05.05.2011 - Көнүзәк

Хуҗалык зур уңышлар яуларга әзер

 

Хуҗалык җитәкчесе Мансур Хәйдәров.Нуриман районындагы “Идел” агрофирмасының даны республикадан читтә дә күпләргә таныш, чөнки ул үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда иң алдынгы һәм иң эре хуҗалыклар исәбендә. Унбер авылны берләштерүче агрофирмада 120 кеше хезмәт сала.

3300 гектарда чәчүлекләребез бар. Аның 1 мең 113 гектарына — уҗым культуралары, 1 мең гектарына  күпьеллык үлән чәчелә. Күпьеллык үләннәр өчен орлыкчылык участогы бар. Анда “сарга” (люцерна) һәм клеверның кылчыксыз сортлары, тимофей һәм кәҗә үләннәре үстерәбез. Быел Свердловск өлкәсендәге җаваплылыгы чикләнгән “РЭСТ-АГРО” җәмгыятеннән клевер һәм тимофеевканың элиталы ике төрле сортларын сатып алдык. Бу кузаклы һәм кыяклы үләннәрне киләчәктә үзебездә үстереп, район хуҗалыкларына да сатарга исәп. Биш  тонна гибрид кукуруз сатып алдык. Әйтергә кирәк, кышка безнең хуҗалык фермалары үзебез хәзерләгән мал азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән иде. Язгы кыр эшләре дә уңышлы гына бара, тырмалауны вакытында тәмамлап, 1 майда чәчүгә төштек. Бүген арпа, солы, күпьеллык үләннәр 230 гектарда чәчелде дә инде,— ди “Идел” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Хәйдәров.

Хөкүмәт ярдәме белән “Россельхозбанк” аша 7 миллион сумга техника сатып алуга килешү төзелгән. Шушы көннәрдә “Баштехника” аша хуҗалыкка  Т-150К, тәгәрмәчле МТЗ-82, чылбырлы ТГ-90, башка төр авыл хуҗалыгы машиналары кайтартылган. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген “Идел”дә техника җитәрлек.

Радик Исмәгыйлев белән Рафаил Галимов.“Идел” хуҗалыгы “Башнефть” акционерлар нефть кампаниясенең “Башкирнефтепродукт” җәмгыяте белән озак еллар бәйләнешне өзми. Быел да ташламалы хак белән ягулык-майлау материалына килешү төзелгән, язгы кыр эшләре өчен 80 тонна ягулык кайтартылган.

“Идел” хуҗалыгының Үкәрле һәм Зур Теңкәш машина-трактор мастерскойларында техника карау уңышлы үткән. Техниканың әзерлек торышы белән  язгы кыр эшләре башланыр алдыннан Мансур Миргазиян улы белән Үкәрле гаражында таныштык. Гаражда үз эшенең осталары, “тимер атлар”ның чын хуҗалары ремонт эшләре белән мәш килә иде. Әнвәр Мөхәммәтов 30 елдан артык  механизатор булып эшли. Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Механизаторлар Әсхәт Хәсәнов, мәсәлән, республиканың Мактау грамотасына, Салават Тимергазин атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булганнар. Җитәкче сүзләренә караганда, тагын ике “универсаль” егетнең исеме мактауга лаек. Алар — хуҗалыкның баш инженеры, Русия Федерациясенең Мактау грамотасы иясе Радик Исмәгыйлев белән  гараж мөдире, 2009 елда республика авыл хуҗалыгы министрлыгың Мактау грамотасына лаек булган Рафаил Галимов. Универсаль, чөнки кулларыннан килмәгән эшләре юк, үзләре токарь, эретеп ябыштыручы да, уйлап табучы-рационализатор да, кыскасы — техникага җаннары белән бирелгән ир-егетләр. Алар булганда барлык техника берөзлексез эшли, дип мактады җитәкчеләре. Шулай, бөтен күңелеңне биреп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗә күрергә мөмкин. Бу уңайдан “Идел” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Хәйдәров хуҗалык эшчәннәре белән хаклы рәвештә горурлана. Андыйлар биредә хезмәт хакын да тиешенчә ала. Хуҗалыкта быел эш хакы 10 процентка арттырылган, ул вакытында түләнә.

Әсхәт Хәсәнов, Әнвәр Мөхәммәтов, Салават Тимергазин.Агрофирманың терлекчелек тармагында да уңышлары бар. Тугыз фермада бестужев токымлы 1553 сыер малы асрала. Чураш, Истерек, Зур Теңкәш авылларындагы фермаларда 408 савым сыеры бар. Һәр сыердан бүген 11,3 килограмм сөт савалар. Фәнил Фәрхетдинов җитәкләгән ферманың һәр хезмәткәре мактауга лаек. Розалия Хәсәнова, мәсәлән, бозаулар карый. Алдынгы сыер савучылардан Гүзәл Мәсәлимова, Миңсылу Әхтәрҗанова, Рузалия Хөснетдинова, терлекчеләр Данис Сөнәгатуллин, Нәзир Хәсәнов, Рәлиф Мәсәлимов, Дамил Булатов зур тырышлык салып эшлиләр. Бәләкәй Теңкәш терлекчелек фермасы соңгы елларда токымлы мал үрчетеп, тирә-якта танылу тапкан. Монда терлек үрчетүгә барлык шартлар да тудырылган. Хуҗалык фермалары җитәрлек мал азыгы белән тәэмин ителгән. Ферма мөдире Тәлгать Нәгыймов, терлекчеләр Рамил Бураншин, Фидан Гыйрфатуллинның уңганлыгы нәтиҗәсендә артым да, табыш та күзгә күренеп арта. Быел хуҗалык Архангель районына бестужев токымлы 120 тана саткан. Киләчәктә терлекчелек фермасы эшчәннәре токымлы маллар санын арттыруга зур өметләр баглый. Куелган максатларына ирешеп, зур уңышлар яуларга “идел”леләр өйрәнгән инде.

Людмила ХӘНӘФИНА.

Нуриман районы.

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»