05.07.2011 - Көнүзәк

Башкортстан - Свердловск өлкәсе: хезмәттәшлекне үстерү - көн таләбе

2 июльдә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе Свердловск өлкәсендә эш сәфәрендә булды.

Екатеринбург аэропортында Рөстәм Хәмитовны  өлкә губернаторы Александр Мишарин каршы алды. Губернатор резиденциясендә төбәкләр башлыкларының  ике яклы очрашуы үтте.

Александр Мишарин ике төбәк арасындагы товар әйләнешенең артуын билгеләп үтте. Бүген ул 25 миллиард сум тәшкил итә һәм якын елларда Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасында икътисади алмашу кимендә ике тапкырга артырга тиеш.

Башкортстан Президенты билгеләп үтүенчә, төбәкләр арасындагы товар әйләнеше бүген безнең республика файдасына. Свердловск өлкәсенә ел саен 16 миллиард сумлык  товар озатыла, безгә исә ул  9 миллиард сумлык кайтарыла.

Рөстәм Хәмитов шулай ук Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасында икътисадтан тыш  күптәнге мәдәни һәм ныклы тарихи бәйләнешләр урнаштырылуын да ассызыклап үтте.

Очрашу барышында Башкортстан белән Свердловск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Ул икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрнең арытаба үсешен күз уңында тота. Атап әйткәндә, үзара бәйләнешләрнең  бер юнәлеше — ике төбәк арасындагы транспорт инфраструктурасын  яхшырту.

— Бүген Башкортстан  белән Свердловск өлкәсе арасындагы транспорт хәрәкәте хәзерге заман  дәрәҗәсенә туры килми, — диде Рөстәм Хәмитов. — Яңа килешүдә Башкортстан территориясе аша үтүче “Мәскәү — Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрален төзү кебек тәгаен проектлар күз уңында тотыла. Ике зур төбәк берләшеп, башка җитди бурычларны да хәл итә ала.

Александр Мишарин Свердловск өлкәсендә 50 меңгә якын башкорт яшәвен билгеләп үтте.

Арытаба Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  Свердловск өлкәсе губернаторы Александр Мишарин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән федераль Сабантуйда булды.

Өч төбәк башлыгы урыс, башкорт, татар, удмурт, немец, көнчыгыш осетин, украин һәм мари ихаталарын карады.

Рөстәм Хәмитов  федераль Сабантуйда чыгыш ясап, анда катнашучыларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады:

“Екатеринбургта һәм Свердловск өлкәсендә яшәүче якташларыбызга  Башкортстаннан иң кайнар сәламнәр алып килдем.

Безнең республика эшли, үсә. Халкыбыз яхшы яшәсен өчен барысын да эшлибез. Яңа төзелешләр булдыру, яңа производстволар ачу өчен тырышлык салабыз. 

Бәйрәмдә катнашучы кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да уңышлар телим!” — диде Президент.

Бу көнне Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе шулай ук берничә объектны карады. Атап әйткәндә, Башкортстан вәкилләре Өлкә балалар клиник дәваханәсенең Перинаталь үзәгендә һәм бала тудыру  бүлекчәсендә булды. Үзәк бер елга биш мең сабый кабул итүгә исәпләнгән. Көн саен 15-17  бала дөньяга килә. Бүлекчәдә  биш операция  бүлмәсе һәм 15 бала тудыру залы бар. Үзәктә йөклелекнең акушерлык патологиясе, яңа туган сабыйларның  интенсив терапиясе, патологиясе һәм башка  бүлекчәләр бар. Биредә свердловск өлкәсендәге барлык яңа туган сабыйларны һәм йөкле хатын-кызларны кабул итәләр. Рөстәм Хәмитов биредәге күп кенә технологияләрнең Башкортстанда да  кулланыла алуын  билгеләп үтте.

Башкортстан Президенты шулай ук “Академик”  микрорайонында булды. Төзүчеләр сүзләренә караганда, биредә автомобиль урлау мөмкин түгел. Бу төбәктәге ихаталар, подъездлар, балалар бакчалары һәм башка урыннар үзенчәлекле видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Ул автомобиль урлауны гына түгел, башка хокук бозуларны да булдырмау мөмкинлеге бирә.

Бүген микрорайонда  15 мең кешегә исәпләнгән  биш мең фатир файдалануга тапшырылган. Ел ахырына  тагын өч мең фатирны сафка кертү планлаштырыла. Димәк, бу төбәктә  25 меңгә якын кеше яшәячәк. Киләчәктә микрорайон  өч йөз меңгә якын кешене үз эченә алачак һәм Екатеринбургның сигезенче районына әвереләчәк.

Микрорайонда энергияне нәтиҗәле куллану технологияләре эшли. Һәр ихатада  җир асты паркингы бар.

Рөстәм Хәмитов Александр Мишарин белән бергәләп микрорайонны карады һәм  аның  төзелеш киңлеге буенча Русиядә бердәнбер үрнәк булуын билгеләп үтте.  “Безгә дә  шундый микрорайоннар төзергә кирәк”, — диде Башкортстан Президенты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»