02.07.2011 - Көнүзәк

Башкортстан үрнәк күрсәтә

Ноябрьдә Башкортстанда аналарның Бөтенрусия форумы узачак. “Мәрхәмәт” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Гөлшат Хәмитова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм “Әни” хәйрия фондлары халыкара ассоциациясе президенты, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәис Атнагулов шул хакта хәбәр итте.

— Ульяновский шәһәрендә узган аналар форумында катнашканнан соң туды бу фикер, — диде Гөлшат Гафур кызы. — Безнең дә күрсәтер нәрсәләребез, уртаклашыр тәҗрибәбез бар. Башкортстан күп балалы гаиләләр саны буенча Русиядә дүртенче урынны били. Тәүдә Идел буе округы күләмендә үткәрелергә тиешле форум бөтен Русияне колачларга булды. Бөтен ил безнең ничек яшәгәнне, күпбалалы әниләрне хөрмәт иткәнне, алар фикеренә колак салганны күрсен.

Форум чикләрендә өч төп тема каралачак: бала алып үстергән  гаилә, күпбалалы гаилә, ведомствоара бәйләнеш. Чараны оештыручылар тоташ Русия күләмендәге проблемаларны уртага салып сөйләшергә җыена. Әйтик, декрет ялын яшь ярымнан өч яшькә кадәр озайту турында. Беренчедән, бу балалар бакчалары җитмәгән чорда сабыйларны озаграк өйдә тотарга мөмкинлек бирә, икенчедән, аналарга матди ярдәм булачак, югыйсә, алар балага яшь ярым тулу белән тоемлы ярдәмнән мәхрүм ителә.

Тагын бер мөһим пункт — пенсия законнарын үзгәртү. Бүген өч декрет елы гына хезмәт стажына кертелә. Күпбалалы аналарның балалар белән утырган башка еллары стаждан төшеп кала.

Рәис Радиус улы форумның Уфада үтәчәге хәбәрен бик куанып каршы алган. Бу зур бәйрәм дә, бик файдалы чара да. Аның фикеренчә, Башкортстанның башка төбәкләргә күрсәтер эшләре күп. Форумда чит ил кунаклары да булачак. Алар өчен дә республика үрнәге файдалы булмакчы.

Резеда ФАЗЫЛОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»