12.11.2010 - Көнүзәк

Җир — җитди мәсьәлә

Кичә “Башинформ” агентлыгында Салават шәһәр Советы депутаты, Табигать ресурслары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Иванович Васильев  белән очрашу булды.  Сөйләшү җир, аны законлаштыру, төзелешкә рөхсәт алу, файдалану  мәсьәләләре турында барды. Депутат җир участокларына документлар теркәүнең озакка, хәтта 1-2 елга сузылуы, бу мәсьәләдә бюрократиянең, гамьсезлекнең һәм коррупциянең эшне тоткарлавын ассызыклады. Җир сату һәм аны арендага бирүне иң кыска вакытта тормышка ашыруны күздә тоткан документлар пакетын БР Президентына һәм Дәүләт  җыелышы- Корылтайга тапшырачаклары хакында әйтте ул.

Ни өчен әлеге мәсьәлә көн үзәгенә куела соң? Чөнки җирдән файдалануга ниятләгән эшкуарлар  яки булачак милек хуҗалары әлеге процессның озакка сузылуы сәбәпле, күп вакытларын һәм табышларын югалта. Югыйсә, сатылган һәм арендага бирелгән җирдән салымнар да алыныр, яңа эш урыннары булдырылыр, ташландык җирләр үз хуҗаларын табып, файда китерер иде.

Сөйләшүдә күтәрелгән тагын бер мәсьәлә — җирләрне арендага бирүнең срогын озайту.  5-10 елга гына арендага биргән очракта  җиргә зур инвестицияләр салу ышанычлы да, файдалы да булмаска мөмкин. Аренда срогы 40-50 ел булганда арендаторлар аннан чын хуҗаларча файдаланыр, нәтиҗәле инвестицияләр салыр иде, дигән фикер яңгырады.

Журналистлар җирне республика халкына һәм читләргә сату мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Әлбәттә, беренче чиратта, җирне үзебезнекеләргә сату күздә тотыла, диде Михаил Иванович. Әгәр читтән килгән инвесторларның безнең җирдә эшләргә теләкләре бар икән, алсыннар, файдалансыннар, эш урыннары булдырсыннар, алар бит безнең җиребезне күтәреп алып китә алмыйлар, диде депутат.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»