09.07.2011 - Көнүзәк

Саранчага каршы кискен көрәш бара

— Гадәттән тыш хәл режимы урыннарда ашыгыч чаралар күрү, игътибарны саранча кебек  корткычларны юк итүгә юнәлтү, — дип аңлатма бирде  авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Коваленко.  — Эшләр планга ярашлы алып барыла, хәзер авыл хуҗалыгы  культураларына  хәвеф янамый.

Саранча белән көрәшү темасы бүген  Русиянең бик күп төбәкләрендә  актуаль. Волгоградта министр  Елена Скрынник рәислегендә  саранча белән көрәшне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Көньяк, Төньяк Кавказ  һәм Идел буе  федераль округларының  кайбер субъектларының  агросәнәгать идарәсе органнары  җитәкчеләре катнашты. Башкортстаннан бу чарага Николай Коваленко барган иде.

Безнең республикада авыл хуҗалыгы культуралары  корткычлары белән көрәш соңгы өч атнада киеренке алып барыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында  аеруча хәвефле корткычлар белән  көрәш штабы оештырылган. Корткычларның  таралуына һәм химик эшкәртү алып баруга  көн саен  мониторинг үткәрелә.

Барлык районнарда да хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы идарәләре, “Россельхозцентр” идарәсе  белгечләре көче белән  тикшерү маршрутлары оештырылган. Эшкәртү өчен тугыз берәмлек  ГАРД аэрозоль җайланмасы җәлеп ителгән, аларның һәркайсы тәүлегенә 2 мең гектарга кадәр мәйданны эшкәртә. Химик эшкәртүгә 4 дельталет, 200дән артык  сиптергеч, 70тән артык  техника җәлеп ителгән.

12,7 миллион сумлык 22,5 тонна химикат хуҗалыкларга таратылган. Препаратлар барлык районнарда да бар. “Башплодородие” предприятиесендә  дә тиешле запас тупланган.

Бүген үсемлекләрне саклау белгечләре  875 мең  гектар мәйданны тикшергән. Һава шартларына бәйле рәвештә фаразланучы эшкәртү мәйданы 120 мең гектар тәшкил итәргә мөмкин.

Бүген 15 район территориясендә хәвефле корткычларга каршы химик эшкәртү бара. 75 мең гектардан артык  мәйданнар эшкәртелгән дә инде. Күбесенчә бу  — шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагыш басулары. Тоташ алганда үсентеләрне зарарлауга юл куелмаган.

Әбҗәлил, Баймак, Зилаер, Зианчура, Куергазы, Күгәрчен, Федоровка, Стәрлебаш һәм Хәйбулла районнарында муниципаль властьлар саранча белән көрәш буенча гадәттән тыш хәл режимы керткән. Хәйбулла районы бу корткыч белән беренчеләрдән булып көрәш башлаган.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»