18.11.2010 - Көнүзәк

“Башкортстан — наркотикларсыз” булачак

29 октябрьдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе “2020 елга кадәр дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтендә  Башкортстан Республикасында наркомания белән көрәш проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрде. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Наркоконтроль идарәсе, Яшьләр җәмәгатьчелек палатасы, медицина учреждениеләре, югары уку йортлары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җыелды. Алар наркотикларны куллану һәм таратуны кисәтүнең төп юнәлешләре, наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү, ачыклау һәм юкка чыгару проблемалары, наркотик матдәләр куллануны беренчел профилактикалауда наркотикка каршы көрәш хезмәтләре роле; яшьләрне, җәмәгатьчелек оешмаларын наркотикларга каршы эшчәнлеккә җәлеп итү, бу юнәлештә гаиләнең һәм укытучыларның роле турында фикер  алышты.

РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең  Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Долгополов билгеләвенчә, республикада наркомания проблемаларына зур игътибар бирелә һәм бездә наркотизация дәрәҗәсе илдәге белән чагыштырганда ике тапкыр түбәнрәк.

— Республикада наркотикларга каршы программа туксанынчы еллардан эшли, ул вакытта Русия дәрәҗәсендә моңа охшаш документлар юк иде. Шушындый программалар тө-бәкнең һәр муниципаль берәмлегендә эшләп килә. Ләкин бу гына тынычланырга ирек бирми. Республикада наркотикларга бәйле кешеләр саны ел саен 11-13 процентка, ә наркотикларга бәйле җинаятьләр саны сигез процентка арта, — дип белдерде ул.

Шушы җәһәттән нинди чаралар күрергә? Бу көрәштә дәүләт белән җәмәгатьчелекнең тырышлыгын ничек берләштерергә? “Түгәрәк өстәл” артында барган бәхәстә катнашучылар шушы сорауларга җавап табарга тырышты. Республикада соңгы җиде елда алып барылган мониторингның уңай роле билгеләп үтелде, аның нәтиҗәләре хәлне контрольдә тотарга ярдәм итә.

1991 елда наркотик куллану өчен җинаять җаваплылыгын юкка чыгару белән әлеге өлкәдә хәлләр нык кискенләште, дип исәпли “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар. Ләкин бу афәтне көч кулланып кына җиңеп булмаячак. Чарада профилактика эшләрен көчәйтү юнәлешендә анык тәкъдимнәр яңгырады. Монда гаилә, мәктәп зур роль уйный, фәкать шушы участокта бүген наркоманиягә каршы көрәш йомшарган. Бу имин гаиләләр саны кимүгә, уку йортларында наркоманияне кисәтү буенча белгечләр җитешмәүгә китергән. Мәктәп инспекторы вазыйфасын кертү турында тәкъдимнәр дә ишетелде, әйткәндәй, Русиянең 33 төбәгендә бу тәҗрибә уңышлы кулланыла. Шулай ук укытучыларны өстәмә рәвештә хокукый һәм психологик  яктан әзерләү дә максатка ярашлы булачак.

Чарада наркомания таралуны кисәтүгә төрле профильле җәмәгатьчелек оешмаларын җәлеп итүнең актуальлеге дә әйтелде. Аны алып баручы, партиянең Сәяси клубы координацион советы рәисе, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин бәхәстә катнашучыларны үз тәкъдимнәрен  “Бердәм Русия”нең башкарма комитетына тапшыруларын үтенде. Алар тикшерелеп, әле эшләнү өстендә булган “Башкортстан — наркотикларсыз” төбәк партия проектына кертеләчәк.

Резеда ГАЛИКЕЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»