04.08.2011 - Көнүзәк

Төзек юллар якты киләчәккә илтсен

Юл мәсьәләсе авылларны гына түгел, шәһәрләрне дә читләп узмый. Транспорт күп йөргән асфальт җимерелә. Шуңа күрә шәһәрләрдә дә язгы, көзге чорда юл уртасында күлләвекләр пәйда була. Чокыр-чакырлы юлларда водительләр генә түгел, җәяүлеләр дә иза чигә. Шәһәрләрдә ихата һәм балалар мәйданчыклары төзеклеге мәсьәләсе дә бик актуаль. Үзгәртеп кору башланганнан бирле оста кулы, буяу тимәгән корылмаларның кайберләре бүген ярымҗимерек хәлдә. Югарыда телгә алынган мәсьәләләрне тамырдан хәл итү максатында “Бердәм Русия”нең яңа юллары” проекты кысасында ил шәһәрләренә 34 миллиард, шул исәптән Уфага 795 миллион сум акча бүленде. Шуларның 265 миллионы — урамнарны, калганы — ихаталарны  төзекләндерүгә һәм киңәйтүгә тотылачак. Әлбәттә, мондый ярдәмгә республиканың башка шәһәрләре дә мохтаҗ. Бу җәһәттән  Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов башлангычы белән республиканың кече һәм уртача шәһәрләренең ихаталарын төзекләндерү буенча Президент программасы гамәлгә ашырыла башлады. Шушы максатларга республика бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленгән.

“Бердәм Русия”нең яңа юллары” проекты кысасында Уфаның Пархоменко урамындагы бер ихатада барган төзекләндерү эше белән якыннан таныштык.

— Совет районында октябрь башына кадәр 103 ихатаны төзекләндерү планлаштырыла, — ди Совет районының төзелеш-монтаж эшләре идарәсе мастеры Роман Хөснетдинов. — 8нче Март, Революцион, Киров урамнарында эш тәмамланды. Иң элек иске бардюрларны яңага алыштырабыз. Җиңел автомобильләр аз булган чорда салынган юлларны киңәйтәбез. Хәзер “корыч атлар” подъезд алдындагы тар юлларга сыеша алмый. Шул сәбәпле тавыш-гауга да чыга. Яхшы нигезгә салынган асфальтны яңартабыз. Еллар, ташкын сулары аямаган юлларны чистартабыз. Арытаба ком, аның өстенә вак таш түшибез. Асфальт заманның иң алдынгы технологияләре ярдәмендә түшәлә. Көзгедәй тигез юллар халыкка уңайлык китерсен.

Эш барышын җитди котрольдә тотучы участок җитәкчесе Динар Рамазанов та фикерләре белән уртаклашты.

— Автомобиль хуҗалары да, һава суларга чыгучы әбиләр дә безгә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерә. Димәк, изге һәм халык өчен мөһим эш башкарабыз. Шундый хуплау сүзләре ишеткәнгә һәркем намус белән хезмәт сала. 25 эшче, бер асфальт түшәгеч агрегат, ике каток, бер экскаватор эшли. Бер ихатаны ике-өч көндә төзекләндерәбез, —  диде ул.

Әлбәттә, мөһим эшне тырыш һәм уңган егетләрдән башка җиренә җиткереп башкарып булмас иде. Каток штурвалы артында утыручы Дмитрий Маркелов, мастер Артур Гыйләҗев, эшчеләр Альберт Рәхмәтуллин, Роберт Мөхәммәтҗанов сынатмый. Вадим Рәхмәтуллинга аеруча җаваплы эш йөкләтелгән. Ул — асфальт түшәүгеч машинисты.

— Сменага 200 тонна, ягъни ун машина асфальт түшим, — ди ул. — Болытлы, салкынча көннәрдә салынган юллар сыйфатлырак була. Чөнки асфальт салыну белән ката. Кояшлы көнне исә ул озаграк суына. Өстеннән җиңел автомобиль үтеп китсә, безнең тырышлык юкка чыгарга мөмкин. Халык безнең хезмәтне хөрмәт итеп, моңа юл куймасын иде.

Әйткәндәй, проектка ярашлы Уфаның башка районнарында да эш кайный. Шул ук вакытта Президент программасы кысаларында республиканың 22 шәһәрендә һәм шәһәр тибындагы поселогында төзекләндерү эшләре бара. Агыйдел, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Яңавыл, Межгорье шәһәрләре һәм шәһәр тибындагы Приютово, Чишмә поселоклары субсидия алачак. Санап үтелгән шәһәрләрдә һәм поселокларда 1,391 миллион кеше яшәвен да сызык өстенә алу мөһим. Димәк, якын киләчәктә төзек юлларда йөрүчеләр, өр-яңа балалар мәйданчыкларында күңел ачучы бәхетлеләр шулкадәргә артачак.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»