06.07.2011 - Көнүзәк

Октябрьский, Учалы һәм Федоровка - иң төзек торак пунктлар

Башкортстанда  “2010  елда иң төзек  шәһәр (авыл) биләмәсе”  конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр һәм авыллар 60 меңгә кадәр, 60 меңнән артык кеше яшәүче шәһәр биләмәсе һәм биш меңнән күбрәк кеше яшәүче авыл биләмәсе категорияләрендә   билгеләнде.

Жюри халыкның  тормыш тәэминаты объектлары торышын, шәһәр һәм авылларның архитектурасын, матурлыгын, тарихи-мәдәни һәм табигать мирасының сакланышын исәпкә алды. Прогрессив технологияләрне үзләштерү, ресурсларны сакчыл тотыну һәм, әлбәттә, территориянең  санитар-эпидемиология  һәм экология торышы бәяләнде.

Халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча урындагы властьларның эше, төзекләндерү буенча дәүләт һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру да игътибардан читтә калмады.

60 меңнән артык кеше яшәүче иң яхшы шәһәр дип  Октябрьский танылды, 60 меңгә кадәр кеше яшәүче иң яхшы шәһәр — Учалы, иң төзек авыл исә — Федоровка.

Конкурста призлы урыннар яулаган муниципаль берәмлекләр Башкортстан Хөкүмәте дипломнарына һәм акчалата премияләргә лаек булды. Быел бүләкләр фонды 20 миллион сум тәшкил итте. Бу акчаны муниципаль берәмлекләр  үз территорияләрен төзекләндерүгә (90 процентын) һәм бу эштә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән  предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренә премия бирүгә  тотына ала.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»