27.07.2011 - Көнүзәк

Алар - хәстәрлекле кулларда

Тәтешле районы Күрдем авылындагы картлар йортына беренче генә баруым түгел. Тыштан ук матур, пөхтә булып, монда хәстәрлекле кешеләр эшләвен әйтеп тора ул. Бу юлы да безне шәфкать туташы Роза Гатауллина  җылы каршы алды. Хәзерге вакытта картлар йортында 23 кеше тәрбияләнә. Шуның өчесе – урын өстендә ятучылар. Бүлмәләр, урын-җир җыйнак, чиста, хәстәрлек-тәрбия яхшы булуы күренеп тора.

Барысының да өс-башын юып, үзләрен атна саен мунча кертеп торалар. Монда тәрбияләнүчеләр берсе дә тормыштан зарланмый, хезмәткәрләргә карата бары рәхмәт сүзләре генә әйтә.

Әлбәттә, һәркемнең күңелендә үз сагышы, үз уйлары бар. Кодаш авылыннан килгән Кәүсәрия Хәерланамова монда инде дүртенче ел тәрбия күрә. Ире дә, ике улы да иртә үлеп китте аның. Ярый әле Күрдем авылында картлар йорты булды, еракка алып китмәделәр, дип куана ул. Кәүсәрия апа яши торган бүлмәдә  яран гөле шау чәчәктә утыра. Ул авылда чакта да гөлләр үстерергә әвәс иде, аның тәрәзәләрен каплап утырган яраннардан, кыңгырау гөлләрдән узып баручылар һич күзләрен алалмый иде.

Мәмәтәй авылында туып, кечкенәдән ятим калып,  яшьлегендә торф чыгаруда, урман кисүдә катнашкан Вәсилә апа Әхәтова олыгайган көнендә бөтенләй йорт-җирсез кала, күпмедер вакыт кешеләрдә өйдәш булып яши.  Аның  картлар йортына  сыенуына да инде 4 ел. Җылы урыны, тәмле ашы бар хәзер. Вәсилә апаны 88 яшьтә димәссең. Күпме нужалар күреп тә ул язмыш сынауларына бирешмәгән. Кызлар кебек йөгереп йөри, чакырган җиргә кунакка да барып кайткалый.

— Минем сәламәт олыгаюымның сере шунда – мин юкка-барга бик кайгырып бармыйм, — ди ул.

Шулганнан килгән Фируза апа Хафизованың кулыннан һич бәйләү энәләре төшми. Ул  кемгә кирәк — шуңа оекбаш-бияләйләр бәйли. Тумыштан инвалид 54 яшьлек Фируза апа әти-әнисе вафат булгач, 14 ел Шулган интернатында тәрбияләнгән, Күрдемгә килүенә дә инде 3 ел.

— Быел берничә кешебезне соңгы юлга озаттык. Бу эштә авыл советы хакимиятләре ярдәмгә килә. Һәркем үз авылы зиратына җирләнә, — ди Роза Гатауллина. — Тәрбияләнүчеләр һәрдаим  медицина күзәтүе астында, ай саен участок табибы килеп тора. Тагын да шунысын өстәп әйтәсе килә — өлкәннәрне тәрбияләүчеләр яшь булуларына карамастан, шулкадәр тырышып, эшне җиренә җиткереп эшлиләр, һәркемнең хәленә керә беләләр. 

Ләйсән Кәшфиева.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»