13.08.2011 - Көнүзәк

Кулланасың икән, түлә!

Салкыннар башланганчы шәһәр халкын кайнар су белән тәэмин итүче иске суүткәргечләрне яңага алыштыру һәм башка төзекләндерү эшләрен вакытында башкару мөһим. Бу мәсьәләгә игътибар булмаса, кыш уртасында Уфа халкы сусыз, утсыз калырга мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмас өчен республикада нинди эшләр башкарыла? Шәһәр халкы салкын кышны бәла-казасыз чыга алырмы? Төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамларга нәрсәләр комачаулый? Ут, су һәм газ өчен түләмәүчеләргә карата нинди чаралар күреләчәк? Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды.

— Безнең алда зур бурычлар тора, — диде чыгышында тармак министры Ирек Ялалов. — Кышны төзек суүткәргечләр белән каршылаудан тыш, башка мәсьәләләргә дә игътибар кирәк. Квартал йомгаклары урындагы җитәкчеләрнең сүлпәнлеген күрсәтә. Хәзер совет чорындагы сыман беркемгә дә мул итеп акча бүлмәячәкләр. Акчаны кулга төшерү өчен кыймылдарга, халык белән тыгыз мөнәсәбәт тотарга, программаларда катнашырга һәм инвесторлар җәлеп итәргә кирәк. Сер түгел, тармакка заман технологияләре, алдынгы җиһазлар җитешми. Шул ук вакытта булганны сакчыл тотыну турында да онытырга ярамый. Әйтик, командировка вакытында бер районда казанлыкны карап чыккан идек. Пар казаннары бинасы ташландык терлек фермасын хәтерләтә. Мондый күренешкә юл куймыйк. Үз вазыйфабызга җаваплы караганда гына максатыбызга ирешербез. Киләчәктә авырлыклар артачак кына. 2012 елның беренче гыйнварыннан газ белән электр энергиясенең — биш, җылылыкның сигез процентка кыйммәтләнүе көтелә.

Арытаба сүз министрның урынбасарларына бирелде.

— Кварталны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамласак та, хәл итәсе мәсьәләләр байтак, — диде Дамир Әкрәмов. — 2011 ел башыннан тармакта зыянга эшләүче предприятиеләр арткан. Баймак, Шаран, Нуриман һәм Яңавыл торак коммуналь хуҗалыклары бөлгенлеккә төшеп бара. Билгеле, бер мәсьәлә икенчесен, өченчесен китереп чыгара. Мисал өчен, бүген тармак хезмәткәрләренең уртача эш хакы — нибары 12900 сум. Бу акча да вакытында түләнми. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең эш хакы буенча  бурычлары астрономик санга әверелгән. Баймак, Иглин, Кырмыскалы, Краснокама, Федоровка, Яңавыл, Күмертау шәһәр һәм районнарында бу юнәлештә хәл аеруча авыр. Торак хуҗалары ширкәтен, ягъни ТСЖларны оештыруны тизләтү мөһим. Бүген республикада 1745 ТСЖ эшли. 2013 елның март башына кадәр бу юнәлештә эшләр тәмамланырга тиеш. Тикшерүчеләр үтәчәк һәм бу мәсьәләдә сүлпән эшләүчеләргә карата чаралар күреләчәк.

Сер түгел, җылы су булмавына, төзекләндерү эшләре вакытында тәмамланмавына зарланучылар арасында  электр энергиясе, газ, су өчен бурычларын түләмәүчеләр дә шактый күп. Быел Башкортстан халкының торак-коммуналь хуҗалык алдындагы бурычы 500 миллион сумга артып, 2,1 миллиард сум тәшкил итә. Газ һәм электр энергиясен дә исәпкә алганда, бу сан 2,6 миллиардка җитә. Ә бит нәкъ шушы акчаларга суүткәргечләр яңага алыштырылыр иде. Билгеле, халыкның саранлыгы кышка әзерлекне ярыйсы гына тоткарлый. Бу мәсьәләне төрлечә хәл итү юллары эзләнә. “Прәник ысулы”на килгәндә, бурычларын ай саен түләп баручылар арасында кыйммәтле призлар уйнатыла, аңлату эшләре алып барыла. Күренүенчә, болар тиешле нәтиҗә бирмәгән. “Камчы ысулы”на зур өметләр баглана. Яңа тәртипләргә ярашлы, өч ай бурычын түләмәүчеләрнең электр энергиясе, кайнар суы һәм газы киселәчәк.

— Ягып җылыту чорына әзерләнү өчен төрле чыганаклардан ике миллиард сумга якын акча бүленде, — диде Илфат Мәһәдиев. — Эшләр расланган графикка ярашлы алып барыла. Шул ук вакытта безне артка сөйрәүчеләр дә юк түгел. Межгорье, Балтач, Учалы, Хәйбулла, Бүздәк, Кырмыскалы, Кыйгыда бу юнәлештә эшләр бик сүлпән бара. Кыш уртасында кайнар су торбасы тишелү урындагы халык өчен дә, тармак хезмәткәрләренә дә зур мәшәкатьләр тудырачак. Мондый очракларда төзекләндерү эшләренә тотылган акчалар турында сөйлисе дә юк. Бу хакта мәгълүм булса да, ни өчен Белорет, Дуван, Мишкә, Благовещен, Бәләбәй, Иглин, Бишбүләк район һәм шәһәрләре иске суүткәргечләрне яңага алыштырырга ашыкмый? Баймак, Гафури, Краснокама, Благовар, Мәләвез, Борай, Учалы, Чишмә, Сибай, Октябрьский һәм Әлшәй дә кышка әзерлек эшләренә әллә ни зур игътибар бүлми.

Бүгенге көндә Башкортстанда кышка 263 берәмлек котельный (70 процент), 1407 чакрым җылылык челтәре (74 процент), 88 берәмлек үзәк җылылык пункты (80 процент) һәм 6821 чакрым суүткәргеч (76) тулысынча әзер.

Соңгы өч елда гына торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды, республика, муниципаль берәмлекләр бюджеты һәм фатир хуҗалары исәбенә йортларны капиталь төзекләндерүгә 6,8 миллиард  сум юнәлтелгән. Гомумән, агымдагы елда адреслы программа кысаларында 550 миллион сумга 232 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Димәк, 25 мең кешенең яшәү шартлары яхшырачак. Шул ук вакытта күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча ике адреслы программа гамәлгә ашырыла. Беренчесендә Уфа, Октябрьский, Туймазы, Күмертау, Бөре, Дүртөйле һәм Благовещен катнаша. Гомум мәйданы 410 мең квадрат метр булган 75 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатка 398,9 миллион сум акча тотылачак. Муниципаль районнар да игътибардан читтә калмаячак. Икенче программа нәкъ аларга юнәлтелгән. 33 районда 157 күпфатирлы йортны (180,7 мең квадрат метр) төзекләндерүгә 150 502 701 сум бүлү күздә тотыла.

Агымдагы елда беренче тапкыр Республиканың адреслы инвестиция программасы гамәлгә ашырылачак. 2011-2015 елларга исәпләнгән программа кысаларында лифтларны яңага алыштыру һәм төзекләндерү, суүткәргечләрне, ягулык челтәрләрен һәм канализацияләрне модернизацияләү планлаштырыла. Бу мәсьәләгә министрның беренче урынбасары Юрий Кислицын тукталды.

— Башкортстан җитәкчелегенең безгә ярдәм кулы сузуы уңай күренеш. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Бөре шәһәре сыман эшкә җитди караучылардан тыш, бармакка бармак та сукмаучылар бар. Аларга анык тукталмыйм. Сүлпәнлекнең сәбәбе генә аңлашылмый. Чөнки программада катнашу өчен бары тик урындагы җитәкчеләрнең активлыгы һәм тырышлыгы гына таләп ителә, —  диде ул.

Республика Хөкүмәте  тармакка башка еллар белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк акча бүлде, — диде ахырда Ирек Ялалов. — Мондый хөрмәтне, игътибарны аклый алмыйбыз мыни? Һәркем үз вазыйфасына җаваплы караса, безнең йөз кызармаячак. Иң мөһиме — республика халкы кышны җылы, якты йортларда чыксын. Әле вакыт бар. Шуңа күрә бер генә көнне дә әрәм итмик.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»