06.07.2011 - Көнүзәк

Браконьерлар тыныч йокламасын

 

Бүлекчә җитәкчесе Рәзиф Әхмәтнуров (уңда) инспектор Әхнәф Вәлиев белән Юрүзән буйларында күпне күргән, күпне кичергән катерда.Командировкага килгәч, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсе начальнигы Равил Кашапов бер кичтә мине үзләренә кунакка чакырды. Чәйләп алгач, илле генә адымдагы Караидел елгасы буена балык кармакларга бардык. Янәшә генә яшиләр икән, хакимият башлыгының беренче урынбасары Вил Гарифуллин этен су кертергә алып чыккан.

“Балыккаем, кап-кап, яр буенда ялтырап ят!” дип кармак салабыз. Мин, балачакны искә алып, “Эләк, балык, эләк, балык, эләкмәсәң — блин балык!” дип кармакны суга ыргытам. “Аның андый сүзләре дә бармыни? — дип көлә Равил Әхмәт улы. — Болай булгач, үзеңә яңа тема һәм материал булыр: мин сине иртәгә рыбнадзор егетләре белән таныштырам әле.”

Шулай итеп, иртәгәсен без “Росрыболовство”ның Идел буе территориаль идарәсе Су-биология ресурсларына дәүләт контроле, күзәтүе һәм саклавы бүлегенең Дүртөйле инспекциясенә караучы Караидел бүлекчәсенә юл тоттык.

Рәзиф Әхмәтнуров җитәкчелек иткән бу бүлекчә, ачуым да килмәгәе, Башкортстан территориясенең чирек өлешенә контрольлек итә. Аңа ун район һәм тулысынча диярлек Павловка сусаклагычы карый. Баш җитмәле хәл: шулкадәр зур мәйдан һәм сулыкларга бай төбәккә өч (!) инспектор калдырганнар, биш кенә ел элек, “реорганизация” дип аталган шау-гөр башланганчы алар тугыз кеше булган. Бетерергә, дип уйлаганнардыр инде, бетерү ягына бу хәтле үк тырышмаслар иде.

— Ничек кенә булмасын, без — оптимистлар! — ди бу хезмәткә гомеренең чирек гасырын багышлаган Рәзиф Хәмит улы.

Ләкин мин аның матур елмаюы артында моңсулык күрәм. Бу моңсулык бүлекчәнең матди-техник хәле белән танышканда миңа күчә. Әллә кайчангы КС-100 катеры янына басып фотога төшкәндә дә инспекторларның берсе “дошманнар” ватып киткән тәрәзәне киң күкрәге белән капларга тырышты. Ул катерның яше егерме елдан артып китсә дә, капремонт үткән, дип шатландылар (чын-чыннан оптимистлар, билләһи!). Ярый ла ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш начар түгел. Аны үзләренең идарәсе дә, Караидел районы хакимияте дә бүлә икән.

— Гомумән, район җитәкчелегенең ярдәмен даими тоябыз, — ди Рәзиф Хәмит улы. — Браконьерлык белән көрәш өчен оператив төркемнәр төзү турында хакимият карарлары кабул ителә. Аның нигезендә без  рейдларга чыккан чакта авыл хакимияте башлыкларын, милициянең участок инспекторларын, пүнәтәй сыйфатында аучыларны, урманчыларны да җәлеп итәбез.

Инспекторлар уылдык чәчү чорында моторлы көймә белән үзләре дә йөрми, рейдка машина белән чыгалар. Бай браконьерларның көчле моторлы көймәләрен куып тоту мөмкин булмаган хәлдер, дип кызыксынам. Хәзер андый куышлы уйнау заманнары үтте, дип сүзгә кушыла инспектор Рәлиф Закиров. Андый хәлләр сирәк була икән, чөнки ауны яисә җылымны ташлап качкан браконьерны тоткан очракта да аның гаебен дәлилләү кыенга төшә. Шуңа күрә хәзер башта ипләп кенә видеокамерага төшереп алалар икән.

Инспекторлар яңадан-яңа көрәш ысуллары уйлап тапса, браконьерлар да тик ятмый. Инспекторларның машиналарын, катерларын аңдып кына торалар, ди. Машина капка төбендә торса — браконьерлар ауга чыга, катер кузгалса — илле чакрым ераклыкта утыручы браконьерга бу хактагы хәбәр минуты белән барып ирешә, чөнки хәзер һәркемдә кесә телефоны, кайберәүләрдә хәтта икешәр, өчәр.

— Болары — көндәлек эшнең ыгы-зыгысы гына. Безне борчыган проблемалар күпкә җитдирәк, — ди бүлекчә җитәкчесе. — Мисал өчен, тотылган браконьерның аулары тартып алына. Суд карары буенча штраф түләтелгәч, ул аулар хуҗасына кире кайтарып бирелә. Шул да булдымы закон?! Мә, браконьерлыгыңны дәвам ит, дигән кебек бит инде бу! Ау белән балык тотарга ярамый, дибез, ә аны базарларда иркенләп  сатып утыралар. Монысы законлымы? 1-2 мең сум штрафны ул браконьер, балык сатып, 1-2 көндә кире кайтара ала.

Былтыр Караидел бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан 321 административ протокол төзелгән, 12 кешегә карата 7 җинаять эше кузгатылган. Әйткәндәй, аларның барысы да судка барып җиткән. Милициядә күп эшләрнең судка да барып җитә алмыйча таркалуын исәпкә алсак, димәк, бүлекчә инспекторларының документ тутыру, җинаять фактын дәлилләү нигезе тел тидергесез башкарыла. Бу өлкәдәге закон таләпләрен дә Рәзиф Хәмит улы заманнан артта калган, бүгенге көн өчен яраксыз, ди.

— Үзегез уйлап карагыз, — ди ул. — 256нчы статья җинаять җаваплылыгын күз уңында тота. Ә суд ул браконьерны алты айга шартлы рәвештә хөкем итә дә шуның белән вәссәлам! Шул да булдымы җәза? Мондый җәзага шатлана гына ул браконьер, чөнки бер тиен дә зыян күрми. Бу статьяны кодекстан бөтенләй алып ыргытырга кирәк, аның урынына саллы гына штраф чәпәү каралса, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Мин менә бу эштә 24 ел, әмма шушы вакыт эчендә браконьерларга реаль срок бирелгәнен хәтерләмим.

Караидел, Юрүзән елгалары буенча, Павловка сусаклагычына, андагы хозур табигать кочагына җәй башлану белән меңнәрчә кеше агыла. “Кыргый туристлар” дип аталучылары аеруча күп. Аларның шулай аталуы ял урыннарына путевкасыз гына, үз аллы гына килүен аңлатса да, бу кешеләрнең табигать кочагында үзләрен чыннан да кыргыйларча тотуы әлеге сүзләрне артыгы белән аклый. Рәзиф Әхмәтнуров җитәкчелегендә эшләүче инспекторлар өчен дә алар — баш бәласе. Нәкъ шул “кыргый” туристлар ял итәргә дип килә дә, үзләре балык булганчы эчеп, ау сала. Иртәгәсен исә исерек баштан салынган ауны таба алмый, ә анда эләккән балык үлеп, сасып бетә.

Яр буенда да үзен кыргыйларча тота халык. Сүндерелмәгән учаклардан чыккан янгыннар турында инде язып торасы да юк. Киселгән-сындырылган агач, яндырылган җир, чүпләнгән тирә-як — боларның барысы да табигать сагында торучыларның гына түгел, һәрберебезнең күңелен әрнетергә тиеш. Ә ул күңел әрнемәсен өчен бик гади генә нәрсә кирәк — үз-үзеңне адәмчә тоту, хайван дәрәҗәсенә төшмәү. Әйдәгез шулай булмыйк.

Фәнис ГӘРӘЕВ.

Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»