05.07.2011 - Көнүзәк

Начар яшьләр булмый!

Яшьләр көне уңаеннан узган җомгада Борай районы үзәгендә зур бәйрәм оештырылды. “Танып” стадионындагы һәр чара бу көнне фәкать яшьләр өчен һәм яшьләр мәнфәгатендә үткәрелде. Зур сәхнәдә күңелле концерт программасы Борай киңлекләрен яңгыратты, ул арада спорт ярышлары иң-иңнәрне бәйгегә чакырды, яшьләрне бәйрәм белән тәбрикләп Уфадан махсус рәвештә чакырылган парапланеристлар парады стадион күген берничә тапкыр иңләп үтте, янәшәдә генә сый-нигъмәттән сыгылып торган сәүдә нокталары эш җәелдерде. Бер сүз белән, Борай районы хакимияте Яшьләр көне чыннан да фәһемле, күңелле, бай тәэссоратлары белән истә калырлык булсын өчен бар тырышлыгын салган. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның шәхсән үзенең дә бу көнне яшьләр арасында булуы исә бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде.

— Яшьләр хакында еш кына тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Янәсе, алар ялкау, заманга яраклашмаган, кыйбласыз... Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Безнең яшьләр тырышлар, булдыклылар һәм район үсешендә гаять мөһим урын билиләр. Бүген икътисадның кайсы гына тармагын алсак та, һәр өлкәдә хуҗалык йөген җигелеп тартучы яшьләребез бар. “Дэмен” хуҗалыгы агрономы Максим Камаев, Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Илдус Муллаяров, яшь табиблар Инга Красельникова һәм Наталья Баймәтова, “Дуслык” һәм “Эдельвейс” ансамбльләре җитәкчеләре Рита Гандәлипова һәм Радик Бакиров, башка бик күп талантлы яшьләребез нәкъ шундыйлардан. Район киләчәге турыдан-туры сезгә бәйләнгән, хөрмәтле яшьләр, һәм сез бу бурычны, һичшиксез, лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, дип ышанам. Үз чиратында район җитәкчелеге яшьләрнең нәтиҗәле үсеше өчен мөмкин булганның барын да эшли һәм эшләячәк. Безнең эшчәнлектә бу төп өстенлекләрнең берсе булып тора, — диде чыгышында Борис Нурисламов.

Хәер, моның чыннан да шулай булуы бәйрәм барышында да ачыктан-ачык күренде. Үз өлкәләрендә яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән дистәдән артык яшь белгеч район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Янә дә биш яшь гаилә бу көнне Борис Нурисламов кулыннан “2012 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасы кысаларында торак төзүгә 113 мең сумнан алып 781 мең сумга кадәр сертификатлар алды. Мондый куанычлы мизгелне Ирина һәм Руслан Солтановлар гаиләсе дә кичерде.

Солтановлар гаиләсендә ике бала үсә. Уллары Артурга — сигез, кызлары Азалияга өч яшь тула. Берникадәр вакыт элек яшь гаилә йорт сала башлаган. Әлегә йортның стеналары күтәрелгән.

— Үзем элемтә тармагында, тормыш иптәшем почтада эшли, әлегә декрет ялында. Бер эш хакына гына, аңлашыла, төзелеш алып бару катлаулы. Үз чиратында федераль максатлы программа кысаларында район җитәкчелеге  тапшырган әлеге 781 мең сум төзелешне тиз арада тәмамлау мөмкинлеге бирәчәк. Яшьләр турында шундый хәстәрлек күргәннәре өчен район, республика, ил җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Хәзер җиң сызганып эшкә тотыначакбыз, — ди бу уңайдан шатлыгын яшермичә Руслан Солтанов.

Хәер, бәйрәм кысаларында оештырылган чараларның барысы да фәкать шатлыклы мизгелләр генә бүләк итте. Кемдер баласының, оныгының исеме олы сәхнәдән мактап телгә алынуына канатланып, чиксез сөенеп утырды, икенчеләр исә кайчан гына тәпи киткән нарасыеның зур егет булып шул ук сәхнәдән җыр яңгыратуына күңеле тулып шатлык яшьләрен тыя алмады, өченчеләр бәйгедә тәкә алган туганы өчен горурлык хисе кичерде. Русия һәм Башкортстан флагларын җилфердәтеп берничә тапкыр стадион күген иңләгән парапланеристларның чыгышы да, һичшиксез, бу минутларда һәркемдә Ватан, ватанпәрвәрлек төшенчәсен искә төшергәндер. Ә инде бәйрәм соңында Борай күген балкыткан көчле фейерверк, әйтерсең лә киләчәкнең, һичшиксез, якты, өметле булачагын символлаштырды.

Әйе, яшерен-батырын түгел, яшьләр белән эш, аларда ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләү күп урыннарда еш кына нотык уку, я булмаса шул ук яшьләрне тәнкыйтьләүгә кайтып кала. Бу ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Һәрхәлдә, Борай районы җитәкчелеге үрнәгендә яшьләр өчен шушы рәвешле зур бәйрәм оештырып, алар белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, барлык мәсьәләләрне уртага салып тикшерү, алдынгыларны — дәртләндерү, кире күренешләрне кисәтү күпкә нәтиҗәлерәк, дигән фикердәбез. Бу җәһәттән яшьләр белән эштә Борай тәҗрибәсе башка районнар өчен дә яхшы үрнәк була ала.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»