30.07.2011 - Көнүзәк

Басудагысы түгел, ә өстәлдәгесе уңыш

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кырмыскалы районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга багышланган республика семинар-киңәшмәсендә катнашты һәм басуларда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасын карады, Башкортстанда урып-җыю кампаниясенә рәсми старт бирде.

— Күк йөзендә болытлар йөзүгә карамастан, кәефегез яхшы һәм бәйрәмчә икәнлеген күрәм. Кайбер иптәшләр, быел моңа кадәр күрмәгән уңыш җыеп алачакбыз, дип әйтеп, бераз ашыктылар. Басудагысы түгел, ә өстәлдәгесе уңыш. Өстәлләребезне, элеваторларыбызны тиешле күләмдә сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткәч кенә: “Без яхшы уңыш җыеп алдык”, — дип әйтә алачакбыз. Алдыбызда авыр, катлаулы эш тора. Аның нәтиҗәләре һава шартларыннан, оештыруга, коллектив белән идарә, тиешле карарлар кабул итә белүгә, һөнәри осталыкка бәйле, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Төбәк башлыгы Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының 100 еллык юбилеена багышланган чарада, Башкортстан Русия Федерациясе авыл хуҗалыгының лидерларының берсе, дип әйткән сүзләрен искә төшерде.

— Без лидерларның берсе түгел, ә лидер булырга телибез. Моның өчен мөмкинлекләребез бар. Иң беренче чиратта — югары класслы үз һөнәренең осталары. Сез барысын да эшли аласыз. Сез җирне эшкәртә дә, коллектив белән эшли дә беләсез, заманча технологияләрне дә үзләштерәсез. Сез — белемле, эзләнүче кешеләр. Шуңа күрә куелган максатларны, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам, — диде ул. Башкортстан Президенты районнар урып-җыюга әзер булуын билгеләде.

— Безнең техника, ягулык, кадрлар һәм белемебез бар. Хөкүмәтебез, шәхсән мин, бу авыр эш чак кына булса да җиңелрәк булсын өчен барысын да эшлибез. Финанс белән ярдәм итәбез. Бюджетта дефицит булуга карамастан, ресурсларны кызганмыйбыз, ай саен йөзләрчә миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтәбез. Бу акчаның күктән төшмәгәнен беләсез, ул тир түгеп табыла. Бу ресурсларны ышанычлы кулларга тапшырганыбызны һәм моның өстәлләребездә күпереп пешкән икмәк торсын өчен кирәк булуын аңлыйбыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бер ел эчендә без дуслашып өлгердек, бер-беребезне яхшырак белдек. Безне бер максат берләштерә — кешеләрнең, республикабызның иминлеге. Без эшли белгәнебезне, идеяләр генә тәкъдим итеп калмый, нәтиҗәләргә ирешә алганыбызны күрдек. Кешеләр бездән яхшы нәтиҗәләр көтә. Без аларның ышанычын акларбыз.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре республика башлыгына уңышлар, игелек һәм изгелек теләде.

* * *

Башкортстанда 30 районда бөртекле һәм кузаклы культуралар урыла, ә 14 районда сугыла. Соңгы мәгълүматлар буенча, 23 мең гектарда уҗым арышы һәм бодае, борчак һәм арпа урылган, 6 мең гектарда сугылган. Гектарыннан уртача 22,9 центнер чыга. Әлеге көнгә 14 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Фаразлаулар буенча, быел гектарыннан уртача 20-25 центнер ашлык алып, барлыгы 3,3 миллион тонна хәзерләнәчәк. Бу күләм республиканы азык-төлек, техника, фураж ашлыгы һәм орлык фонды белән тәэмин итәргә җитәчәк.

Сергей Захаров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»