03.08.2011 - Көнүзәк

Алар ялгыз түгел

Шаулап-гөрләп яшәгән гаиләләр капкасын да бердәнбер көнне кайгы җиле кагарга мөмкин. Якыннарыңны югалтудан да ачы хәсрәт юктыр, мөгаен. Заманында никадәр бәхетле яшәсәң дә, бакыйлыкка бергә, җитәкләшеп баручылар, булса да сирәктер. Ялгызлык кешене сагышка күмә, ә сагыш сары май түгел. “Ялгыз картлык — барча бәлаләрнең дә бәласе” дигән ич акыл иясе Софокл. Караучың, хәл белерлек тә кешең булмаса, дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә  тоныклана. Ни үкенеч, елдан-ел игътибарга мохтаҗлар саны арта.

Менә шундый ярдәмгә мохтаҗларны сыендыра Рәҗәп авылында урнашкан картлар йорты. 2004 елның 11 августында ачылды ул. Моңа кадәр дә район җитәкчелеге караучысыз калганнарны игътибар үзәгендә тота иде. Үрнәк һәм Рәҗәп авылларында картлар йортлары булдыру шуның дәлиле.

Әлеге бинаны үзгәртеп корып  җиһазлау белән ике картлар йорты берләштерелде. Хәзер инде исеме дә башка “Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге” дип атала. Бүген биредә 40 кеше яши, аларны 21 хезмәткәр тәрбияли. Әлбәттә, бирегә  көч ташлаган, башлыча чирле, я булмаса нык картайган  кешеләр җыела. Күбесенең хәтере юк, зиһене таркалган. Арада холыксызраклары, юктан да хәтерләре  кала торганнары да, бала акылы кергәннәре дә бар. Бөтенләй йөри алмаганнары, урын өстендә генә  ятканнары, авыр чирдән җәфа чиккәннәре, торган йорт-илен сагынып йөдәткәннәре байтак. Бер сүзне кат-кат, аңлата алганчы сөйләргә дә, гел-гел генә көйләп, балаларны назлаган кебек яратып-юатып кына торырга туры килә биредәге хезмәткәрләргә. Бу хезмәтнең җаваплылыгын, авырлыгын аңлатып торасы юк. Шуңа да сабырлар, түземлеләр алына аңа.

Бердәм, тату коллектив көч сала биредә. Бу зур коллектив белән хәзер менә җиде ел инде Рамил Әхмәтов җитәкчелек итә.

— Хезмәтебез үзенчәлекле, сабырлык сорый, акыл белән яшәргә кирәк, — дип сөйләп китә Рамил Зәкәрия улы. — Әйе, әйе, яшибез дисәк тә артык  түгел, чөнки бар гомеребез эш урынында үтә. Тәрбия,  тукландыру  яхшы. Пешекчеләр тәмле ризык әзерләп көнгә биш тапкыр ашаталар. Продукциянең  сыйфаты яхшы. Күбрәк өлкәннәрнең теләге буенча әзерләнә. Атнага ике тапкыр тавык, калган көннәрдә сыер итеннән ризыклар пешерелә. Бәйрәмнәрдә, түгәрәк юбилейларда һәрвакыт табыннар оештырыла.

Тәрбияләнүчеләребезнең сәламәтлеге сагында өлкән шәфкать туташы Венера Нургалиева уяу тора. Табиб-терапевт Лена Мөхәммәтова даими ярдәм күрсәтә. Дөнья булгач  үлем-китем булып тора. Әби-бабайларны барлык дини йолаларны үтәп соңгы юлга озатабыз.

Бу йорт авыл читендә, матур һәм иркен урында балкып тора. Авылда гомер кичергән кеше аз гына мөмкинлеге булса да хәрәкәтләнергә, эшләргә омтыла бит ул. Хезмәткәр кызларга киңәшләр биреп, ярдәм итешеп йөриләр, файдалары тигәнгә үзләре балаларча сөенәләр. Бу өйрәтүчеләр һич кенә дә  яшьләрнең саруын кайнатмый, “Олы кеше — солы төше, аларның сүзенә колак салабыз, киңәшләрен  тотабыз”, — ди Рамил Зәкәрия улы. Иртә яздан көзгә  кадәр тирә-як гөл-чәчәккә  күмелә. Быел да бергәләп түтәлләр утыртканнар, бәрәңге, суган, кишер, башка яшелчәне һәр елдагыча мул үстерергә  исәпләре. Үзләренең  машиналары булуы да хезмәтне җиңелләштерә.

Өлкәннәрнең урын-җире, өс-башлары чиста. Мунча бар, атна саен  яратып, сөенеп керәләр.

Менә шулай һәрчак хәстәрлек  үзәгендә алар. Район җитәкчелеге, Чакмагыш районының халыкны социаль хезмәтләндерү комплексы үзәге директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов әледән-әле хәл белешеп, ярдәм итеп тора. Дин әһелләре килеп, хәер таратып, вәгазьләр укып китә. Үзешчәннәр чыгышын да  яратып  кабул итә мондагылар. Яңарак район мәдәният  йорты каршында эшләгән халык хоры, “Сөмбелә” фольклор төркеме әгъзалары күңелләрен күтәреп китте.

Рәзифә Сәхәпова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»