30.06.2011 - Көнүзәк

Юллар Бүздәккә илтә

Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе карамагында 350 чакрым юл исәпләнә, шуның  216 чакрымы — асфальт юллар. Моннан тыш, идарә коллективы 44 күперне хезмәтләндерә.

Май башында игълан ителгән юл төзекләндерү айлыгында Бүздәк юлчылары матур гына нәтиҗәләргә иреште. Дистәләрчә чакрым юл тәртипкә китерелде. Хәзер исә коллектив алдында яңа бурычлар тора.

— Агымдагы чорда район һәм республика әһәмиятендәге юлларны ремонтлау буенча зур гына эш күләме билгеләнде, — ди идарә җитәкчесе, Башкортстанның атказанган төзүчесе Раил Фәррахов. — Әлеге вакытта ремонт эшләре берничә юнәлештә җәелдерелде. Атап әйткәндә, Көязебаш төбәгеннән Бүздәккә илтүче юл ремонтлана. Безнең бригадалар республика әһәмиятендәге объектларда да эшли. Әмма төп игътибарны район юлларына юнәлтәчәкбез.

Бүздәк — Казаклар-Кобау  юлындагы аерым участокларны ремонтлау Рузил Рөстәмов бригадасына йөкләтелгән. Әлеге вакытта эш Кыска Елга авылы янында бара. Биредә дистәдән артык техника тупланган, шуңа да эш темпы шактый югары.

— Бер чакрым ярым юлны ремонтлау бурычы куелды безгә, — ди мастер Руслан Фәхретдинов. — Сменага 400 метрдан артыграк юлга асфальт түшәлә, шуңа да эшне тиз тотабыз. Сыйфатка моңарчы дәгъва белдерүче булмады. Монда эшне тәмамлау белән техника яңа урынга күчереләчәк.

Күпчелек яшьләрдән торучы әлеге бригада идарәдә алдынгылардан исәпләнә. Юлларны төзекләндерү айлыгында, мәсәлән, бу бригада үзен Бүздәк — Чакмагыш юлында яхшы яктан гына күрсәтеп өлгергән. Идарә җитәкчелеге асфальт салучы машинистлар Данис Шәйдуллин, Алексей Андреев, кәтүкче Дамир Галимуллин, шоферлар Руслан Галимов, Ленат Сәмигуллин хезмәтеннән аеруча канәгать.

Район юл идарәсенең матди-техник мөмкинлекләре зурдан. Юл ремонтлау техникасы, автомобиль паркы даими яңартылып тора. Нәтиҗәдә, ел саен 50 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Юл төзү-ремонтлау чорындагы быелгы күрсәткеч тә моннан ким булмаячак, дигән ышаныч бар.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»