27.07.2011 - Көнүзәк

Электрон сәүдә активлаша

25 июльдә Сәламәтлек саклау министрлыгында 2011-2012 елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында заказларны урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев һәм Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Новиков алып барган чарада сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Валерий Исхаков чыгыш ясады. Ул заказчылар һәм Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек иткәндә килеп туган мәсьәләләрне билгеләде, шулай ук техник биремнәрне һәм бу программа кысаларында продукция белән тәэмин итүгә дәүләт контрактлары проектларын формалаштыру проблемаларына тукталды.

Шәһәр һәм район дәваханәләре базасында махсуслаштырылган медицина үзәкләре булдыру, матди һәм техник базаны ныгыту, медицина хезмәткәрләренә эш хакы түләүнең яңа системасына күчү, медицина ярдәме күрсәтүнең стандартларын яңарту  2011-2012 елларга сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасының өстенлекле юнәлешләре булып тора. Бу программага ярашлы,  югары технологияле медицина җиһазларын сатып алу өчен сатып алу процедураларын башлау, 2011 елда 2 миллиард сумлык дәүләт контрактларын төзү планлаштырыла.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»