05.08.2011 - Көнүзәк

Идарә итүче компанияләр тикшерү үтәчәк

Кичә Уфада торак-коммуналь хуҗалыктагы хәлне өйрәнү, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә тулы аудит үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның эшендә комиссия составына кергән хокук саклау структураларыннан, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, законнар чыгару органнарыннан вәкилләр катнашты.

Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча комитеты рәисе урынбасары Андрей Назаров белдерүенчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольне арттыру башлангычы белән “Бердәм Русия” партиясе чыккан.

— Партиянең “Управдом” проекты нәтиҗәләре буенча Русиянең Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Тәкъдим ителүче төзәтмәләр торак милекчеләре белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек системасын булдыруны күз уңында тота, — диде аңлатма биреп Андрей Назаров.

Моңа бәйле июнь аенда Башкортстанда Президент катнашлыгында торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткән. Анда төбәк власть органнарына торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә контрольне арттыру мөмкинлеге бирүче Русия Торак кодексына төзәтмәләр тикшерелгән. Шунда ук республика җитәкчелеге тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хәлне өйрәнү һәм идарә итүче компанияләр эшчәнлегенә тулы аудит үткәрү буенча Хөкүмәтнең махсус комиссиясен төзү турында карар кабул ителгән.

— Шулай итеп, Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык проблемалары закондагы соңгы үзгәрешләргә ярашлы тикшерелүче беренче төбәк булып тора, — диде бу җәһәттән Андрей Назаров.

Дәүләт думасының комитет рәисе урынбасары белдерүенчә, Торак кодексындагы үзгәрешләр үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган идарә итүче компанияләр белән килешүләрне өзү хокукы бирә.

— Бу юнәлештә зур эш тора. Ел ахырына кадәр төбәктә без барлык 194 идарә итүче компанияне тикшерергә тиешбез. Тәү чиратта тикшерүләр халыктан шикаятьләр күп булган, проблемалы компанияләрдә үткәреләчәк. Комиссия каршында шулай ук “кайнар элемтә” линиясе эшләячәк. Анда шалтыратып һәркем тармакта үзен борчыган мәсьәлә турында хәбәр итә алачак. Шушы рәвешле, берничә ай эчендә республикада бу юнәлештә тулы тәртип урнаштыра алырбыз дигән ышанычтабыз, — диде Андрей Назаров.

Утырышта билгеләнүенчә, торак-коммуналь хуҗалыкта намуссыз фирмалар проблемасы ил күләмендә актуаль булып кала. Бүгенге көндә Русиянең Генеральный прокуратурасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 11 мең җинаять теркәлгән. Үз чиратында Башкортстанда старт алган әлеге проект арытаба ил күләмендә җәелдерелеп, тармактагы көнүзәк мәсьәләне нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирер дигән өмет баглана.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»