27.07.2011 - Көнүзәк

Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләсе каралды

21 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Анда, балалар бакчалары системасына мөнәсәбәте булган кешеләрне җәлеп итеп, балалар бакчалары белән тәэмин итү проблемасы тикшерелде, республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерү программасына төзәтмәләр кертелде. Республика Президентының мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү буенча күрсәтмәсе 25 июльдә Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов катнашлыгындагы оператив киңәшмәдә каралды.

— Балалар бакчаларын төзү һәм кире кайтару нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 25 мең бала тәэмин ителәчәк, барлык балаларның 65-67 проценты бакчага йөриячәк. Дәүләтнеке булмаган секторны үстерергә, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын кертергә кирәк, — дип ассызыклады Азамат Илембәтов.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов, балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру, мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формаларын куллану, балалары бакчага йөрмәгән ата-аналарга компенсация төрендә түләүләр буенча эшләр берничә юнәлештә алып барыла, диде.

2013 ел азагына кадәр 24 мең 134 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчаларын сафка кертү планлаштырыла. 18 мең урын — яңа балалар бакчасы төзү, 6 меңе 38 балалар бакчасын кире кайтару исәбенә булдырылачак.

Күренүенчә, урыннарның өчтән бер өлеше элекке балалар бакчаларын тергезү исәбенә артачак. Беренчедән, балалар бакчалары кешеләр күп яшәгән микрорайоннарда, уңайлы урыннарда төзелгән. Икенчедән, монда барлык инфраструктура да салынган. Өченчедән, салым түләүчеләр өчен бу арзанракка төшәчәк, чөнки яңа урын булдыру өчен 500-700 мең сум, ә элеккеләрне кайтаруга 300 мең сум акча кирәк булачак. Шуңа күрә республика Хөкүмәте бу юнәлешкә зур игътибар бүлә. Агымдагы елда 2559 урынлык 21 балалар бакчасын кире кайтару планлаштырылган иде, гамәлдә 3402 бала өчен 31 бина кире кайтаруга әзерләнә.

Башкортстан Президенты аерып күрсәткән юнәлешләрнең берсе: мәктәпкәчә белем бирүнең төрле вариатив формаларын үстерү. Әлеге көндә республикада альтернатив мәктәпкәчә белем бирү ысулы үстерелә: балалар өчен кыска вакытка исәпләнгән төркемнәр һәм мәктәп каршындагы мәктәпкәчә төркемнәр булдырыла. Гаилә тәрбиясе төркемнәре республика өчен яңа алымнарның берсе.

Балалары бакчага йөрмәгән аналарга компенсацияләр түләү буенча тәҗрибә Уфада һәм Стәрлетамакта тупланды. Арытаба ул тоташ республика буенча кулланылачак. Дәүләкән районында бу эш башланган да инде.

Шәхси балалар бакчалары системасы үстереләчәк. Дәүләткә моңа аерым игътибар бүләргә кирәк. Әлеге көндә дәүләтнеке булмаган 7 учреждениенең генә мәктәпкәчә балалар белән эшләү өчен лицензиясе бар, аларга барлыгы 364 бала йөри.  Бу ихтыяҗны канәгатьләндерми. Нәтиҗәдә, законсыз структуралар үсешенә мөмкинлек туа. Шәхси бакчаларга салым түләү буенча муниципаль балалар бакчасы статусы, биналар һәм җир участоклары бирергә кирәк.

Балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру белән беррәтән, ата-аналар белән эшләү дә камилләштереләчәк. Мәсәлән, электрон теркәү системасын кертү, беренчедән, бу хезмәттән һәркем файдалана алу мөмкинлеген бирә һәм киеренкелекне киметә, икенчедән, бу процедураның үтәкүренмәле булуын тәэмин итә, бер урынны берничә кешегә бирү һәм чиратны югалту мөмкинлеген бетерә, ата-аналар чираттагы үзгәрешләрне үзләре күрә алачак. Электрон теркәү системасын Уфада куллана башладылар һәм ул мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»