18.11.2010 - Көнүзәк

Бер-берсенә терәк, күпләргә үрнәк алар

Сәфәргалиннар гаиләсе белән күптән танышбыз. Архангель районының Тирәкле авылында туып-үскән Дамир белән Благовещен сылуы Лилия 1993 елда гомерлеккә бергә булырга ант биреп өйләнешкәннәр.

Яңа гына үзаллы тормышка аяк баскан гаилә, гадәттә, нәрсә хакында хыяллана? Фатирлы булу, ныклы нигез кору, сәламәт балалар үстерү... Максатка омтылучан, эшсөяр Сәфәргалиннар унҗиде ел бергә яшәү чорында боларның барысына да ирешкән.

Туган авылы мәктәбеннән соң һөнәрчелек училищесы тәмамлап, хәрби хезмәт үткән Дамир Уфада шофер булып эшли башлый. Ерак Германия җирендә туган Лилиянең балачагы илебезнең төрле почмакларында үтә. Хәрбиләр гаиләсендә үскән акыллы, тәртипле кыз нинди генә мәктәптә укыса да, яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Урта мәктәпне Латвиядә тәмамлаган Лилия Благовещенга дәү әнисе янына кайта. Укуын Уфадагы һөнәрчелек училищесында дәвам итә. Әнисенә охшап, бәләкәйдән тегәргә, бәйләргә оста Лилия монда тегүче һөнәренең серләренә өйрәнә. Нәкъ шул мәлдә танышып киткән Дамир белән Лилиянең күңелендә бер-берсенә карата сөю хисе уяна.

Әти-әниләренең ярдәме белән фатирлы булган Сәфәргалиннар Благовещенга килеп төпләнә. Озакламый кызлары Ләйсән, уллары Динар белән Азамат дөньяга килә. Ләйсән белән Динар — 1нче гимназиянең уку алдынгылары, ә Азамат “Кояшкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Ләйсән дә, Динар да спортны үз итә. Ләйсән кызыксынып, бокс белән шөгыльләнә.

— Ни өчен спортның бу төрен сайладың? Ул бит ирләр спорты, — дип кызыксынам.

— Спортта аерма юктыр ул, дип уйлыйм. Бокс — төртешү, бер-береңне тукмау дигәнне аңлатмый. Аның үз тәртибе бар. Җитезлек, физик техника һәм башкасы, — дип җаваплады ул.

Район укучылары арасында шашка буенча ярышта да Ләйсән беренче урын яулаган. Спортның бу төренә Динар белән Азамат та гашыйк.

Динарның иң яраткан дәресе — физкультура. Ул — гимназиянең баскетбол, волейбол командаларының алыштыргысыз әгъзасы. Төрле модельләр төзү дә Динарның күңеленә якын.

Һәр нәрсәгә үз карашы булган Азамат киләсе елда мәктәпкә барырга әзерләнә. Машиналар белән кызыксынучы малай өлкәннәр ярдәмендә укырга-язарга өйрәнгән.

Сәфәргалиннарның балалары бәләкәйдән өлкәннәргә ярдәмләшеп үсә. Аларның буш вакытлары юк диярлек. Көндәлек эшләр әти-әни белән алдан ук киңәшләшеп куелган.

Себер тарафларында вахта ысулы белән эшләүче Дамир Сәлимгәрәй улы ялга кайткан арада төзелеп килүче яңа йортына улларын ияртеп килә. Иң зур ярдәмче Динары белән җиң сызганып эшкә тотына гаилә башлыгы. Халык “ир канаты ата-ана йортында ныгый”, дигән. Өлкән Сәфәргалин улларын булачак гаилә башлыклары итеп тәрбияли. Эшкә оста Ләйсән әнисе белән фатирларын һәрчак тәртиптә тота, аларның өстәленнән тәмле татар ашлары өзелми, якыннарына йөрәк җылысын, тәмле сүзләрен кызганмый өләшә алар.

Гаиләсенең җылысын, өенең котын саклаучы Лилия Сәфәргалинаны эшенә җаваплы каравы һәм ышанычлы булганы өчен Благовещен почта бүлекчәсендә  хөрмәт итәләр.

Сәфәргалиннар балаларын милли рухлы итеп үстерә, аларның күңеленә халкыбызга хас изгелек, ихласлык, тугрылык хисләрен салырга тырыша. Нәселенең язма һәйкәле — шәҗәрәгә дә зур игътибар бирә гаилә әгъзалары. Агач рәвешендә иҗат иткән шәҗәрәдә Динар белән Азамат — Сәфәргалиннар нәселенең тугызынчы буын вәкилләре.

— Өйдә мөмкин кадәр туган телебездә аралашабыз. Кардәш-ыруын, нәселен белүче, милләтен, телен хөрмәт итүче, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүче кешене генә чын шәхес дип әйтеп була, минемчә, — ди  Дамир Сәфәргалин.

Сикәлтәле тормыш юлында югалып калмаслык бай күңелле, ныклы рухлы, намуслы булырга өйрәткән ата-аналарына да рәхмәтле Лилия һәм Дамир Сәфәргалиннар. Алар хөрмәтле әтиләре — хезмәт ветераннары Сәлимгәрәй Нургали улы Сәфәргалинны һәм Насыйбулла Мирсәет улы Терегуловны, кешелекле, олы йөрәкле әниләре — Сәвия Сабир кызы белән Рәйлә Рәми кызына кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Дәү әти-дәү әниләр дә оныкларын өлкәннәргә игътибарлы, кечеләргә итагатьле, ярдәмчел итеп тәрбияләүгә көч сала.

Балалар бакчасында, гимназиядә үткәрелүче барлык җәмәгать эшләренең уртасында йөрүчеләр дә Сәфәргалиннар. Төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Сәләтле кеше бар яклап  та сәләтле була инде. Гаилә башлыгы курайда, гармунда уйный, тапкыр сүз, мәзәкләр сөйләргә ярата.

— Якты, җылы фатирыбыз оҗмахка тиң. Туган йорт җылысын саклаучы әти-әниләребез исән-сау, көч-дәрт алыр газиз җиребез, бик күп туганнарыбыз, дусларыбыз, сөю гөлләре — балаларыбыз бар. Моннан да зуррак бәхет бармы дөньяда? — ди хуҗабикә.

Сәфәргалиннар гаиләсенә бүген күпләр соклана. Бер-берсенә терәк, күпләргә үрнәк алар.

Лира БАТЫРГӘРӘЕВА.

Благовещен шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»