02.08.2011 - Көнүзәк

Һәлакәтләрне булдырмау үзебездән тора

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров пассажирлар транспорты хәвефсезлеген планнан тыш тикшерүнең беренче этабы нәтиҗәләре белән таныштырды.

Башкортстан Хөкүмәтенең 12 июльдәге боерыгы нигезендә, 1 августта пассажирлар ташу өчен тәгаенләнгән барлык төр транспорт хәвефсезлеген планнан тыш тикшерүгә нәтиҗә ясалды. Беренче чиратта, пассажирлар ташучы елга суднолары тикшерелде.

— Республикада һәлакәткә очраган “Булгария” теплоходы кебек суднолар юк, — диде Ильяс Мөниров. — Башкортстанда 39 пассажир судносы бар, аларның 11е файдаланылмый.

Июльдә Агыйдел һәм Караиделдә йөзүче 25 судно тикшерелгән, аларда пассажирлар ташуның техник хәвефсезлегенә тәэсир итүче  Русия елга регистрына теркәлгән кагыйдә бозулар ачыкланган.

Тикшерүләр вакытында су транспортында хәвефсезлек тәэмин итү системасында җитешсезлекләр табылган. Төп дәгъвалар коткару жилетлары бер урында саклануга кагыла. Елга регистрында коткару жилетлары төрле урыннарда сакланырга, ә балаларныкы аерым урнаштырылырга тиеш дип билгеләнгән.

Муниципаль дәрәҗәдәге барлык төр пассажирлар ташу транспорты да планнан тыш тикшерелде. 63 муниципалитетның 32се генә боерыкны үтәү турында мәгълүмат тапшырды. Бөрҗән, Нуриман һәм Стәрлебаш районнары үзләренең территориясендә пассажирлар ташу оештырылмавы турында хәбәр итте.

Киңкүләм тикшерү рейдларын үткәрүнең нәтиҗәсе булды: закон бозуның өч дистәгә якын очрагы ачыкланды, 15 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Мондый тикшерүләр елына ике тапкыр үткәреләчәк.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»