28.07.2011 - Көнүзәк

Гадел көндәшлек өчен

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе агымдагы елның беренче яртысында табигый монополияләр, электроэнергетика, реклама, сәүдә һәм башка  тармакларга караган законнарны бозу белән бәйле  1195 эш кузгаткан. Шушы вакыт эчендә гражданнарның 177 мөрәҗәгате буенча тикшерүләр үткәрелгән. Идарә хезмәткәрләре төрле инстанциядәге 390 суд утырышында катнашкан.

Куллану базарында гадел  көндәшлекне тәэмин итү  юнәлешендәге эшчәнлек бу идарәнең  төп функциясе санала. Икътисад  тармакларында эшләгән бизнес структураларына тигез шартлар тудыруга ирешү, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарларга заказ урнаштыруда гаделлекне тәэмин итү, товар җитештерүчеләрнең үзара  сөйләшеп бәя билгеләвенә чик кую җөмләсеннән дә Монополиягә каршы федераль  хезмәт даими эш алып бара. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау барышында барлыкка  килгән байтак җитешсезлекләр, хуҗалык  итүче субъектлар  арасындагы аңлашылмаучанлыклар да  шушы хезмәт  катнашлыгында хәл  ителә.

Федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе каршында берничә экспертлар  советлары эшләп килә. Мәсәлән, реклама турындагы законнарның үтәлешен  күздән кичерүче советка дәүләт власте органнары, гыйльми учреждениеләр һәм уку йортлары, дини конфессияләр вәкилләре керә. Ваклап сату сәүдәсенә контрольлек итү буенча да шундый совет бар.

Идарәнең ярты ел дәвамында башкарылган эшләре, алда торган бурычлар хакында аның җитәкчесе  Зөлфирә Акбашева “Башинформ”  агентлыгында үткән матбугат конференциясендә  сөйләде.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»