06.08.2011 - Көнүзәк

Буш куыктай шартлады

21 июльдә башкалада эшләп килүче “АМТ” банкы лицензиясез калды. Әлеге кискен чара бу кредит оешмасының эшчәнлегендә тупас закон бозулар ачыклану сәбәпле кулланылды. Бу вакытка банк 2500 кешене хезмәтләндергән. Аларның финанс мәсьәләләрен хәл итү Русия Саклык банкының Башкортстан бүлекчәсенә йөкләтелгән.

— Дүртенче августта “АМТ” банкына акча салганнарны башкаланың 39 офисында хезмәтләндерә башладык, — диде бүлекчә идарәчесе урынбасары Сергей Попов “Башинформ” агентлыгында журналистлар белән очрашуда. —Тагын бер офис  Благовещен шәһәрендә эшли. Беренче көнне төшкә кадәр 400 кешене хезмәтләндердек. Аларга 120 миллион сумнан артык акча кайтарып бирелде.

Банкның барлык бүлекчәләрендә дә бердәм реестр булдырылган, шуңа клиентлар аларның теләсә кыйсына мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен паспорттан гайре документ кирәкми.  Акчаны кулга алырга да, икенче исәпкә күчертергә дә мөмкин. Банк карталарыннан файдаланучылар да компенсациягә дәгъва итә ала. 21 июльгә кадәр җыелган процентлар түләнәчәк.

— Әмма әлегә бер кешегә 700 мең сумнан да артык акча кайтарып бирү мөмкинлеге юк, — ди Вкладларны Страховкалау буенча дәүләт корпорациясенең Идел буе төбәге вәкиллеге җитәкчесе Вячеслав Бураков. —“АМТ” банкының Башкортстандагы өч подразделениесендә 700 мең сумнан артык акча салган 205 кеше хезмәтләндерелгән. Аларның вкладлары 226 миллион сум тәшкил иткән. Ә бу барлык сумманың өчтән бере дигән сүз.

Мисалга, әгәр берәү банкка 800 мең сум акча салган икән, аңа 700 мең сум кайтарыла, ә 100 меңен билгесез вакытка кадәр көтеп торырга туры киләчәк.

“АМТ” банкы тирәсендәге хәлне Башкортстан Республикасы Милли банкы контрольдә тота. Аның белгечләре, акча кайтару артык шау-шусыз, тыныч үтә, республикада эшләп килүче калган банкларның финанс хәле тотрыклы, дип ышандыра.

Ике меңнән артык кешене хезмәтләндергән банкта килеп туган хәлне шул рәвешле уңай хәл итү начар түгел, әлбәттә. Әмма Саклык банкына үзләренең гомер буе җыйган акчаларын ышанып тапшырган миллионлаган русияленең вкладлары эреп юкка чыктымы, буш куыктай шартладымы дигән сорау һаман ачык кала әле.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»