05.07.2011 - Көнүзәк

Күңелләр үзгәреш көтә

70-80нче еллардагы СССР иҗтимагый-сәяси хәятенә карата “торгынлык” сүзен куллану гадәткә кергән иде. Картайган ил башлыгы Леонид Брежнев сәясәте көрчеккә килеп терәлде. Товар, матди байлык җитештерүдә сүлпәнлек, бер урында таптану башланды.

Бүгенге Русиянең хәлен галим-голәмә, журналист халкы торгынлык дип бәяләргә җөрьәт итми. Күрәсең, базарларның кайнап торуы, кибетләр, супермаркетларның затлы азык-төлек белән тулган булуы шикләндерәдер. Тик сатудагы барлык товар импорт бит, кикереп яшәүче калын корсаклар да халыкның бик кечкенә өлеше генә. Төп катламның исә һаман да арзан азык белән җан саклап килүен күрәбез. Теге чакларда фатир хаклары түбән иде ичмасам, ә хәзер фатирга түләү хәсрәте туену кайгысын да җиңә, дип әйтүчеләр күп.

Безнеңчә, калган яклары бар да охшаш. Теге чакта да,  хәзер дә нефть, газ, металл, агачны чимал итеп сатып көн күрәбез. Авыл хуҗалыгы тузгытылган, индустрия юк, фән-техника, сәнгать тә күз буяу өчен генә дәүләт бюджетының аерым графасын тәшкил итә, мәгариф тә беткән... Тагын нәрсә? Янә ике әйтелгән заман да өстәгеләрнең ялган оптимизм, хушкүңеллелек күрсәтеп яшәве, уңышлар, казанышларны барлау һәм халыкны яхшы тормышка, якты киләчәккә юнәлтү иллюзиясен тудыру, урын саклау белән бик охшаш икән.

Кыскасы, илгә кабат яманатлы торгынлык кайта.  Шик юк, ил-көн өстенә төшкән социаль афәтне идарәче катлам һәм система политтехнологлары һәртөрле табигать, техноген бәла-казалары, дөньядагы начар шартлар, йомык базарлар, финанс кризислары, хәтта ахыр килеп халыкның үз булдыксызлыгы белән аңлатырга маташсалар да, аның төп, нигез чыганагы булып дәүләт башлыклары, алар корган идарә системасы, тоткан икътисади юнәлеш тора. Кешелек хөкүмәттән башка яшәү формасын тапмаган әле.

Сизеп торам, гражданлык тойгысы, ил сулышы белән яшәгән һәр кеше тормышыбыздагы яхшы хәбәрләр белән эш иртәсен башларга омтыла. Әмма юк, каядыр самолет егылып төшкән, ниндидер абруйлы кеше үтерелгән, корал склады шартлаган... Ил төзеклеген җуйган механизм кебек киреләнә, сына, өзелә, таркала... Шулай да хәбәрләр арасында аеруча күңелгә тигәне — сәяси вакыйгалар, башлыкларыбызның эш гамәлләре, әйткән сүзләре. Ирексездән уйланасың, алга, яктыга таба атлыйбызмы без? Һаман да торгынлыкка, яңа бәла-казаларга оеткы салынамы?

22 июньдә, сугыш башлану уңае белән матәм тойгысы кичергән көндә, Федерация Советы Юрий Чайканы яңадан биш елга Генеральный прокурор вазыйфасына сайлап куйды. Ә бит яшерен-батырын түгел, комарлы уен оештыручы Иван Назаровка бәйле бер төркем ришвәтче прокурорларны яклап ул бик нык “янды”. Һәм күпләр аның үз теләге белән эштән китүен, яисә вазыйфадан бушатылуын көттеләр. Бу вазыйфа кешедән сафлык, керсезлек таләп итә! Әмма ни гаҗәп, нинди исәптән чыккандыр, яманатлы прокурорны бердәнбер кандидат ясап, тәкъдим иттеләр. Шулай, Юрий Чайка 128 сенатор хуплавы белән янә урынына утырды. Алга китешме, торгынлыкмы бу?

Фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко дистә ел дәвамында алып барган англо-сакс үрнәгендәге реформалары белән илдәге укыту-тәрбия системасын көрчеккә терәде. Быелгы чыгарылыш укучыларының 6 июньдәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыру хәлләре чын-чынлап гротеск төсен алды. Ата-аналар акчасына сатылып, студентлар мәктәптә укучылар өчен мәсьәлә чишә, студент яллый алмаган урыннарда исә кесә телефоннарын ходка җибәреп, язма эшләрен уңышлы очлап чыга имтихан тотучылар... Мәгарифтәге бу вакханалия өчен министрның урыннан очуын көттеләр. Чөнки алдарак Президент Дмитрий Медведев интернеттагы язма чыгышларында Андрей Фурсенконы урыныннан алырга теләге барлыгын белдергән иде инде. Әмма юк... Фурсенко үз кәнәфиендә ышанычлы утыра, китмәячәк. Сөйләвенчә, Русиядә БДИ барган чакта кәрәзле телефон элемтәсе томаланачак икән... Бу факт та тормышыбыз сыйфаты турында тирән уйландыра.

Эчке эшләр министры генерал Рәшит Нургалиев, социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров та үз вазыйфаларын башкару дәверендә төрле гаугалар чыгуга сәбәп булган кешеләр. Тик җәмәгатьчелекнең ризасызлыгына карамастан, болар да үз урыннарында тамырланганнар. Нәкъ халык мәкалендәгечә, “Эт өрә — бүре йөреп тора”. Үзгәреш әсәре юк. Илдә торгынлык булмый, ни булсын?

 Гомер бакый мир, җыен сүзенә колак салып гамәл кылуны гадәт иткән кенәз, узаман — бүген диңгезләр артындагыча президент — Көнбатышка барып реверанс ясый, мәҗлесләр уздыра. Һәм аңа үз иленең җәмәгатьчелеге биргән бәядән бигрәк, чит ил матбугаты, Обама, Саркази, Меркел кебек лидерлар күрсәткән мөнәсәбәт кадерлерәк. Хәтта без соңгы елларда Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Алексей Кудрин кебек беренче затларның интервью ясау өчен дә чит ил басмаларына мөрәҗәгать итүенә күнектек бугай. Әмма лидерларыбызның читләр аша үзенә абруй өстәү, фатыйха алу һәм гареп каршында чын демократ итеп танылу теләге ил, халык өчен бик кыйммәткә төшә. Читтән инвесторлар көтеп ятканда илнең үзеннән кара исәп белән генә дә 38 миллиардлап доллар чит ил банкларына күчте. Бер миллион 200меңләп галим-голәмә, бизнесмен Русияне ташлады. Башка якларны да уйларга кирәк. Әйтик, Андрей Фурсенко мәгариф реформасын педагоглар, ата-аналар теләге белән башлады дип уйлыйсызмы? Яисә Рәшит Нургалиев ведомствосының әллә ничә миллиард сум түгеп тиктомалдан милицияне полиция итеп үзгәртүе эчке таләп булып тордымы? Русия мәктәпләрендә, югары уку йортларында халык акчасын түгеп белгечләр әзерлә дә, гыйльми кадрлар кытлыгы була торып, чит илләргә чыгарып җибәр — бу акылсызлык кемгә кирәк ?

Илне хәлсезләндереп, торгынлыкка китергән әлеге күренешләр, ачык әйткәндә, ил, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләүдән бигрәк, лидерларыбызның чит илләр пактына буйсынып һәм куштанланып кәгазьләргә кул кую нәтиҗәләре, сәяси термин белән әйтсәк, валюнтаризмы. Комсыз һәм мәкерле Сэм агай оныклары безнең башлыкларның бугазыннан ныклап алырга тырыша, язмышларын хәл итә. Магницкий, Ходорковский, Лебедев кебек тоткыннар тирәсендә барган вәзгыять шуны күрсәтә, гареп кушканны үтәмәсәләр, “Евросоюз” бездәге дәүләт ирләрен, улларын, кызларын Көнбатыш илләренә үткәрмәскә, читтәге банкларда яткан акчаларына  бик салу планын корып ята. Әнә шуңа олы түрәләр үз халкыннан түгел, чит демократия бәддогасын алудан шүрли һәм, әйткәнебезчә, битлек ябына. Тик үз илен ваклап читләргә сатып вакытлы абруй алган, мал җыйган хаким-түрә бервакытта да бәхетле язмышка лаек була алмый. Бары ватан мөстәкыйльлеген, ил абруен, халыкның тамыр-традицияләрен күз карасы кебек саклап үстерүче, ныгытучы лидер гына ил һәм дөнья тарихына алтын хәрефләр белән уела. Халык буларак җитәкчеләребез кыйммәтен билгеләүдә безгә боларын да ачык белеп торырга кирәк.

Күрәбез, импортлы гареп демократиясе Русия җирлегендә, кешеләр аңында төрле чагылышлар ала, уйлар кузгата. Шунысын да белергә кирәк, Көнбатыштан крестьян җанына тигән колорада коңгызы гына килеп кермәде. Чамасыз эгоизм, индивидуализм, пофигизм микроблары белән бергә җенси азгынлык чире дә тарата гареп демократиясе. Дөресен әйткәндә, Мәскәү-Хельсинки төркемендәге хокук сакчысы Людмила Алексеева кебек затларга мин үзем тирән хөрмәт саклый идем. Әмма май уртасында Мәскәү урамында гейпарад үткәрүчеләргә аның теләктәшлек белдереп, бездәге власть органнарының кеше хокуклары чикләве хакында сүзен ишеткәч, нәфрәтләндем. Бүгенге Русиядә кайнар пропагандаланган демократизм, либерализмның кендеге кая барып тоташуы ачык. Болар кабаласына эләгеп яшәүне дәвам итсәк, без, русиялеләр, илсез, җирсез калу гына түгел, телебезне югалтырга, нәсәл-нәсәбебезне җуярга, хәтта адәм затының иң асыл сыйфаты — ояттан да мәхрүм калырга мөмкинбез. Безгә үз халыкларыбыз демократизмы, пәйгамбәрләребез  демократизмы изге, кадерле. Безгә Н. Чернышевский, Г. Плеханов, М. Шолохов, Г. Тукай, М. Гафури, Абай демократизмы һәм гуманизмы якынрак. Тик яшәеш фәлсәфәләре белән мавыккан заманда ник үз акыл ияләребезгә колак салмыйбыз, өйрәнмибез соң әле? Заказ юкмы, әфәнделәр... Шул шул, яшел океан арты берлекләре, йөзлекләре кыштырдаган җирләрдә генә демократия дип лаф оручылар тупланган. Яшел йөзлек, абруй хакына илгә демократия импортын туктатырга вакыт! Бу — безне торгынлыкка, хәтта һәлакәткә этәрә торган зур куркыныч.

Аң булыйк, зирәк булыйк, торгынлык афәте үзәктә туса да, аның аяусыз нәтиҗәләре, шартлаулары төбәкләрдә урын ала. Ул Олы Теләк, Урман шартлаулары булып, яшәгән җирләребезгә афәтләр китерә. Яисә экология фаҗигаләре булып астан, тын гына эчәр суларыбызга бәреп чыга ул. Ваемсызлыктан, гафләттән уянырга вакыт! Алда чын-чынлап тарихи-сәяси мәл, депутатлар, лидерлар, президент кына түгел, ә юл-кыйбланы сайлар, язмышны билгеләр чак. Заманында трибун җырчы Виктор Цой тәэсирләнеп, күңелләргә үтеп: “Үзгәрешләр, үзгәрешләр. Мин үзгәрешләр көтәм!” дип җырлаган иде. Шул аһәң бүген барлык йөрәкләрне биләсен, хәятыбыз күгендә зеңләп торсын иде.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,

филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»