10.09.2014 - Көнүзәк

Яңа фатирда бәрәкәтле тормыш булсын!

“Бу көн башкаларыннан берни белән дә аерылмый иде. Мин укырга ашыктым. Дәрес барган вакытта мин телефонымны һәрвакыт тавышсыз режимга куям, әмма бу юлы моны эшләргә онытканмын. Әлбәттә, дәрес уртасында минем телефоным шалтырады. Мин барысының да игътибарын җәлеп иттем. Әмма шалтырау минем өчен бик мөһим иде, шуңа күрә миңа җавап бирергә туры килде”, — дип искә ала Луиза Габдуллина.

Луиза — М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты студенты. 4нче сыйныфка кадәр ул Кыргыз-Миякә авылындагы нәнәсендә яши. Аннан соң Уфадагы гимназиядә укый. Университетны тәмамлагач, ул районга кайтырга планлаштыра, чөнки ул анда фатир хуҗасы.
— Бу шалтырату безнең районның опека органнарыннан иде. Мөлаем генә тавышлы бер кыз миңа фатир ачкычлары тапшырачаклары турында хәбәр итте. Аптыравымның һәм шатлыгымның чиге булмады. Преподаватель һәм курсташларым бу турыда белгәч, мине дәрес вакытында ук котлый башлады. Әмма мин ул чакта фатирлы булуның нинди олы бәхет икәнлеген аңлап бетми идем әле. Бүген минем күңе­лемне чиксез шатлык тойгысы били, — ди Луиза.
Луизадан тыш, ул көнне тагын дүрт ятим бала, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 4 тол хатыны фатир ачкычлары алды, ике кеше үз акчасына сатып алган.
Торак төзелеше һәм иҗти­магый инфраструктура үсеше безнең районның урындагы үзидарә эшчәнлегендә өстен­лекле юнәлеш булып тора. Авылларны электр, су, газ белән тәэмин итәбез, юлларны ремонтлыйбыз. Шәхси торак төзелеше үсә. Узган елда Миякә районында 10 мең квадрат метрдан артык торак сафка кертелде, шу­ның 575 квадрат метры рес­публиканың Социаль торак төзелеше фонды аша. Янә 32 фатирлы һәм ике 16 фатирлы йортлар төзелеше башланды.
Фатир ачкычлары алучылар­ның шатлыгын Миякә районы хакимияте башлыгы З. Насыйров, Социаль торак төзелеше фонды директоры Д. Миңнебаев, Миякә районы хакимиятенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Р. Борһанов, Миякә авыл Советы башлыгы Р. Туктаров бүлеш­теләр.
Кулыңа фатир ачкычы алгач, әлбәттә, аны тизрәк ачып карыйсы килә. Шуның өчен барысы да үз фатирларына таралышты. Минем карашым Луизага төште. Алар дәүәнисе белән бергә фатир ишеге янында шатлыкларыннан елап тора иде.

Алия Абдуллина.
Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»