18.11.2010 - Көнүзәк

Һәр эштә тәвәккәллек кирәк

Туймазы районының Түбән Троицкий авылындагы Башкортстан постау комбинатының тарихы XIX гасыр урталарына ук барып тоташа. Заманында шушы предприятиенең даны бөтен илгә таралган иде. Чөнки яхшы сыйфатлы постау җитештерүче комбинат озак вакыт Оборона министрлыгы заказын үтәп килде. Бөек Җиңүгә Түбән Троицкий тукучылары да үзләренең лаеклы өлешен кертә. Сугыш елларында алар чыгарган 2 миллион 938 мең метр постаудан Кызыл Армия өчен 600 мең шинель тегелә.

Авылда комбинатны үстерүгә барлык көчен һәм тырышлыгын салган дистәләгән династия барлыкка килә. Гнусиннар, Масленниковлар, Әхмәтовлар һәм башкалар үз  язмышын постау сәнәгате белән бәйли. Үсеш чорында биредә авыл халкының өчтән бере хезмәт сала. Әлбәттә, тукучы, җеп эрләүче булып күпчелек гүзәл зат вәкилләре эшли. Мондый нисбәт Түбән Троицкийда әле дә саклана. Соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән күренүенчә, монда яшәүче халыкның 65 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Шушы төбәкнең икътисади сулышын, авылның йөзен, халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләгән Башкортстан постау комбинаты 2000 еллар башында бөлгенлеккә төшә. Чөнки Оборона министрлыгыннан заказлар туктатылгач, предприятие финанс ягыннан бернинди терәүсез торып кала. Хәзерге армиядә хәрбиләрне камуфляжга киендерәләр бит. Банкротка әйләнгән постау фабрикасында конкурс идарәсе кертелә, бераздан аның цехлары бөтенләй тынлыкка күмелә. Мондый хәлне кичәге комбинат эшчәннәре бик авыр кичерә. Постау сәнәгатенең, шулай ук безнең дә беркемгә дә кирәгебез юк микәнни, дип, күңелләре әрни аларның. Яхшырак язмыш эзләп, кемдер чит төбәкләргә чыгып китә, кемдер авылда үзенең шәхси хуҗалыгы исәбенә көн күрә.

— Безнең тукучылар — үз эшенең бәясен яхшы белүче горур халык, аларны башка төрле һөнәрләргә яңадан тиз генә өйрәтермен димә, — ди Түбән Троицкий авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Нина Галләмова. —  Күпләр Свердловск өлкәсендәге Арамиль постау комбинатына, Төмәндәге камволь фабрикасына юлланды. Хәтта вахта ысулы белән Дмитровградтагы шундый предприятиегә йөреп эшләделәр. Ничек булса да үз һөнәрләренә тугры калырга тырыштылар. Ә үзебездәге ябылган комбинат белән ни эшләргә? Без үз вәкаләтләребездән файдаланып, производство фондларын туздыруга, туку станокларын һәм башка җиһазларны төрле фирмаларга сатып җибәрүгә юл куймадык. Цехларны ябып йозакладык та пломбалар суктык, шуннан анда үзебезнең каравылчыларны куйдык. Шулай корылмаларның төп өлешен саклап калдык.

2009 елның җәй урталарында Түбән Троицкийга булачак инвестор — Свердловск өлкәсеннән “Грани” холдинг компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры Светлана Чикурова килә. Ул үзләрендәге Арамиль постау комбинатына биредән технологияне биш бармагы кебек яхшы белүче кешеләрне алып китәргә теләве хакында әйтә. “Нигә сезне эшче көче генә кызыксындыра, бездәге фабриканы үзегезгә алып, эшкә кушсагыз, яхшырак булыр иде. Компаниягезнең куәтләре дә артыр, бездәге халык та эш эзләп читкә таралмас иде”, — ди аңа Нина Александровна. Бу тәкьдим инвесторны уйландыра. Киңәш кору өчен бергәләп район хакимияте башлыгы янына китәләр. Муниципаль власть яхшы башлангычка үзенең фатыйхасын бирә.

Башта инвестор, үзенең милек хокукын рәсмиләштерергә теләп, комбинатның производство фондларын сатып ала. Тик ике-өч ел эшләмәгән предприятиедә казанлык, җылыту системасы, су бирү корылмалары яраксыз хәлгә килгән була. Производство фондларын эшкә кушуга әзерләү өчен инвестор байтак акча сала. Ярдәм сорап Светлана Чикурова фабриканың элекке белгечләренә мөрәҗәгать итә. Аларны озак үгетләргә туры килми. 40 ел эш тәҗрибәсе булган инженер Александр Ситников, баш механик Евгений Комаров универсал-белгечләр Радик Зөфәров, Гыйльфан Баянов, Александр Глазунов, Сергей Савельев һәм башкалар җиң сызганып эшкә тотына. Бер ай эчендә алар киез басу машиналарын ремонтлап, төп цехларда әзерлек эшләрен аткарып чыга.

— Комбинат — безнең поселокның “йөрәге”. Монда бернинди арттыру юк. Эшләгән станокларның тукылдавы тирә-юньдә ишетелеп тора. Фабриканың гудогы 1852 елдан бирле кычкыртып килгән, — ди урындагы хакимият башлыгы. — Ниһаять, былтыр 1 декабрьдә безнең комбинат яңадан эшли башлады. Киез басучы машиналарга яңадан “җан” керде.  Бу безнең өчен иң куанычлы һәм истәлекле вакыйгага әверелде. Эшкә чакырып гудок кычкыруга халык тәүдә ышанмады, күпләр авылда берәр төрле хәл булгандыр, дип уйлады. Төш вакытында гудок тавышы тагын яңгырагач, шатлыклары йөзләренә чыккан халык комбинат каршындагы мәйданга эркелде. Стихияле митинг булып үтте. Кемдер җырлады, кемдер такмак әйтеп биеде, кемдер сөенеченнән елады. Фабрика торбасыннан төтен чыкканын күреп, олысы да, кечесе дә куанды...

Шуннан соң инде эш көннәре, предприятие эшчәнлеген тергезү белән бәйле авырлыклар башлана. Чөнки коллективны яңадан тупларга кирәк була. Кайберәүләр башта комбинатка кире кайтырга кыймый. Аларны да гаепләп булмый, ике ел буе эшсез, акчасыз утырганнар бит. Беренче сменага җитәрлек эшчеләрне җыя алалар. Ләкин инвестор 100 туку станогын да эшкә кушуны планлаштырган була. Читтә эшләп йөрүчеләрне кайтырга өнди башлыйлар. Кемдер ризалаша, кемдер — юк. Свердловск өлкәсенә генә авылдан дистәләгән гаилә эшкә барып урнашкан була. Арамильдә аларны предприятие фондыннан торак белән тәэмин иткәннәр, кайберәүләре ул фатирларны хосусыйлаштырырга да өлгергән.

Инвесторга урындагы хакимият һәрьяклап ярдәм кулы суза. Ил базарында да табигый йонга ихтыяҗ арта. Тергезелгән комбинатның портфельләр заказы да тулылана, әкренләп куәт җыю белән җитештерүчәнлек тә арта.

— Әгәр без тәүге айда 30 мең погон метр постау эшләп чыгарсак, хәзер җитештерү күләмен 100 меңгә җиткердек, — ди “Башкортстан туку комбинаты” җәмгыятенең башкаручы директоры Наталья Федорова. — Башта җиңелдән булмады. Эшнең уңышын һәр производствода кадрлар хәл итә бит. Без предприятиедә 10, 15, 20 ел эшләп киткән кешеләрне яңадан җыйдык. Әле дә коллективны туплау белән актив шөгыльләнәбез. Яшьләрнең тукучы һөнәрен үзләштерергә теләве безне аеруча сөендерә, чөнки тәҗрибәле постаучыларны якын киләчәктә алар алмаштырырга тиеш. Собханкулдагы 49нчы һөнәрчелек училищесы белән килешү төзедек, алар комбинат өчен төп һөнәр ияләрен — тукучылар, җеп эрләүчеләр әзерләргә лицензия алды. Әле шул төркемгә постау сәнәгатендә эшләргә теләк белдергән кызларны җыябыз. Кайбер һөнәрләргә үзебезнең предприятиедә дә өйрәтәбез. Алар махсус программа буенча укый, өч ай дәвамында бишәр мең сум хезмәт хакы алалар. Соңыннан үзен яхшы яктан күрсәткән өйрәнчекләрне үзаллы эшкә күчерәбез. Әлегә комбинатта уртача хезмәт хакы 10 мең сум тирәсе. Әмма постаучыларның 90 процентына эш күләменә карап түләнә. Күпме погон метр продукция чыгарсалар, шунча акча алалар. Бу бик тә яхшы стимул. Бездә югары җитештерүчәнлеккә ирешкән, аена 35-40 мең сум алып эшләүче постаучылар да җитәрлек.

Русиянең туку сәнәгатендә бүген Түбән Троицкийдагы ише бер дистә генә предприятие калган. Шуңа постау базарда үтемле товар санала. Металлурглардан заказлар күп килә икән. Бервакыт аларны синтетикага киендерергә теләгәннәр. Ләкин аны табигый йон белән чагыштырырлыкмы соң? Хәзер корыч кайнатучыларга махсус киемне постаудан тегәләр. Комбинатның продукциясе юрган-җәймәләр җитештерү өчен дә файдаланыла. Әйтүләренчә, илдә йон тукымалар чыгаручы предприятиеләр аз булганлыктан, Түбән Троицкий поставына ихтыяҗ арта бара.

— Без аяк киемнәре тегү өчен мамыкланып торган йомшак тукыма да җитештерәбез, — ди башкаручы директор. — Кулланучылар бездән эрләнгән җеп тә ала. Әле үзебездә жилетлар, бияләйләр, өйдә кия торган җиңел аяк киемнәре чыгару турында сүз йөртәбез. Моның өчен тегү производствосын ачарга җыенабыз.

Тергезелгән предприятие бүген чималга да кытлык кичерми. Йонны, нигездә, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан кайтарталар. Быел үзебезнең Башкортстандагы хәзерләүче оешмалар белән дә хезмәттәшлек итә башлаганнар. Комбинат белгечләре телгә алуынча, безнең республикада нәфис йон җитештерелә икән, андый чималдан басылган постау юрган-җәймәләр сыру өчен кирәк тә инде.

Хосусый инвестор Башкортстан постау комбинатын аякка бастыру өчен 60 миллион сум капитал салган. Республикада табигый йон тукымалар чыгаручы бердәнбер предприятие булганлыктан, коллективка  хөкүмәт һәм муниципаль власть тарафыннан да эшлекле ярдәм күрсәтелгән. Хәзер инде бай тарихлы фабриканың үсеш перспективасы турында кыю сүз йөртергә була. “Без бүген комбинатның элекке данын кайтару нияте белән янып яшибез. Тотрыклы үсеш юлына чыгу өчен резервлар җитәрлек, әле предприятиедә 400 кеше эшләсә, якын киләчәктә бу санны ике тапкыр арттырырга исәп тотабыз, — ди башкаручы директор Наталья Федорова.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»