкли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»