16.11.2010 - Көнүзәк

Шәһәрдә тормыш башка...

Башкортстан Президенты вазыйфасында эшли башлавына 100 көн тулу уңаеннан матбугат конференциясендә Рөстәм Хәмитов республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләргә тукталып, беренчел бурычлардан халыкны эш, лаеклы хезмәт хакы һәм арзанлы торак белән тәэмин итүне атады. Әлбәттә, бу сүзләр яңалык түгел: федераль дәүләт җитәкчеләре дә, депутатлар да чыгышларында, тәү чиратта, халыкның үзәгенә үткән социаль проблемаларга “суктыра”. Ә менә ялкынлы чыгышларда билгеләнгән бурычлар гамәлдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырыла — монысы икенче мәсьәлә. һәрхәлдә, югарыда аталган проблемалар буыннан-буынга күчә килә һәм кайсы чорда да актуаль булып кала. Шул ук вакытта,  узган атнада республика тормышында булган вакыйгалар, очрашулар, белдерүләр, карарлар Башкортстан Президенты авызыннан матбугат конференциясендә әйтелгән сүзләрнең кәгазьдә генә калмаячагына ныклы ышаныч уята.

9 ноябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов “Башкортстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында” Указга кул куйды. Аңа ярашлы, республика территориясендә эшләүче хезмәткәрләр өчен 2011 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 5500 сум күләмендә билгеләнәчәк. Әлегә исә аның күләме 4330 сум белән чикләнә һәм республикадагы яшәү минимумыннан (5365 сум) шактый калыша. Бу җәһәттән Башкортстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакы күләмен һич югы яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү мәсьәләсен Хөкүмәт алдында әле август аенда ук күтәргән иде. Күренә ки, республика җитәкчелеге профсоюзларны ишеткән. Һәрхәлдә, яңа Хөкүмәтнең мәсьәләне эзлекле өйрәнеп, тәгаен карарга килүе аның эшлеклелегенә ышанычны ныгыта.

Эшлеклелек дигәннән. Узган атнада республика Хөкүмәтендә берьюлы өч министр алышынды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры итеп Ленара Иванова, табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасына Азат Котлыәхмәтов, торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп Ирек Ялалов тәгаенләнде. Моңа кадәр исә Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегендә үзгәрешләр булган иде. Хәер, Рөстәм Хәмитов җитәкче кадрлар составында, шул исәптән республикадагы башкарма властьта да үзгәрешләр булачагын алдан ук кисәтеп куйды һәм, күренүенчә, бу эш иң проблемалы тармаклардан башланды, дияргә кирәк. Һәрхәлдә яңа министрлар үзләре җитәкләгән тармакларны үсеш баскычына чыгара алыр дигән өметтә калыйк. Моның өчен аларның мәсьәләне объектив күзаллавы да, җитәкче тәҗрибәсе дә җитәрлек кебек. Әйтик, Ленара Иванова югары вазыйфага тәгаенләнгәнгә кадәр Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары булды. Бу җәһәттән хезмәт кешесенең, хезмәт коллективларының проблемалары аңа тирәнтен таныш. Әмма хәзер Ленара Хәким кызы алдында әлеге проблемаларны күтәрү генә түгел, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасында аларны нәтиҗәле хәл итү бурычы да тора. Торак һәм коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Ялалов 2002-2008 елларда Уфа шәһәре хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе начальнигы, арытаба Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләде. Табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтов та тармакта яңа кеше түгел. 2003 елдан алып вазыйфага тәгаенләнгәнгә кадәр ул Уфа шәһәре хакимиятендә Шәһәр эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенең экология һәм тирә-як мохитне саклау бүлеген җитәкләде. Ягъни яңа җитәкчеләрнең һәркайсы тармак проблемаларын тирәнтен белә. Әмма ул проблемаларны хәл итүгә яңа министрлар нинди өлеш кертер — бу турыда вакыт үткәч кенә фикер йөртеп булачак.

Шул ук вакытта аналитиклар, бәйсез экспертлар хөкүмәт составында үзгәрешләр арытаба да булачак, дигән фикердә. Моны алар август аенда Хөкүмәтнең ашыгыч рәвештә оештырылуы һәм бүген кайсы тармак җитәкчелегенең ни дәрәҗәдә компетентлы булуы ачык күзаллануы белән аңлата.

Хәер, Президент кәгазьдә билгеләгән бурычларның гамәлдә ничек тормышка ашырылуына әйләнеп кайтыйк. Бу җәһәттән узган атнада хезмәт хаклары өлкәсендә генә түгел, эш белән тәэмин ителеш, торак төзелеше өлкәсендә дә берничә мөһим адым ясалды. Билгеле, әлеге проблемаларны хәл итү турыдан-туры производствоны үстерүгә бәйләнгән. Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко катнашлыгында 10 ноябрьдә Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсендә үткән киңәшмәдә сүз, беренче чиратта, әлеге предприятиедә вертолет двигательләре өчен агрегатлар җитештерү линиясен булдыру турында барды.

— Бүген без предприятиедә вертолет двигательләре җитештерү мәйданчыгында булдык. Монда күргәннәрдән чыгып шуны әйтергә була: Уфа предприятиесенең әлеге мәсьәләдә киләчәге өметле. ТВЗ-117 һәм ВК-2500 вертолет двигательләре өчен ремонтлау комплектациясе, шулай ук ПД-14 гражданлык авиациясе двигателенә деталь һәм узеллар үзләштерүдә берләшмә лаеклы урын биләр дип ышанам, — диде Виктор Христенко. Федераль министр белдерүенчә, Уфа моторлар эшләү берләшмәсендә вертолет двигательләре өчен комплектлаучы детальләрнең 60 проценты җитештереләчәк. Бу җәһәттән завод вертолет двигательләре җитештерү буенча тулы куәтенә 2015 елда эшли башларга тиеш.

Үз чиратында производствоның нәтиҗәле үсеше социаль мәсьәләләрне дә колачлырак хәл итүгә юл ача. Киңәшмәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика тарафыннан предприятиегә ярдәм булачагы, бүген аның хезмәткәрләре өчен торак комплексы төзү буенча берлектәге проект каралуы турында белдерде. Узган атнадагы мәкаләдә бер проблема икенчесен тудыра, дип язган идек. Күренүенчә, бу очракта бер мөһим башлангыч икенче мөһим проектка юл яра.

Мөһим проектлар дигәннән, билгеле, бу юнәлештә эшчәнлек аерым бер предприятиегә генә кайтып калмый. Ноябрь ахырында Башкортстанга М-5 федераль трассасын яхшыртуга 4,2 миллиард сум акча килү көтелә. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышында Премьер-министр урынбасары Сергей Афонин белдерде. Әлеге акча федераль трассаның Зинино һәм Жилино авыллары янындагы участогын реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк. Бу программа өч елга исәпләнгән. Ул өч полосаны һәм Агыйдел елгасы аша күпер төзүне күз уңында тота. Ике елдан тагын 5,2 миллиард сумлык яңа транш көтелә.

Сергей Афонин, шулай ук, Кушнаренко авылын урап үтүче М-7 федераль трассасын төзүгә 2,7 миллиард сум, тагын ике елдан соң шул ук күләмдә акча бүленәчәген хәбәр итте.

Үз чиратында Президент Рөстәм Хәмитов автомобиль трассалары төзүгә федераль ресурслар җәлеп итү буенча эшне көчәйтү, шулай ук, республикада авыл юлларын яхшырту программасын әзерләү бурычын куйды.

Тиздән Уфаның аквапаркы булачагына да ышаныч ныгый. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм “РосЕвроDevelopment” компаниясе вәкиле Андрей Суздальцев арасында эшлекле сөйләшүдән соң шулай дияргә була.

— Уфалылар балаларын Казан һәм Самара аквапаркларына йөртә. Күрше төбәкләрдә яшәүчеләр Уфага автобуслар белән сәяхәт оештырсын өчен мин бездә дә ниндидер уникаль объект булуын телим, — диде Рөстәм Хәмитов.

Инвесторлар әйтүенчә, Уфада аквапарк төзелеше озакка сузылуның сәбәбе — финанс кризисы. Киләсе елның язында аны төзүне дәвам итәргә планлаштырыла, ә 2013 елда комплекс ачылырга тиеш. Аның гомум мәйданы 140 мең квадрат метрдан арта. Проектның гомум бәясе 7 миллиард сум.

Әйе, Президентның сүзе эштән аерылмый. Һәрхәлдә әлегә кадәр ул билгеләгән мәсьәләләр буенча тәгаен чаралар күрелә килә. Шул ук вакытта, безнең карашка, әлегәчә Президентның “кулы җитмәгән” мәсьәләләр дә юк түгел. Шуларның берсенә генә тукталыйк. Әйтик, корылык нәтиҗәләрен бетерү өчен бирелгән дәүләт ярдәмен һәм ил күләмендә тормышка ашырылучы берничә проектны исәпкә алмаганда, узган чорда авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору, тезләнгән авылны тернәкләндерү, саклап калу юнәлешендә бернинди дә кардиналь адым ясалмады. Хәтта моңа омтылыш та булмады, шикелле. Гәрчә Башкортстан халкының 40 проценты авылда яшәсә дә...

Әлбәттә, еллар дәвамында кат-кат булып тупланган мәсьәләләрне барысын да берьюлы хәл итеп булмый торгандыр. Шуңа күрә, кичекмәстән, бу мәсьәләләргә дә Президентның кулы җитәр, дигән теләктә калыйк. Авыл халкы моны зур түземсезлек белән көтә...

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»