“Маңгай тирем тамган җирдә игелекләр утын яндырдым”

Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында яңа клуб ачылу халык өчен зур бүләк булды.
Чакмагыш районы биш көн дәвамында Башкортстанның мәдәни башкаласы булды. Мәдәният елы символы эстафетасын ул Бишбүләк районыннан кабул итеп алды. Зур бәйрәмгә әверелгән чарада мәдәният министры урынбасары Валентина Латыйпова, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин, Республика халык иҗаты үзәгенең Бәләбәй филиалы директоры Константин Хальзов катнашты.
Кунаклар район чигендә урнашкан Иске Бәшир авылы мәдәният йортында “Чәкчәк бәйрәме”ндә булды. Тантана арытаба Яңа Мортазада дәвам итте. Биредә күптән көтелгән яңа клуб ачылу – чараның иң шатлыклы мизгелләренең берсе булды, халык аны зур бүләк итеп кабул итте. Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли, ә менә клуб та, китапханә дә булмаган. Район хакимияте оештырган халыкны кабул итү көннәренең берсендә Яңа Мортазада яшәүчеләр клуб төзүне сорап мөрәҗәгать иткән. Төзелеш эшләре узган елның мартында башланган. Иске Калмаш авыл биләмәсе бюджетыннан бүленгән 200 мең сум акчага төзелеш материаллары сатып алынган. Эшләрне төгәлләү өчен район бюджетыннан 1 миллион 300 мең сум акча бүленгән. Шулай ук сәхнә киемнәре, тамаша залы өчен кәнәфиләр сатып алынган.
Ике шатлык бергә туры килгән, халык авылның 200 еллыгы уңаеннан оештырылган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыелган иде. Анда Яңа Мортазада туып-үскән, бүген республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче 300гә якын кеше кайткан. Кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, 90 яшьлек Мәкки Сабиров, авыл тарихын бөртекләп җыючы, отставкадагы очучы Фәһими Еникеев һәм башкалар бар иде. Яңа мәдәният учагына ул көнне бик күп бүләкләр тапшырылды. Җыелучылар алдында Иске Калмаш һәм Яңа Мортаза авылларыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Яңа клубта авыл тарихына, биредә яшәүчеләрнең шәҗәрәләренә бәйле күргәзмәләр ачылды. Яңа Мортазада данлыклы Еникеевлар, Мамлиевлар, Суховлар нәселләренең дәвамчылары яши. Радик Сухов 14 буынны һәм өч меңгә якын кешене үз эченә алучы нәсел агачын төзегән.
Арытаба бәйрәм Чакмагышта дәвам итте. Кунаклар үзәк һәм модельле балалар китапханәләрендә булды, социаль приют балалары өчен әзерләнгән театрлаштырылган тамашаны карады. Тантананың төп өлеше – “Дуслык тирмәсе” фольклор бәйрәме Мәдәният сарае алдында үтте. Район үзәге үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе, Рапат, Тозлыкуш, Аблай, Имәнлекул, Юмаш авыллары мәдәният йортларының иҗат коллективлары бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Бәйрәм районда яшәүче халыклар бердәмлеген тагын бер кабат раслады.
Алдагы көннәрдә Яңа Балтачта – “Сөмбелә”, Юмашта – “Туган авылым гөлләре”, Калмашбашта – “Чылтыр-чылтыр ага көмеш су”, Үрнәктә – “Өй алдында – гөлбакча”, Имәнлекулда Бал бәйрәмнәре үтте. Игенчеләр алдында агитбригадалар чыгыш ясады. Китапханәләрдә укучылар өчен мәдәни-агарту программалары тәкъдим ителде.
Чакмагышлылар эстафетаны Благовар районына тапшырды.
Резеда НУРТДИНОВА.
Чакмагыш районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”