10.08.2011 - Көнүзәк

Чиста су - кыйммәтле хәзинә

Республикабыздагы суүткәргечләрнең күбесе җир астыннан туклана. Су белән тәэмин итүнең төп чыганаклары да елгалардан сөзелеп чыккан сулар. Аеруча эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре табигатькә, сулыкларга шактый кире тәэсир итә, сулыклар пычрана, кибә һәм деградацияләнә.

Октябрьский, Нефтекама шәһәрләрендә, Бишбүләк, Дәүләкән, Бүздәк, Благовар, Авыргазы, Чакмагыш, Туймазы, Краснокама, Хәйбулла районнарында су сыйфаты ягыннан аеруча киеренке шартлар килеп туды. Алардагы суда төрле тозлар, тимер, марганец кебек кушылмалар күп. Моннан тыш, Дуван, Мәчетле, Балакатай, Кыйгы, Салават, Мишкә районнарында суүткәргечләрне тиз арада модернизацияләү һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү таләп ителә. Гомум алганда, республикада суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 14,4 мең чакрым тәшкил итә. Шуларның 5581 чакрымын, ягъни барлык челтәрнең 38,7 процентын алыштырырга кирәк.

2010 елда су челтәрендә су югалту 52 миллион кубометр булган, бу барлык күләмнең 15,3 процентын тәшкил итә. Су челтәренең 60 проценты тузганлыгы төп проблема булып тора.

Су белән тәэмин итү проблемасы күп субъектларның, икътисадның һәм сәнәгатьнең мәнфәгатьләре белән бәйле. Һәм су, илнең хәвефсезлеге белән бәйле проблема буларак, күп бюджет чыгымнарын таләп итә һәм бары тик максатлы программа белән генә чишелергә мөмкин. Моны хәл итү өчен Президент Рөстәм Хәмитов челтәрләрне яңарту, яңа объектлар төзү һәм республика халкын чиста су белән тәэмин итү өлкәсендә аерым эшләр башкарырга кушты.

“Чиста су” республика максатлы программасы су белән тәэмин итү объектларын төзүне, модернизацияләүне һәм реконструкцияләүне күздә тота. Бу коммуналь хезмәтнең сыйфатын күтәрүгә, су ресурсларын нәтиҗәле файдалануга һәм республика биләмәләрендә экологик хәлне яхшыртуга этәрәчәк. “Чиста су” программасының заказчылары булып Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык, Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы министрлыклары тора. Хәзерге вакытта республиканың күп районнарында “Чиста су” муниципаль программалары эшләнә.

2010 елда программаны гамәлгә ашыручылар тарафыннан Зианчура, Уфа, Бәләбәй, Бөрҗән, Благовещен, Гафури, Ярмәкәй, Ишембай, Күгәрчен, Стәрлетамак, Салават, Чишмә, Гафури, Архангель районнарында, Октябрьский һәм Благовещен шәһәрләрендә су белән тәэмин итү объектларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре барды.

“Чиста су” программасы кысаларында быел республиканың 27 районында һәм 3 шәһәрендә 600 миллион сумлык төзелеш һәм реконструкция эшләре башкарылачак.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»