19.11.2010 - Көнүзәк

Чиста су мәсьәләсе — көн үзәгендә

Бүгенге көндә җир йөзендә 2,5 миллиард кеше чиста су  җитмәүдән интегә. Башкортстан су ресурсларына бай республика булса да, үз потенциалын нәтиҗәле файдаланмый. Узган елда  республикада агынты сулар белән 1,2 миллион тонна  пычрак матдә ташланган. Транспортлау вакытында суның дүрттән бер өлеше югала, торак-коммуналь хуҗалык буенча  югалу 40 процентка җитә. Башкортстан халкының 20 проценты эчәр су сыйфаты проблемасы алдында тора. Узган коры җәйдә республиканың 22 районында, Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрендә эчәр су дефициты күзәтелде. Әлеге катлаулы хәл су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануны һәм гидрологик режимны саклауны, антропоген факторларны төгәл бәяләүне таләп итә.

Кичә узган парламент тыңлаулары нәкъ менә шушы мәсьәләләрне җентекле тикшерде.  Аны Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе  Константин Толкачев ачып җибәрде. Русиянең 2020 елга кадәр су стратегиясе һәм Башкортстан территориясендә аны тормышка ашыру юллары хакында Дәүләт җыелышының Аграр мәсьәләләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе,  икътисад фәннәре докторы Франис Сәйфуллин  чыгыш ясады.

Су хуҗалыкларының хәлен тамырдан үзгәртү һәм су объектларын саклауны көчәйтү максатыннан 2009 елның 27 августында Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2020 елга кадәр илнең су стратегиясе һәм аны оештыру чаралары планы расланган иде.  Су стратегиясен тормышка ашыру өчен барлыгы 700 миллиард сум акча тоту планлаштырыла, шуның 500 миллиард сумы федераль финанслауга туры килә. Башкортстан биләмәләрендә Су стратегиясенең мөһим положениеләре  2010-2014 елларга “Чиста су” максатлы программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Программаның  дәүләт заказчысы-координаторы булып Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык  министрлыгы, дәүләт заказчысы булып Табигатьтән файдалану һәм экология, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыклары тора. Программаның төп максаты — эчәр суның сыйфатын яхшырту, су белән тәэмин итү системасын  һәм аңа идарә итүне камилләштерү. Әлеге программаны эшләү инициаторы —”Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе.

Парламент тыңлауларында Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры А. Н. Котлыәхмәтов,  Кама бассейны Су идарәсе җитәкчесе урынбасары В. С. Горячев,  Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы С. А. Молчанов, Башкортстан  буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы Р. А. Хәмитов,  Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Н. А. Күчемова һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Хәзерге көндә республикада 509 сусаклагыч һәм буа файдаланыла, шуларның 12се — зур сусаклагычлар. Боларның барысы да, бигрәк тә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектлары янәшәсендәгеләре, көчле антропоген тәэсир кичерә. Республика буенча агынты суларның 67 проценты тиешенчә чистартылмый.

Җир асты суларының сыйфаты нык түбәнәю соңгы елларда аеруча  борчый. Бу беренче чиратта “Башнефть” АНК эшчәнлеге белән бәйле.  Октябрьский шәһәрендә, Туймазы, Краснокама, Чакмагыш районнарында суның катылыгы артты һәм суда марганец һәм башка авыр металл тозлары микъдары күбәйде.

Парламент тыңлауларында катнашучылар әлеге көнүзәк проблемалар хакында уртага салып сөйләшкәннән соң, мөһим нәтиҗәләргә килделәр. Шулар арасында  судан һәм су объектларыннан файдаланганда кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү, сулык зоналарында сакчыллык режимын көчәйтү, су объектларына пычратучы матдәләр ташлауны чикләү, яңа технологияләр керткәндә хуҗалык субъектларын икътисади кызыксындыру, республика территориясендә җир асты су чыганакларын, чишмәләрне барлау, разведка һәм эзләнү эшләрен алып бару, “Башнефть”  компаниясен экологик чараларны финанслауга җәлеп итү кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Мондый проблемаларны хәл итү  Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Хөкүмәткә, республика Прокуратурасына, Идел буе федераль округының законнар чыгару органнарына, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе  өлкәләре законнар чыгару җыелышларына,  Әйләнә-тирә гидрометеорология һәм мониторинг буенча Башкортстан идарәсенә, урындагы үзидарә органнарына йөкләтелде.

Ләйсән КӘШФИЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»