30.04.2011 - Көнүзәк

Комиссия утырышы үтте

28 апрельдә  Хөкүмәт йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов рәислегендә санитария-эпидемиология комиссиясенең утырышы үтте. Анда беренче чиратта эпидемиологик хәл һәм бруцеллез белән бәйле мәсьәлә тикшерелде. Моңа Әлшәй районында  бруцеллез белән зарарланган  мал-туар ачыклану сәбәп булды. Бу авыруны  терлекчеләр дә йоктырган. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Роберт Такаев  хәбәр итүенчә, 12 кеше авырганы билгеле. Алар барысы да медиклар күзәтүе астында. Калмык Республикасыннан берничә ай элек китерелгән үгезләрнең бу чирне таратучылар булуы ачыкланган. Урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аларны документларсыз сатып алган һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итмәгән. Нәтиҗәдә, гамәлдәге кагыйдәләргә ярашлы, берничә йөз сыер сугымга озатылган. Ә йогышлы авыру таралган ферма малларының ите Раевка ит комбинатында карантин  сагына куелган.

— Рәсми рәвештә хәбәр итәм: бу итнең бер килограммы да эшкәртүгә җибәрелмәде һәм сатуга чыгарылмады, — дип белдерде “Әлшәй-ит” Раевка ит комбинатының генеральный директоры Әсләм Бохармәтов. — Алар барысы да карантинда. Ул итнең хуҗасына, завод аны эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнмәячәк, дип хәбәр иттек.

— Кайбер җитәкчеләрнең җавапсызлыгы нәтиҗәсендә кешеләр авырый, маллар юк ителә, икътисадка зыян килә, — диде вице-премьер Фидус Ямалтдинов. — Контрольлек итүче органнар кыска вакытта җентекле тикшерү үткәрсен һәм аның нәтиҗәләре буенча гаепле кешеләрнең исемен атасын.

Комиссия утырышында  кызамыкны бетерү буенча республика программасы да каралды. Балалар һәм үсмерләргә  (98,4 процент)  кызамыкка каршы вакциналар ясауның да югары дәрәҗәсенә ирешелде һәм ул тотрыклы саклана, ә прививка ясаткан 18-35 яшьтәге  кешеләр 96,1 процент тәшкил итә. Бу кызамык таралмауны  ышанычлы тәэмин итә. Шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Болар — хәвеф белән янаучы  йогышлы авырулар турында халыкның аз белүе,  вакциналар ясауны исәпкә алуны урыннарда тиешле дәрәҗәдә оештырмау.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»