06.07.2011 - Көнүзәк

Мироновны тыңла һәм киресен эшлә

“Гадел Русия” лидеры Сергей Мироновның Архангельск өлкәсендәге чыгышында “Бердәм Русия”дән тыш теләсә кайсы партия өчен тавыш бирергә чакыруын урындагы  партиядәшләре дә хупламады. 27 июньдә  берьюлы биш эсерның, урындагы ике депутатны да кертеп, Владимир Путин һәм “Бердәм Русия” оештырган Гомумрусия халык фронтына керүе билгеле булды.

—  Без Халык  фронтына  бер төркем булып кердек. Анда безне ишетерләр  дип ышанабыз.  “Гадел Русия”дәге коллегаларыбызны безнең башлангычны хуплаячагына, җәмгыятькә һәм партиягә нинди файда китерә алуыбызны аңлаячагына ышанабыз, — диде Няндом районы Советы депутаты Ирина Җәлилова.

Мироновның чакыруларына мондый көтелмәгән җавап “Гадел Русия” партиясе рәисе Николай Левичевта ризасызлык уятты. Ул Архангельскидагы биш коллегасына партиядән чыгару белән янады.

Элегрәк  Миронов белән идеологик килешмәүчәнлек нәтиҗәсендә “Гадел Русия” сафларыннан чыккан Дәүләт думасы депутаты Эльмира Глубоковская үзенең Халык фронтына керүен һәм сайлауда “Бердәм Русия” исемлекләре буенча катнашачагын белдергән иде. “Гадел Русия”нең Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышындагы Мироновка каршы чыгыш ясаучы фракциясенең берничә әгъзасы да Халык фронты кысаларында власть партиясе белән хезмәттәшлек итүгә әзерлеген белдерде. Мәскәү өлкәсе думасындагы эсерлар фракциясндә дә Халык фронтына  керергә ниятлиләр. Анда партия җитәкчеләре белән конфликт килеп чыгу нәтиҗәсендә  эсерлар фракциясе таралу алдында.

Май башында партия лидеры Миронов Петербург депутатлары башлангычы белән Федерация Советы спикеры вазыйфасыннан бушатылгач “гаделрусияле”ләрнең кәефе төшенке. Аны эшеннән алу өчен барлык фракция вәкилләре дә тавыш бирүгә карамастан, ул власть партиясен генә гаепләде. Шуннан соң, гади эсерлар сүзләренә караганда, партия җитәкчелеге төбәкләргә урыннардагы башлангычларга төрле ысуллар белән каршы торуга чакыручы  өндәмәләр “төшерә”. Әмма мондый катгый һәм мәгънәсез позицияне партиядәшләрнең барысы да хупламый. Эсер депутатлар  эшләрен дәвам итү өчен конструктив оешма эзләү турында уйлана башлаган. Алар өчен Халык фронты, шулай ук бизнесмен Михаил Прохоров тергезгән “Правое дело”  партиясе кулайрак булып чыга.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»