05.05.2011 - Көнүзәк

Иганәчелек белән дәүләт арасында күпер булсын

Кичә Хөкүмәт йортында “Иганәчелек, шәфкатьлелек, иреклелек” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов алып барды.

Әлеге чарада власть, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары белән бергә төрле хәйрия фондлары, оешмалар җитәкчеләре катнашты. Алар саны бүген бездә 200гә җитә. Премьер-министр урынбасары фикеренчә, Русиянең бер генә субъекты да социаль мәсьәләләрне тулысынча дәүләт исәбенә хәл итә алганы юк. Моның өчен бюджет акчасы гына җитми. Шуңа күрә иганәчелек, һәрвакыттагыча, актуаль булып кала.

Туймазы районында бу өлкәдә уңай тәҗрибә тупланган. Монда сугыш һәм хезмәт ветераннары, ятим һәм караучысыз калган балалар, авыр хәлдә яшәүче гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтелә.

— Иганәчелек — күңел чакыруы белән кылына торган гамәл, — ди бу хакта район хакимияте башлыгы Рәшит Хәйруллин. — Әмма ул власть органнары тарафыннан оештырылса, аеруча нәтиҗәле. Совет заманында төрле акцияләр өчен һәркемнән бер көнлек эш хакын җыеп, әллә күпме изге эшләр башкарылды. Шул замандагы тәҗрибәне онытырга ярамый.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашкан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт һәм христиан руханилары дингә ихтирамлы кешенең һәрвакыт изгелек кылырга омтылуын ассызыклады. Республикада соңгы елларда меңнән артык мәчет калкып чыкты һәм аларның барысы да иганәчеләр акчасына төзелде, дип белдерде Мөфти хәзрәт.

Пермь краенда эшләп килүче “Дуслык дәфтәре” төбәкара проект җитәкчесе Юлия Новоселованың сүзләреннән соң залда алкышлар яңгырады. Чыннан да, күршеләрнең бу өлкәдәге эшчәнлеге соклануга лаек. Алар иганәчелек һәм шәфкатьлелек идеяләренең төп асылы югала барган заманда яшь буынга аны яңадан кайтару, тәрбияләү буенча күп эш башкара. Шуңа да крайда волонтерлык киң җәелдерелгән. “Социаль ярдәм картасы” да игътибарга лаек. Анда теләсә кайсы иганәче аның ярдәменә кичекмәстән мохтаҗ кеше яки оешманы эзләп таба ала.

Гомумән, бу өлкәдә байтак эшлисе бар, дигән фикердә түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Иганәчелек белән дәүләт арасындагы күперне ныгыту максатында Җәмәгатьчелек советы булдыру кирәклеге белән барысы да килеште.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»