07.07.2011 - Көнүзәк

Зарарлы бөҗәкләр күзәтүгә алынды

Соңгы  вакытта Русиянең теге яки бу төбәгендә саранча һәм башка бөҗәкләрнең басуларга  һөҗүме турында хәбәр  итеп торалар. Бу җәһәттән республикада хәл ничек?

Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелекнең прогрессив технологияләре һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Ногманов әйтүенчә, эссе һәм дымлы һава ялан күбәләге, саранча кебек бөҗәкләр өчен уңай шартлар тудыра. Тикшерелгән 810 мең гектарның 250 мең гектарында зарарлы бөҗәкләр бар, 120 мең гектарны кыска вакытта эшкәртергә кирәк. Боларга башлыча  Урал аръягы һәм көньяк районнары керә.

Башкортстанда бу хәл контрольгә алынган һәм авыл хуҗалыгы культураларына зыян салучы бөҗәкләрнең таралуына һәм туплануына юл куймау өчен чаралар күрелә.

— Урыннарда бу бөҗәкләрнең таралуы тәүлек әйләнәсенә контрольдә тора. Аларның саны икътисадка зыян китерү чигеннән  арткан очракта без химик эшкәртергә тәкъдим итәбез, — ди Артур Хисмәтулла улы.

Эшкәртеләчәк  чәчүлекләр фоторәсемгә төшерелергә, тикшерү һәм эшләрне башкару акты төзелергә, аларга районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары кул куярга тиеш. Моннан тыш, химик эшкәртү башланыр алдыннан киңкүләм мәгълүмат чаралары аша  халыкка хәбәр ителәчәк. Эшкәртелгән участокларда  юллар һәм торак пунктлары янында кисәтүче  язмалар  урнаштырылачак.

“Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе  Радик Тукаев әйтүенчә, билгеләнгән вакытка бу урыннарда җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга ярамый.  Бал кортларына зыян китермәс өчен, җилнең тизлеге  секундына 1-2 метрдан артмаган очракта,  иртә яисә кич белән  эшкәртергә һәм аннан соң бал кортлары очуны 144 сәгатькә  чикләргә кирәк.

БР Авыл  хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»