20.11.2010 - Көнүзәк

Эшләре уң булгач, бәйрәмнәре дә матур

Тәтешле халкы район оештырылуның 75 еллык юбилеен билгеләде. Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25163 кеше тәшкил иткән 13  авыл Советын берләштерә.

75 ел эчендә район күп вакыйгалар кичерә. Аның тарихында тырыш, уңган крестьяннарны кулак ясап сөргенгә озату да, зур авырлыклар белән  күмәк хуҗалыклар оештыру, көчле үсеш еллары да була. Ил өстенә олы афәт булып ябырылган Бөек  Ватан сугышы еллары тәтешлелеләр хәтереннән һич җуелмый. Районның 7300гә якын  ир-егете һәм хатын-кызы фронтта дошман белән  кыю көрәште. Күрсәткән батырлыклары өчен Әмир Хәйдәров, Габделхәй Сәетов, Миңнулла Бәдретдинов, Николай Ведерников Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Бәлҗүә авылыннан Гафур Хәмидуллин 1945 елның июлендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда  үткән Җиңү парадында катнашты. Район халкы бу хакта хатирәләрне бүген дә күз карасыдай саклый. Юбилей тантанасының  Бөек Ватан сугышында башларын салган, Әфганстанда интернациональ бурычын  үтәгәндә һәм Чечен Республикасында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориаль  комплекска чәчәк гөлләмәсе  салудан башлануы шуны раслый. Әле исән ветераннар да һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Район тарихында мәңге истә калырлык вакыйгалар, матур башлангычлар, даны тирә-якка таралган исемнәр бик күп. Тәтешле җире күренекле сәясәт һәм дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, галимнәр, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать осталары биргән. Алар арасында XIX гасырның билгеле мәгърифәтчесе Гали Чокрый, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Зинира Атнабаева, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла  Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, халыкара класслы спорт мастеры, автомобильләрдә узышу  буенча дүрт тапкыр ил чемпионы Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи, Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлзәмия Ситдыйкова, удмурт язучысы Фатыйхҗан Пукроков, Удмурт Республикасының  халык рәссамы Минсадыйк Гарипов, фән докторлары Марсель Гарипов, Кави Кәримов, Данис Нургалиев, Руфил Миңнебаев, Равил Нуртдинов аерым урын алып торалар.

Әлбәттә, төбәкнең иң зур  казанышы — аның эшсөяр халкы. Алар сугыштан соңгы чорда, бигрәк тә узган гасырның 60-70нче елларында, районның икътисади үсешен тәэмин итте. Нәкъ шул чорда районда терлекчелек тармагының нигезен тәшкил итүче фермалар, ит җитештерү комплексы төзелде.

Илгә зур үзгәрешләр алып килгән 90нчы еллар да район өчен эзсез үтмәде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен авыр вакыт булды ул. Янәшәдәге  Пермь краенда колхозлар таралып, күкрәп иген үскән  басуларны чүп үләннәре басты. Ә Тәтешледә исә бер генә хуҗалыкның да таркалуына юл куелмады. Бәйрәм тантанасына шул елларда район белән идарә иткән талантлы, эшсөяр җитәкчеләр дә чакырылган иде. Сәхнәгә 1967 елдан 80нче еллар башына кадәр  районның беренче секретаре булып эшләгән Нәдим Гамилов, хезмәт юлын ферма мөдире булып башлап, беренче секретарьга кадәр  күтәрелгән Ринат Закиров, илдә барган  таркалу  чорында районны саклап калган һәм арытабан үсешен тәэмин иткән хакимият башлыклары Фрид Әрмәншин, Филарит Гайнаншин күтәрелделәр. Бәйрәмдә катнаша алмаган элекке район партия комитетының беренче секретарьлары Тимергази Галиевны, Рәдил Мөхәммәтдиновны, инде мәрхүм булган  район Советы рәисләре Нигъмәт Еникеевны һәм Әхмәтфаиз Яхинны тантанада катнашучылар бик җылы сүзләр белән искә алды.

— Алдыбызда —  соңгы 50 елда районга җитәкчелек иткән хөрмәтле шәхесләребез. Аларның безнең  арада булуы олы шатлык һәм шул ук  вакытта зур җаваплылык та, — дип билгеләде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев. — Алар безгә  яхшы мирас калдырды. Без — аларның  эшен дәвам иттерүчеләр, һәм бүген начар  эшләргә, артка чигенүләргә юл куярга хакыбыз юк.

Бүген Тәтешле районы авыл хуҗалыгын үстерү буенча республикада иң алдынгы ун төбәк исәбендә. Узган елда район хуҗалыкларында 20200 тонна сөт, 2218 тонна ит җитештерелде. Быел да, һава  шартлары бик катлаулы булуга карамастан, төп күрсәткечләр буенча байтак үсеш көтелә. Тугыз айда 180 миллион 731 мең сумлык (узган елга карата 141  процент) сөт сатылды. Ит сатудан 55 миллион 800 мең сум акча керде һәм ул узган елгыдан 10 процентка күбрәк.

Бүген район тоташ  республика белән  берлектә  социаль-икътисади үсеш темпларын арттыру, тормыш-көнкүреш  сыйфатын күтәрү, мәдәни казанышларны саклау һәм  үстерү буенча бурычларны хәл итә. Яңа производство  тармаклары һәм участоклары барлыкка килә, базарда көндәшлек сәләтенә ия булырлык яңа төр продукцияләр эшләп чыгару  технологияләре үзләштерелә. Авылларда заманча  йортлар калкып чыга, социаль билгеләнештәге объектлар төзелә, юллар  салына. Гомум мәйданы 9010 квадрат метр булган торак  файдалануга  тапшырылды.  Икътисади өлкәдәге  күрсәткечләрдә даими үсеш күзәтелә. Быел хуҗалык итүче субъектлардагы сәнәгать җитештерүе күләме 848 миллион 150 мең  сумлык (узган елга карата 135,5 процент) булачагы күзаллана. Аларның үз көчләре белән башкарган барлык эшләре һәм күрсәтелгән хезмәтләре 1 миллиард, 340 миллион 682 мең сумга җитәчәк, ягъни, узган  елдагы белән чагыштырганда, 29,3  процентка күбрәк тәшкил итәчәк.

Районда кече эшкуарлыкка да юл ачык. Агымдагы елның тугыз  аенда кече эшкуарлык субъектларында  товар әйләнеше күләме 196 миллион 800 мең сумлык булган. Эшкуарлар, район бюджетына лаеклы өлеш кертү белән беррәттән, төрле чаралар үткәргәндә  спонсорлык ярдәме дә күрсәтә.

Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт өлкәләренә дә игътибар зур. Бүген гомуми белем бирү учреждениеләрендә  3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар  бакчаларында тәрбияләнә. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.

Районда 250дән артык клуб оешмасы эшли. “Халык” һәм “үрнәкле”  исемнәрен йөртүче 17 коллективка 5 меңнән күбрәк кеше җәлеп ителгән. Ел саен төрле дәрәҗәдә йөздән артык спорт ярышы үткәрелә.

Дәвалау-профилактика учреждениеләренең  матди-техник  базасы ныгый. Соңгы  ике елда “Туу сертификаты”  программасы буенча  бала тудыру бүлеге һәм  хатын-кызлар консультациясе кабинеты өчен 1 миллион сумга җиһазлар кайтарылды. Мондый эшләрнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Хәзер мең кешегә исәпләгәндә,  уртача 14,4  бала туа. Бу, 2007 елдагы белән чагыштырганда, 5,6 га күбрәк.

Тәтешлелеләрне олы юбилей белән котларга  Уфадан, күрше районнардан, Пермь краеннан да кунаклар байтак килде. Республика җитәкчелеге исеменнән район халкын авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Коваленко бик җылы тәбрик итте. Ул Тәтешле халкының тырыш хезмәтенә югары бәя бирде, алдынгы  хуҗалыкларны  министрлыкның  дипломнары, хезмәт  алдынгыларын Почет грамоталары белән бүләкләде. “Рассвет” акционерлар җәмгыятенә Мәскәүдә үткән “Алтын көз” күргәзмәсендә яулаган көмеш медальне тапшырды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Камил Мансуров та үз сайлаучыларын бәйрәм уңаеннан котлап, киләчәктә  тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен теләде.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.

 

Туган көнең белән, Тәтешлем!

Заманалар авыр — тормышларың

Иминме соң, дисәм, җитешме?

Сер бирмисең, билең биштән буып,

Эштән бушамыйсың, Тәтешле.

 

“Каен җиләк пеште. Кайт!” — дисәләр,

Бар дөньямны ташлап, бар эшне,

Ашыгырмын, оҗмах җимешләре

Синдә генә пешә, Тәтешле!

 

Авыз иткәнем юк беркайда да

Тел йотарлык шундый бәлешне.

Икмәк үскән җирең тылсымлымы,

Суың сихәтлеме, Тәтешле?!

 

75ең тула, и Аксакал!

Гомерләрне җырлап үтешме?

Күпме мәдхияләр  язсак та без,

Бик аз булыр сиңа, Тәтешле!

 

Ләйсән Кәшфи.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»