04.05.2011 - Көнүзәк

Закон бар, эшләргә кирәк

Узган атнада “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт каршындагы комиссиянең яңа составта тәүге утырышы үтте. Утырышны ачып, Комиссия рәисе — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов составның зур үзгәреш кичерүе һәм республика Президенты тарафыннан аның эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару бурычы куелуы турында хәбәр итте.

Мәгълүм булуынча, “Башкортстан халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча комиссия 1999 елдан, ягъни Закон кабул ителгәннән башлап эшләп килә. Телләр турында программаларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу, телләрнең статусын көйләүче документлар проектларын эшләү аның төп бурычлары булып тора. Комиссия кысаларында министрлык һәм ведомстволар, гыйльми учреждениеләр Башкортстанда яшәүче халыкларның тел нормаларын куллануга кагылышлы тәкъдимнәрне һәм туган телләрне укытуның оптималь методикаларын да эшли. Бу җәһәттән узган унике ел эчендә Закон чараларын тормышка ашыру буенча милли мәгариф, мәдәният һәм нәшрият өлкәсендә зур эш башкарылган дип билгеләнде. Туган телләрне саклау һәм үстерүнең норматив-хокукый, оештыру һәм мәгълүмати нигезләре салынган. Әйтик, бүген меңнән артык балалар бакчасында тәрбия эше һәм укыту башкорт, татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә алып барыла. Мәктәп, техникум һәм колледжларда дәүләт телләре системалы укытыла. Телевидение һәм радиода туган телләрдә тапшырулар оештырылган. Милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта, утырышта Илшат Таҗетдинов ассызыклавынча, бүген Законны тормышка ашыру буенча өстенлекле юнәлешләрне закон таләпләреннән һәм чынбарлык хәлдән чыгып билгеләргә кирәк. Һәм бу, тәү чиратта, Комиссиянең үзеннән башланырга тиеш.

— Комиссия эшчәнлеге һич кенә дә тар даирә проблема белән чикләнеп, телләрне саклау буенча дәүләт программасына кыюсыз һәм тәртипсез идарә итүгә кайтып калырга тиеш түгел. Законны тормышка ашыру буенча эшчәнлек комплекслы алып барылырга тиеш. Һәркемне моңа аерым игътибар итәргә һәм актив эш позициясе алырга чакырам, — диде бу җәһәттән Илшат Таҗетдинов.

Чыннан да, безнең карашка, биредә уйланырга урын бар. Һәрхәлдә, Комиссия эшчәнлеген, аның утырышларын еш яктыртырга туры килгәнлектән, узган елларда аларның ничек үтүе һәм нинди эчтәлеккә корылуы турында яхшы хәбәрдарбыз. Кызганычка каршы, еш кына аларда “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны тормышка ашыру турында сөйләшү республиканың төньяк-көнбатыш районнарында башкорт теле ничек укытылуны тикшерүгә кайтып калды. Җавап тотучылар да, нигездә, шушы районнар һәм шәһәрләр җитәкчеләре булды. Тәүдә чынбарлык хәлне аңлатып карадылар, аннары аклануга күчтеләр, ахыр чиктә, Комиссия басымы астында “хәлне төзәтү” өчен яңа йөкләмәләр алдылар...

Комиссиянең яңа җитәкчелеге “бүген җәмгыять көндәлек тормышта туган телләрне киң файдаланырлык нигезләр эзләргә кирәк” дигән бурыч куя икән, глобальләшү шартларында әлеге эшкә һәркем актив алынырга тиеш дигән фикердәбез. “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законның төп асылын да шушы төбәктә яшәүче һәр халык теленең саклануы һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыру билгели түгелме соң? Димәк, һәр телне үстерү буенча әлеге эш тә, безнең карашка, тәү чиратта шушы халыклар, ягъни татар телен — татар, башкорт телен — башкорт, мари телен марилар арасында киң җәелдереп алып барылырга тиеш. Һәрхәлдә, закон чараларын комплекслы гамәлгә ашыру дигәнне без шулай аңлыйбыз һәм мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә, безнең карашка, күпкә югарырак булачак.

Ә хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Моңа кадәрге шундый киңәшмәләр, нигездә, төньяк-көнбатыш районнардагы хәлне тикшерүгә күчкәнче, Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүдә ирешелгән уңыш-казанышларны барлау белән чикләнсә, әлеге утырышта моның өчен җаваплы һәр җитәкче үз өлкәләрендәге мәсьәләләрне бар тулылыгында ачып салды. Әйтик, утырышта билгеләнүенчә, республикада туган телләр укыту 25 районда һәм 6 шәһәрдә кимегән. Туган тел укытучылары әзерләүче факультетлар да нәтиҗәле үсешә, дип булмый. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт университеты ректоры Әхәт Мостафин сүзләренә караганда, былтыр уку йортының башкорт һәм татар бүлекләренә конкурс бер урынга ике кешедән дә артмаган. Ни өчен? Республикада нәшер ителүче төп татар гәзите буларак, безне Башкортстанда татар тел гыйлеменең һәм мәгарифенең үзәге булырга тиешле кафедраның шундый аянычлы хәлгә төшүе тирән борчуга сала. Оешканнан башлап иң абруйлы бүлекләрнең берсе булган татар-урыс бүлеге ни өчен бүген абитуриентларны җәлеп итми? Мәгариф өлкәсен оптимальләштерү, югарыда аталган сәясәткә бәйле аерым чорда татар мәктәпләренең ябылуы, тармакта хезмәт хакының чагыштырмача түбән булуы, укытучы абруеның төшүе генә сәбәпчеме моңа? Безнең карашка, сәбәпне тәү чиратта үзеңнән эзләргә кирәк. XXI гасырның икенче дистәсенә аяк бассак та, кафедрада укыту процессы әле һаман узган гасырның сиксәненче елларыннан уза алмый, дияргә җөрьәт итәбез. Һәрхәлдә, студентларга тәкъдим ителүче лексик материал да, укыту программасы да, эш алымнары да әлләни үзгәрмәгән төсле. Югыйсә, барлык кешелек җәмгыяте заманча мәгълүмати технологияләр нигезендә эш иткән глобальләшү чорында иске эш алымнары белән яшьләрне телгә-әдәбиятка җәлеп итеп булмыйдыр дигән фикердәбез. Димәк, үзгәрергә һәм эшчәнлекне дә яңадан карарга кирәк. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына җәмгыятьтә ихтыяҗ кимегән, бу һөнәр яшьләр арасында популяр түгел икән, ни өчен, мәсәлән, кафедра базасында төрки телләрне үстерүгә юнәлеш алмаска? Хәтта шул ук төрек телен укытуны гына алсак та. Бүгенге Русия туристларының 40 проценты ял итү өчен Төркияне сайлый. Төркия малтабарлары Башкортстанда үз эшләрен ача. Ягъни урыс һәм төрек телләрен су кебек эчкән белгечләргә Русиядә дә, Төркиядә дә ихтыяҗ зур. Ә ул белгеч өстәвенә татар, башка төрки халыкларның тарихы, теле, әдәбияты, мәдәнияте буенча тирән белем белән дә коралланган булса? Әйтәсе килгән фикер: татар-урыс бүлегенең популярлыгын арттыру, бирегә яшьләрне җәлеп итү, кафедра эшчәнлеген яңа баскычка чыгару өчен мөмкинлекләр бар. Монда фәкать теләк, катып калган стереотипларны җимерергә һәм башны эшләтергә генә кирәк. Һәрхәлдә, татар-урыс бүлеге үсешенә бәйле мәсьәлә югары уку йорты ректоры тарафыннан дәрәҗәле Хөкүмәт комиссиясе каршында күтәрелгән икән, биредә кафедра җитәкчелеге һәм укытучылары җитди уйланырга тиеш.

Закон үтәлешенә бәйле башка мәсьәләләр дә байтак. Әйтик, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазыйфасын башкаручы Мансур Әюпов билгеләвенчә, күпме еллар сөйләп тә, бүгенгәчә гыйльми учреждениедә топонимика һәм терминология бүлекләре төзелмәгән. Башкорт теленең терминология өлкәсендә дә тикшеренүләр алып барылмый диярлек. Географик атамаларның урыс теленә тәрҗемәсе инструкциясе исә 1983 елда кабул ителгән һәм искереп, күп очракта башкорт теле орфографиясенә туры килми. Гомумән, текстларны дәүләт телләренә тәрҗемә итү эше тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Методологик һәм консультация эше начар алып барыла. Нәтиҗәдә бик күп исем-атамалар хаталы языла.

Югарыда аталган һәм башка күпсанлы мәсьәләләрне хәл итү юллары үз чиратында 2012-2016 елларга Башкортстан халыклары телләрен өйрәнү һәм үстерү буенча программада чагылыш табарга тиеш. Бу җәһәттән Илшат Таҗетдинов, “программа бу өлкәдәге алдынгы, шул исәптән чит илләр тәҗрибәсенә дә нигезләнергә һәм ул исем өчен генә булмаска тиеш”, дип белдерде. Гомумән, Комиссия рәисе ассызыклавынча, яңа программаның һәр пункты ахыргы нәтиҗә белән билгеләнергә тиеш. Яңа составтагы Комиссиянең эш нәтиҗәлелеге дә шунда күренәчәк.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,

 “Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»