05.08.2011 - Көнүзәк

Үз позициябезне ныгыту юлында

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Афонин 3 августта брифинг үткәрде. Журналистлар белән сөйләшүгә ике тема чыгарылган иде. Беренчесе “Аir Вasһkortostan” компаниясенең ике “Боинг“ самолеты бортыннан “Башкортстан” исемен алуны таләп итүгә багышланды. Икенче тема “Мәскәү — Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрален төзүдә Башкортстан Республикасының катнашуына, һәм юлның Уфа аша үтүенә бәйле иде. Бу сөйләшүне республика җитәкчелегенең төбәк имиджын ныгыту юнәлешендә эзмә-эзлекле хәрәкәт итә башлавы дип аңларга кирәк.

Исеме үзгәрергә тиеш

“Башкортстан” авиакомпаниясе 2005 елда банкротлыкка чыккан “Башкортстан авиалинияләре” (БАЛ) җәмгыятенең дәвамчысы буларак барлыкка килгән. Сергей Иванович әйтүенчә, яңа компания оештырылган чакта үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәгән, очкычлар санын арттыру, Уфадан даими рейслар ясау җөмләсеннән дә берни дә эшләнмәгән. Гомумән, Русиянең иң куәтле төбәкләреннән саналган Башкортстан исемен дәрәҗәле компанияләр генә йөртергә хокуклы. Вице-премьер фикеренчә, әлеге авиакомпания җитәкчелеге БР Хөкүмәте таләбенә колак салырга һәм самолетлардан, рәсми документлардан республика исемен төшереп калдырырга тиеш. Шулай булмаганда, эшнең судка барып җитүе мөмкин. Ничек кенә булмасын, Башкортстан Хөкүмәте авиакомпаниянең исемен алмаштыру мәсьәләсен ахыргача җиткерүне күз уңында тота.

Белгечләр фикеренчә, исемне үзгәртү уңаеннан Башкортстан Хөкүмәте законлы механизмнарга таяна алмый, чөнки “Башкортстан” исеменә авторлык хокукы беркем тарафыннан да теркәлмәгән һәм ул товар маркасы саналмый. Ягъни юридик яктан авиакомпания закон бозмаган. Бу очракта законнан бигрәк, Хөкүмәтнең республика исеменең лаеклы компания һәм предприятиеләр генә йөртә алуы хакындагы таләбе урынлы. Имидж мәсьәләсе бүгенге шартларда бик җитди санала. Республиканың бернинди дә катнашы булмый торып та бу очкычлар белән ул-бу була калса (тфу-тфу), “даның” бөтен дөньяга таралу мөмкин.

Экспресс Уфада туктармы?

Үз вакытында илдә Мәскәү — Санкт-Петербург тиз йөрешле магистрале (ВСМ) төзелешенә беренчел игътибар бирелде. Аның икътисади әһәмияте, илнең инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлеше ассызыкланды. Хәзер шундый ук икенче магистраль (ВСМ-2) Мәскәү белән Екатеринбург арасында төзелергә тиеш. Сәгатенә 400 чакрым ара үтүгә сәләтле мондый экспрессларның халыкның мобильлеген тәэмин итүдәге, социаль-икътисади хәлне яхшыртудагы роле бәяләп бетергесез. Шушы уңайдан Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Русия тимер юллары” (РЖД) җәмгыяте башлыгы Владимир Якунин белән очрашып сөйләшкән иде. Анда сүз магистральне Уфа аша үткәрү хакында барды.

Билгеле булуынча, Уралның башкаласы, илнең индустриаль үзәкләреннән берсе Екатеринбург белән Уфаны туры тимер юлы тоташтырмый. ВСМ-2 Владимир, Түбән Новгород, Казан, Самара, Пермь, Уфа аша үтәргә тиеш. Шул ук вакытта магистральнең башка шәһәрләр аша үтүе дә бар. Чөнки әлеге вакытта берничә төрле проектның нигезлелеге, икътисади отышлылыгы проблемасы тикшерелә. Сергей Афонин белдерүенчә, Башкортстан җитәкчелеге юлны Уфа аша үткәрү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланачак. Өстәвенә, Уфа аша үтәчәк проектны Татарстан да хуплый.

Магистральнең шәһәребез аша үтүенең өстенлекле яклары күп. Мәсәлән, шушы магистральнең бер чатын Уфадан Ырынбурга юнәлтү мөмкинлеге бар. Ә Ырынбурдан юл Казахстан башкаласы Астанага тоташа. Бу илдә югары тизлекле магистральне Астана — Алма-Ата — Кытайга кадәр сузу планлаштырыла. Ә КХР иң тиз үсүче куәтле ил. Өстәвенә, кытайлылар ВСМ төзү буенча да лидерлар. Азиядәге һәм Европадагы күпчелек магистральләрне алар төзи. Шулай итеп, яңа магистральнең Уфа аша үтүенең халыкара әһәмияте дә бар. Моның шулай ук Уфа — Стәрлетамак — Салават — Мәләвез — Күмертау шәһәрләре тормышындагы уңай үзгәрешләргә китерүен күзаллау кыен түгел.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»