18.11.2010 - Көнүзәк

Иреккә юл

Бүген Интернетта, гәзит белдерүләрендә һәм урам рекламаларында наркоманнарны аноним дәваларга һәм тернәкләндерергә тәкъдим итүчеләр бигрәк күбәйде. Ләкин аларның барысына да ышанырга буламы, шарлатаннардан ничек сакланырга һәм шушы бәлагә таручыларга кайда мөрәҗәгать итәргә?

Җәмәгатьчелек оешмалары белән үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аларның эшчәнлеген көйләү максатында, быел 15 февральдә РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан Наркоманияне кисәтү һәм наркоманнарны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче дәүләтнеке булмаган оешмалар ассоциациясе төзү турында положениегә кул куелды. Ассоциациягә керергә шушындый төр хезмәт күрсәтүче унөч оешма теләк белдергән.

Октябрь ахырында республика наркоконтроле идарәсе бинасында Ассоциациянең чираттагы утырышы узды.

— Наркоконтроль органнары белән дәүләтнеке булмаган җәмәгатьчелек оешмалары арасында бәйләнеш ике як өчен файдалы, — диде, утырышны ачып, идарәнең бүлек начальнигы Галина Кәримова. — Һәр наркоман ярдәм турында хыяллана, ә аны без бергәләп кенә күрсәтә алабыз. Анык максатлары булган, дәүләтнеке булмаган барлык берләшмәләр белән хезмәттәшлек  итәргә әзербез.

Галина Геннадьевна Наркоконтроль идарәсенең республиканың Заманча биюләр мәктәбе, “Алкоголизмга һәм наркотикларга — ЮК” фонды, “Нәсыйхәт” ислам тернәкләндерү үзәге кебек җәмәгатьчелек берләшмәләре белән гамәлгә ашырылучы профилактика эшләрен оештыру формалары турында сөйләде. Әлеге Ассоциация башкарма власть органнары һәм шәхси оешмаларның дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеген көйләү максаты белән булдырылган.

Дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү үзәкләренең күпчелегендә элекке наркоманнар эшли. Реабилитация процессы дингә таянып, Аллаһка ышаныч принципларында төзелә. Наркоманнарның кайчандыр үзләре “ак үлем” тозагында булган һәм аннан котыла алган кешеләргә  ышанычлары зур, алар өчен бу — афәттән котылу үрнәге. Ә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән наркоман өчен терелүгә ышаныч булу мөһим. Ассоциациягә керү халык алдында дәүләттән тыш тернәкләндерү үзәкләренең бәсен күтәрәчәк. 

Чара барышында “Иректәге тормыш” җәмәгатьчелек оешмасы белән таныштырдылар. Роман Шахов тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында фильм күрсәтте һәм наркоманнар белән эшнең христиан тәгълиматларына нигезләнгән программасы турында сөйләде.

— Безнең реабилитация курсы тугыз айга исәпләнгәнлектән, аны “Яңа кеше тууы” дип атадык. Христиан әхлагына нигезләнсә дә, без диненә карамыйча, барча кешегә ярдәм күрсәтәбез. Наркоманнар белән сөйләшүгә зур әһәмият бирәбез: авыруларга Аллаһ әхлагын җиткерергә теләп, притоннар, чегән ихаталары буйлап йөрибез, — ди оешма вәкиле Дмитрий Бучукин.

Шунысын билгеләргә кирәк: бүген республикада төрле секталар таралуга бәйле рәвештә, наркоманнарны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче дәүләттән тыш җәмәгатьчелек оешмаларына контроль көчәйтелде. Республика наркоконтроле аларның эшчәнлеген, теркәү һәм устав документларын, программаларын, эш алымнарын өйрәнә. Дәүләтнеке булмаган ассоциациягә керү турында таныклык алу өчен махсус таләпләр булдырылган. Әлегә республикада дүрт оешма шушы таныклыкка ия. Калганнары агымдагы елның 1 декабренә кадәр документларын тапшырырга тиеш.

Җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең үз көчләренә инанулары һәм киләчәккә өмет белән караулары наркоманнарга анык ярдәм булырына ышанычны арттыра.

Резеда ГАЛИКЕЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»